Питрәчтә яңа мәчет төзелә

08 август 2014 ел 10:42

Питрәч районында тагын бер мәчет булачак. Иске Шигали авылында дини корылма төзелеше башланды. Мәчетне махсус проект буенча төзиячәкләр. Ул әзер инде. Төзелеш өчен авылның бик матур җиреннән урыны да табылган – нәкъ торак пункт үзәгендә.

Июнь башында ук монда нигез салынган. Булачак мәчеткә барлык инженерлык коммуникацияләре сузылган. Болар электр энергиясе, суүткәргеч, канализация кебек иң кирәкле нәрсәләр. Бинага газ да керәчәк.
Әлеге корылманың үзенең кызыклы тарихы бар. Бүгенге көндә Иске Шигалидә 180ләп татар кешесе яши. Алар ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын мөмкин булганча, сакларга, үтәргә тырышалар. Әмма бәйрәм һәм җомга намазларын укыр өчен аларга район үзәгенә барырга туры килгән. Күпләренең, бигрәк тә өлкәннәрнең, мондый мөмкинлекләре булмый, билгеле. Шуның өчен дә намаз укыр өчен урын булуы турында күптән хыялланалар.
Ислам динен тотучылар хыялы тормышка ашар өчен тагын берәүнең хыялы кирәк булган. Вагыйзь хәзрәт миңа гыйбрәтле вакыйга сөйләде.
- Берничә ел элек, төгәлрәге, 1972-1978 елларда, “Шигали” совхозында баш инженер булып Салихҗан Кәлимуллин эшләп киткән. Хәзер ул “Татагропромхимсервис” холдинг компаниясе президенты. Шушы авылда аның улы да туа. Язмыш кушуы буенча, гаилә авылдан күчеп китә (әтиләрен башка эшкә куялар). Ул чагында балага дүрт яшь кенә була. Инде үсеп, зур кеше булгач та, аның күңеле, ни өчендер, шушы җиргә тарта. Ул авылда мәчет төзесәң, бик шәп булыр иде, дип уйлый. Аның бу фикерен әтисе дә хуплый. Алай гына да түгел, бу теләгенең бик изге булуын әйтә. Салихҗан Кәлимуллин бик күп изге эшләр кылган шәхес. Мәсәлән, үзенең туган авылында мәчет салган, авылга кадәр юл төзеткән...  
Шулай итеп күптәнге хыял гамәлгә аша. Әлегә булачак мәчетне күз алдына китерүе кыен. Әлегә биредә җир эшләре алып барыла, нигезе салына. Әмма башлангыч эшләр өчен бар да бар. Аннары материалларны кирәге чыккан саен алып килеп торачаклар. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, баштарак мәчетне агачтан салырга уйлыйлар. Хәтта бурасын да алып кайталар. Фикер алышулар, проектлау барган вакытта төзегәч, төзегәч, нык булырлык итеп салырга ниятли башлыйлар. Кыскасы, мәчет кирпечтән булып, 9га 12 метр зурлыгында күз алдына китерелә. Барлык төзелеш эшләрен “Кощак инженерлык челтәре” җәмгыяте башкарачак.
Шунысы бик тә сөендерә, Кәлимуллиннар мәчет салу фикерен хуплаучылар гына түгел, ә бәлки, аны төзү  өчен кирәкле барлык чыгымнарны каплаучылар да булып торалар. Көзгә  бер дигән мәчет авылны ямьләндереп торачак.
 

 

Фәния МИХЕЕВА, pestrecy-rt.ru 

 

Башка журналлар

Исемнәрен кемнәр куйган?

20 август 2013 ел 14:00

Мәчетле булдык

20 август 2013 ел 13:56
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы