string(54) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_13817.html"
06.06.2016 10:20

УРАЗАНЫҢ НИЯТЕ

Ният кешенең ураза тотуына йөрәге белән юнәлүеннән гыйбарәт. Башка гыйбадәтләрдәгечә уразада да ният әйтү шарт. Без, хәнәфиләр фикеренчә, ният уразаның шарты була, нигезе түгел. Гыйбадәтне гореф-гадәтләрдән аеру өчен, уразаны ниятсез тоту дөрес булмас. Югарыда әйтелгәнчә, кешенең ихлас күңелдән уразалы булуын белүе җитә. Тел белән әйтелгән ният шарт түгел. Ләкин тел белән дә ният әйтеп, күңелдәгене ныгыту мәндүб була.

НИЯТНЕҢ ВАКЫТЫ

Ниятнең әйтелү вакыты мәсьәләсендә артык нечкәлекләренә бирелмичә, башта шуны аңлатып узыйк. Барлык уразаларның нияте төннән үк, ягъни иртәнге вакыт кергәнче үк әйтелү фазыйләтлерәк була. Уразалар ниятләренең вакытларына карап ике төркемгә аерыла.

Төннән үк ният кылынып, билгеләнүе шарт булган уразалар:

а) рамазан уразасының казасы;

ә) башланып та бозылган нәфел уразасының казасы;

б) кәффарәт уразаларының барлык төрләре;

в) Тәмәттуг һәм Кыран хаҗлары уразасы;

г) тотылуы һичшиксез (тотылачак көне билгеләнмәгән) вәгъдә ителгән ураза.

Төннән үк ният кылынып, билгеләнүе шарт булмаган уразалар:

а) рамазан уразасы;

ә) нәзер ителгән ураза (тотылачак вакыты билгеле булган вәгъдәләнгән ураза);

б) мөстәхәб һәм мәкруһ төрләре булган нәфел уразасы.

Беренче төркемгә кергән уразаларның нияте төннән үк, ягъни кояш батуыннан (ахшам намазы вакыты кергәннән) алып, имсак вакытына (иртәнге намаз вакыты кергәнче) кадәр булган вакыт аралыгында әйтелә.

Икенче төркемдәге уразаларның нияте кояш батканнан алып, духа вакытына кадәр булган вакыт аралыгында әйтелә. Духа вакыты – шәригатьчә көннең беренче яртысы. Шәригатьчә көн имсак вакытыннан алып кояш батканчыга кадәр дәвам иткән вакыт аралыгы. Бу вакытның яртысыннан алданрак булганы духа була. Мондый көн күпчелек очракта ниятле булганга, көн тулаем ниятле булып санала.

 Фикыһ китапларының кайберләрендә, икенче төркемдәге уразаларның нияте кояш батканнан алып зәвәл вакытына кадәр әйтелергә мөмкин, дип язылган. «Хидайә» исемле әсәрнең авторы имам Мәргыйнани (рәхмәтуллаһи галәйһи) әлеге гыйбарәне дөрес дип санамый һәм «зәвәл вакыты» урынына «духа» гыйбарәсен куллануны кирәк дип таба. Иң дөресе шул: рамазан ае уразасының араларына кичәләр килеп кергәнгә, һәрбер көнгә аерым ният әйтергә кирәк.

Рамазанда сәхәр ашарга дип йокыдан тору яки бу ният белән йокларга яту ният була. Әгәр кеше сәхәргә ураза тотмау нияте белән торса, уразага ният кылынмаган була.

Берәү кичтән уразага керергә ният кылып, аннан соң таң атканчы ниятеннән кире кайтса, барлык уразаларыннан да кире кайткан булыр. Ягъни уразага ният кылган булып саналмас.

Бу кеше берәр мәҗлескә чакырылса – ураза тотмаячагына, чакырылмаса ураза тотачагына ният кылса, әлеге нияте белән уразасы дөрес булмас.

Уразалы кеше уразасын бозарга ният итсә, ләкин ураза бозарлык гамәл кылмаса, уразасы тулы булыр.

Берәр кеше кояш батканчыга кадәр (ахшам намазының вакыты кергәнче) ярты уразасын тотачагына ният кылып, соңыннан йоклап калып яисә арып китеп яки гафил булып калып, болар нәтиҗәсендә икенче көннең зәвәл вакыты кергән булса, уразасы дөрес булмас. Чөнки ният үз вакытында башкарылмаган. Әгәр кояш батканнан соң ният кылган булса, рөхсәт ителгән булыр иде.

Берәр кеше рамазан аенда бер көнне, ул көннең рамазан аеныкы булганын белә торып, ураза тотарга яисә тотмаска ният кылмаган булса, Шәмсүл Әиммә Хулвани (рәхмәтуллаһи галәйһи) Факиһ Әбү Җәгъфәрдән (рәхмәтуллаһи галәйһи), ә ул сәхабәләребездән ишетеп тапшырганнары буенча: «Бер кешенең уразалы булып-булмавы мәсьәләсендә ике риваять бар. Иң билгеле булган караш: кешенең уразалы булмавы».

Икенче төркемдәге уразаларга ният кылуның духа вакытына кадәр рөхсәт ителүе турында сөйләгән идек инде. Һичшиксез, имсактан соң ашау-эчү һәм җенси якынлык кебек уразаны боза торган гамәлләр кылынмаган очракта кабул ителә. Мондый очракта, ягъни әгәр уразаны боза торган берәр гамәл кылынса, ният кабул ителми.

Бер кеше имсактан соң духа вакытына кадәр икенче төркемдәге уразалардан берсен тотарга ният кылса, нияте буенча шул көн башланган вакыттан алып уразалы булырга тиеш.

Әгәр, фараз кылып карасак, имсактан бер сәгатькә соңрак ният кылып, ураза ниятләнгән көннең моннан соңгы вакытында тотылса, ният дөрес булмас. «Сираҗул Вәххаҗ» һәм «Җәүһәрә» дип аталган әсәрләрдә дә шул ук мәгълүмат китерелгән.

Бер кеше рамазанның берәр кичәсендә яки көнендә һушыннан язган очракта, әгәр ул духа вакытына кадәр һушына килсә һәм уразага ният кылса, уразасы дөрес булыр.

Бер кеше рамазан аеның көне башланганчы исламнан чыгып (моннан Аллаһы Тәгаләгә сыенабыз), соңыннан яңадан исламга кайтса һәм духа вакытка кадәр ураза тотарга ният итсә, уразасы дөрес булыр.

Нияте көндездән рөхсәт ителгән уразаларда ниятне төннән кылу һәм билгеләү фазыйләтлерәк була.

Бер кеше рамазан аенда башка бер ваҗиб ураза тотарга ният кылса, уразасы рамазанда тотылыр.

Юлчы белән мокыйм (бер урында урнашып яшәгән кеше) арасында бу мәсьәләдә аерма юк. Бу Әбү Йосыф һәм Имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) фикеренчә шулай.

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикеренчә, юлчы башка бер ваҗибкә ниятләп ураза тотса, уразасы шул ваҗибтән китә.

Әгәр нәфел уразасына ният кылса, бу хакта ике төрле риваять бар. Иң дөрес караш – рамазанда башкарылуы. «Мухити Сәрахси»дә дә шулай диелгән.

Хасталар хәленә килгәндә, дөресе – аның уразасы да рамазан ае уразасы булып саналачак.

Юлчы белән хаста шиксез ният кылсалар (ягъни «ният иттем уразага» дисәләр), рамазан уразасы исәбеннән китәр. «Мухити Сәрахси»дә дә шулай диелгән.

Көне билгеләнгән вәгъдә уразасының көне килеп җиткәч, кәффарәт яисә рамазанның казасы уразасы кебек башка бер ваҗиб уразага ният итсә, дөрес караш буенча, ураза ният ителгән ваҗибтән китә. Вәгъдә ителгән уразаны каза кылу кирәк. «Бахри Раик»тә дә шулай диелгән.

Бер кешенең бер рамазаннан ике көн уразасын каза кыласы булса, ниятне беренче ваҗиб булган көннең уразасына яраклаштырып әйтергә кирәк. Беренче көне билгеле булмаган очракта, бу рамазаннан каза уразасын тотарга дип ният кылса да, уразасы дөрес була. Ике рамазаннан калган ике көн уразаның казасы да шул рәвешле кылына. Тотылган ураза билгеләнмәгән булса да, казага ният кылынса, башка бер нәрсәгә ният итмәсә дә, рөхсәт булыр. «Хуләса» исемле әсәрдә дә шулай («Бәдайигус Санайи», 2 том, 83-84-85 б.; «Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 191-192 б.; «Хашиятүт-Тахтави», 529-531 б.).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Ураза" китабыннан алынды