string(54) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_13818.html"
06.06.2016 10:24

1.Йокыдан сәхәргә тору сөннәт. Моның Коръәни-Кәримдә дәлиле бар:

... وَكُلُوا وَاشْرَبُوا حَتَّى يَتَبَيَّنَ لَكُمُ الْخَيْطُ اْلاَبْيَضُ مِنَ الْخَيْطِ اْلاَسْوَدِ مِنَ الْفَجْرِ ثُمَّ اَتِمُّوا الصِّيَامَ اِلىَ الَّيْلِ ...

«...Сәхәр дә ашагыз, эчегез, хәтта таң якынлыгы беленгәнче, аннары уразаны тотып, тәмам итегез кояш баеганчы!» («Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять).

Ибн Әбү Ләйла (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Исламның беренче елларында берәр кеше уразасын бозганнан соң берни дә ашамыйча йокласа, икенче таңга кадәр берни дә ашамаган (сәхәргә тору булмаган). Шулай ук ир үз хатыны белән җенси якынлыкка да кермәгән». Мөгаз Ибн Җәбәл (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: Гомәр Ибн Хаттаб (радыйаллаһу ганһү) бер рамазан төнендә хатыны янына килеп, аның белән якынлык кылырга теләгән. Хатыны: «Мин ифтардан соң йокладым», - дигән. Хәзрәти Гомәр (радыйаллаһу ганһү), хатынының ялганлап акланмакчы булуын белгәч, аның белән якынлык кылган.

Шулай ук ул төнне әнсарлардан бер кеше ахшам өенә килеп ашарга теләгән. «Сиңа бераз ризык җылытып бирик», – дигәннәр. Ләкин ул шунда ук йоклап киткән, ризыгын да ашамаган. Иртән аның хакында: «Рамазан аенда авыз ачканнан соң таңга хәтле хатыннарыгызга якынлык кылу хәләл ителде» («Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять) дигән аять иңдерелгән һәм имсакка кадәр ашау-эчү, ир белән хатынының якынлык кылулары хәләл ителгән.

Һиҗрәттән соң уразаның фарыз кылынган беренче көннәрендә рамазан төннәрендә ифтардан соң йокласалар, иртәгесе көннең ахшамына кадәр берни дә ашамаганнар, сәхәргә дә тормаганнар. Шулай ук, рамазан төннәрендә хатыннары белән якынлык та кылмаганнар. Гомәрнең (радыйаллаһу ганһү) хатыны белән якынлык кылуы, әнсарлардан Сырманың (рәхмәтуллаһи галәйһи) ашамыйча йоклап китүе, шушы аятьнең иңдерелеп, рамазан төннәрендә җенси якынлык кылуның һәм сәхәрдә ашау-эчүнең хәләл булуы белдерелүенә сәбәп булды (Әбү Дауд, «Саләт», 28; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 5/246).

СӘХӘРНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЕ ХАКЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР, ХӘДИСЛӘР

عَنْ اَنَسِ بْنِ مَالِكٍ (رضى الله عنه) قَالَ قَالَ النَّبِىُّ صلى الله عليه و سلّم «تَسَحَّرُوا فَاِنَّ فِى السُّحُورِ بَرَكَةً»

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Сәхәр ризыгы ашагыз, чөнки сәхәрдә бәракәт бар», – дип әмер иткән (Бохари, «Саум», 20; Мөслим, «Сыйам», 45; Тирмизи, «Саум», 17).

عَنْ عُمَرِة بْنِ الَعَاصِ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه و سلم « فَصْلُ مَا بَيْنَ صِيَامِنَا وَ صِيَامِ اَهْلِ الْكِتَابِ اَكْلَةُ السَّحَرِ»

Амр Ибнил Ас (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Безнең уразабыз белән әһле китапның уразасы арасында аерма шунда: без сәхәр ашыйбыз» (Мөслим, «Сыйам», 46; Тирмизи, «Саум», 17; Нәсаи, «Сыйам», 27; Дарими, «Саум», 9; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 4/194).

عَنْ اَبِى سَعِيدٍ الْخُدْرِىِّ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه و سلم « السَّحُورُ اَكْلُهُ بَرَكَةٌ فَلاَ تَدَعُوهُ وَ لَوْ اَنْ يَجْرَعَ اَحَدُكُمْ جُرْعَةً مِنْ مَاءٍ فَاِنَّ اللهَ عَزَّ وَ جَلَّ وَ مَلاَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى الْمُتَسَحِّرِينَ»

Әбү Сәгид әл-Худри (радыйаллаһу ганһү) тапшырган хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәй­­һи вәссәләм) болай әйткән: «Сәхәр ашау бәракәтле, аны ашамыйча калмагыз. Һич булмаса, арагыздан берегез бер йотым су эчсен, чөнки Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләре сәхәр ашаганнарга саләт әйтә (муллык һәм нур яудырырлар)» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 3/12, 44, 4/377).

Сәхәр ашарга йокыдан тору көндез тотылачак ураза өчен көч туплау була. Моңа ишарәләп Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән:

اِسْتَعِينُوا بِقَائِلَةِ النَّهَارِ عَلىٰ قِيَامِ اللَّيْلِ وَبِاَكْلِ السَّحُورِ عَلىٰ صِيَامِ النَّهَارِ

«Көндезен йоклап алыгыз, төнлә торып тәһәҗҗүд намазын укыгыз, сәхәр ашап, көндезге уразагыз өчен көч туплагыз» (Али Әл-Мүттаки, «Кәнзүл-Уммал», №21484, 7/803).

2. Сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру.

عَنْ سَهْلِ بْنِ سَعْدٍ (رضى الله عنه) اَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه و سلم قَالَ « لاَ يَزَالُ النَّاسُ بِخَيْرٍ مَا عَجَّلُوا الْفِطْرَ»

Сәхл Ибн Садтан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Кешеләр (вакыты җиткәч) ифтар кылырга ашыккан вакытта даими хәердә булырлар», – дигән (Бохари, «Саум», 45). Бу очракта кояш баегач та ифтар кылу тиеш һәм бу бик мөһим сөннәт. «Уйунул мәзаһиб» аңлатмаларында әйтелгәнчә, ифтарны – ашыгып, сәхәрне соңарып кылу сөннәт була. Чөнки төнлә ураза тоту бидгать гамәл. Ифтар кичектерелсә, кеше төнлә ураза тоткандай бидгать гамәл кылган була. Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Аллаһы Тәгаләнең:

عَنْ اَبِي هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 قاَلَ اللهُ عَزَّ وَ جَلَّ: اَحَبُّ عِباَدِي اِلَيَّ اَعْجَلُهُمْ فِطْرًا

«Иң сөекле колларым – уразаларын алдан ачучылар», - дип әмер иткәнен сөйләгән (Тирмизи, «Саум», 13, №700, 3/83).

Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قاَلَ قاَلَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى

 الله عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ : ثَلاَثٌ مِنْ سُنَنِ الْمُرْسَلِينَ تَأْخِيرُ السَّحُورِ وَتَعْجِيلُ اْلاِفْطاَرِ وَوَضْعُ الْيَمِينِ عَلىٰ الشِّمَالِ تَحْتَ السُّرَّةِ فىِ الصَّلاَةِ

«Өч нәрсә рәсүлләрнең сөннәте була: сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру, намазда уң кулны сул кулның өстенә, көндек астына кую» (Табәрани, «Әвсад», №1905; «Сагыйр», №279; «Кәбир», 11/7, Хәйсәми, №4880-4882, 3/368-369; Зәбиди, «Итхаф», 3/37; «Бәдайигус Санайи», 2 том, 105 б.).

Сәхәрне кичектерүнең мөстәхәблеге көндез тотасы уразага ярдәм итүендә. Моның мөстәхәб булуы төн дәвамында шикләнмәүдә. Әгәр шик-шөбһә бар икән, дөрес караш нигезендә, бу мәкруһ була. Мәсәлән, «Бәдайи» дип аталган әсәрдә дә шулай диелгән.

Һава болытлы булган чакта, ифтарны ашыктыру мөстәхәб түгел. Якынча фараз кылу буенча кояш батмастан ифтар кылырга ярамый. Мөәзин азан әйткән булса да (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар», 1 том, 420 б.).

3. Кеше таң ату хакында шикләнә торган булса, аның өчен ашамыйча тору мөстәхәб була. Әбү Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) сөйләгәннәрен тапшырган. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Таң ату-атмау турында шик-шөбһә бар икән, ашамыйча тору минем өчен яхшырак». Чөнки таңның аткан булу ихтималы бар. Алдан ашап кую уразаны бозарга мөмкин. Димәк, мондый очракларда сак булырга кирәк. Таңның ату-атмау мәсьәләсендә шөбһәләнелгән чакта ашасаң, казаның ваҗиб булуы хөкеме чыгарылмас. Чөнки уразаның бозылуында шик бар.

Кояшның батуыннан шикләнелсә, ифтар кылу дөрес булмас. Чөнки кояшның батмаган булу ихтималы бар. Бу очракта ифтар кылу уразаны бозарга мөмкин. Кояшның батуында шикләнелә торган булып, ифтар кылынса һәм моннан соң да бу хәлгә ачыклык кертелмәсә, «Асл» исемле әсәрдә дә, Кудуринең «Мухтасарул Кәрһи» әсәрендә дә бу хакта бер нәрсә дә әйтелмәгән. «Мухтасарут Тахави» дип аталган әсәрдә Казый әйткән: «Бу очракта каза кылу тиеш» («Бәдайиус Санайи», 2 том, 106 б.).

 4.Ураза тотучының тоткан уразасы кабул ителсен өчен ифтар вакытында укый торган догасы да сөннәт. Мәсәлән:

عَنِ ابْنِ عُمَرَ قَالَ كَانَ النَّبِىُّ اِذَا اَفْطَرَ قَالَ: ذَهَبَ الظَّمَأُ وَابْتَلَّتِ الْعُرُوقُ وَثَبَتَ اْلاَجْرُ اِنْ شَأَ اللهُ

Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар кылганда: «Сусавым басылды, тамырларым суланды, иншә Аллаһ, әҗеренә ирештем», – дия торган иде (Әбү Дауд, «Сыйам», 22, №2357, 343 б.).

ДОГАНЫҢ УКЫЛЫШЫ

عَنْ مُعَاذِ بْنِ زُهْرَةَ اَنَّهُ بَلَغَهُ اَنَّ النَّبِىَّ كَانَ اذِاَ اَفْطَرَقَالَ: اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ اَفْطَرْتُ

Мөгаз Ибн Зүһрә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар кылганда: «Әй, Аллаһым! Синең өчен ураза тоттым һәм Синең ризыкларың белән авыз ачам», – дия торган булган (Әбү Дауд, «Сыйам», 22, №2358, 343 б.).

Ибн Габбас сөйләп калдырган риваятьтә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар вакытында болай дога кылган:

اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْناَ وَعَلَى رِزْقِكَ اَفْطَرْناَ فَتَقَبَّلْ مِنَّا اِنَّكَ اَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

«Әй, Аллаһым! Синең өчен ураза тоттык. Ризыгың белән ифтар кылабыз. Бездән кабул ит, чөнки Син барысын да ишетәсең дә, беләсең дә» (Ибн Сүнни, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.).

Габдуллаһ ибн Гамр ибн Гас (радыйаллаһу ганһү) авыз ачканда шушы доганы кылган:

اَللَّهُمَّ اِنىِّ اَسْأَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَىْءٍ اَنْ تَغْفِرَلىِ ذُنُوبِى

«Әй, Аллаһым! Һәрнәрсәгә җитешле булган рәхмәтең белән минем гөнаһларымны гафу итүеңне үтенәм» (Ибн Мәҗа, Ибн Сүнни, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.).

Әбүл Алийә (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Ифтар вакытында һәркем:

اَلْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى عَلاَ فَقَهَرَ وَاْلحَمْدُ ِللهِ الَّذِى نَظَرَ فَخَبَرَ وَالْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى مَلَكَ فَقَدَرَ وَالْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى يُحْيِى الْمَوْتٰى

«Барлык мактаулар Бөек һәм Җәзалаучы Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысын да күргән һәм барысын да белгән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысына да кодрәте җиткән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар үлеләрне терелтүче Аллаһы Тәгаләгә булсын», – дип дога кылса, барлык гөнаһларыннан арынып, анасының аны тудырган көндәге кебек саф калачак» (Абдулкадир-и Гәйлани, «Әл-Гунья», 1/335).

5. Үзен ифтар кылдырып сыйлаган кешеләргә дога кылу да сөннәт. Мәсәлән, Әнәс (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Сад Ибн Убадәдә (радыйаллаһу ганһү) икмәк белән зәйтүн мае ашаганнан соң:

اَفْطَرَعِنْدَ كُمُ الصَّائِمُونَ وَاَكَلَ طَعَامَكُمُ اْلاَبْرَارُ وَصَلَّتْ عَلَيْكُمُ الْمَلآئِكَةُ

«Яныбызда ураза тотучылар ифтар кылсын, ризыгыгызны яхшы күңелле кешеләр ашасын һәм фәрештәләр сезгә саләт әйтсен», – дип дога кылган (Әбү Дауд, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.);

6. Авыз ачканда хөрмә кабу да сөннәт гамәл. Мәсәлән:

عَنْ سَلْمَانَ بْنِ عاَمِرٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: اِذَاكَانَ اَحَدُكُمْ صَائِمًا فَلْيُفْطِرْ عَلَىالتَّمْرِ فَاِنْ لَمْ يَجِدِ التَّمْرَ فَعَلَى اْلمَأِ فَاِنَّ الْمَأَ طَهُورٌ

Сәлман Ибн Әмир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авызын ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче (сусауны баса һәм ашказанын юа)» (Тирмизи, «Зәкят», 26; Нәсаи, «Сыйам», 28; Ибн Мәҗа, «Сыйам», 25; Әбү Дауд, «Сыйам», 21, №2355; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 4/17-18, 213-215).

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) намаз укыганчы өлгергән хөрмә белән авыз ача иде. Яңа өлгергән хөрмә тапмаса, кипкән хөрмә белән ифтар кыла иде. Анысы да булмаса, берничә йотым су эчә иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 21, №2356, 343 б.).

Имам Раббани (рәхмәтуллаһи галәйһи) язган бер хатында бу хакта болай дигән: «Хөрмәнең бәрәкәтле булуы, аның агачы кеше кебек барлык бәрәкәтләрне туплау үзенчәлеге һәм гаделият (туры һәм төз үсүе) сыйфаты белән яратылган булуында. Ул Адәм галәйһиссәләмнән калган балчыктан яратылганга күрә, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) аны «Адәм углының апасы» дип атаган. Мәсәлән, Галидән (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлуллаһ саләллаһу галәйһи вәссәлам:

عَنْ عَلِىٍّ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 اَكْرِمُوا عَمَّتَكُمُ النَّخْلَةَ فَاِنَّهَا خُلِقَتْ مِنْ فَضْلَةِ طِينَةِ آدَمَ

«Апагыз булган хөрмә (финик) белән сыйлагыз. Чөнки ул Адәм галәйһиссәләмнән калган балчыктан яратылган», – дип әмер иткән («Кәнзүл-Уммал», 12/338, №35300).

Хөрмәне бәрәкәтле дип атау аның барлык бәрәкәтләрне туплау үзенчәлегеннән килә. Аның җимеше белән авыз ачу ураза тоткан кешенең үз кисәге белән ифтар кылуын белдерә. Бу уңайдан хөрмә ашаган кеше аның хакыйкатенә салынган чиксез камиллекне (фазыйләте һәм өстенлекләре) үзендә туплаган була. Бу мәгънә хөрмәнең теләсә кайсы вакытта ашалуында хасил булса да, ураза тотучы өчен, комачаулаучы җенси теләкләрдән һәм вакытлы ләззәтләрдән тыелып торуы сәбәпле, ифтар вакытында тагын да фазыйләтлерәк булыр һәм бу мәгънәнең авыз ачканда барлыкка килүе кешене тагын да камилләштерә.

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ الله صلى الله عليه و سلم

 « نِعْمَ سَحُورُ الْمُؤْمِنِ التَّمْرُ»

«Хөрмә (финик) мөселманның иң яхшы ифтар ризыгы», – дип әйтеп, хөрмәнең файдасы кеше хакыйкатен тулыландырганны белдергән (Әбү Дауд, «Сыйам», 16, №2345).

Һич тә ризыкның хакыйкатен тулыландырудан түгел. Бу мәгънәгә уразалы килеш ирешеп булмаганга күрә, хөрмә белән сәхәр ашарга киңәш ителгән. Хөрмәдә барлык ашала торган нәрсәләрнең файдасы бар һәм хөрмәнең бәрәкәте ифтар вакытына кадәр дәвам итә. Шушы ризык файдасы бары тик шәригать рөхсәт иткән рәвештә генә тукланганда, шәригатьнең чикләреннән кыл кадәр дә чыкмаганда гына барлыкка килә. Шулай ук бу файданың хакыйкате хөрмә ашаган кеше бары тик хакыйкатькә һәм күңел тынычлыгына ирешкән, Аллаһны зикер итүеннән йөрәге хозурланган булганда гына тормышка аша. Бу очракта ризыкның тышкы күренеше ашаучының гәүдәсенә ярдәм итәр. Ризыкның эче ашаучының тышкы кыяфәтен камилләштерер (ризыкта булган рухи көч ашаучының рухи көчен үстерүгә сәбәп була).

Югыйсә ашалган ризыкның файдасы бары тик тышкы кыяфәткә генә бәйле булыр, аны ашаган кеше рухи яктан кимчелекле булып калыр.

اِجْتَهِدْ فِى جَعْلِ اُكُلٍ جَوْهَرًا . ثُمَّ كُلْ مِنْ بَعْدِ ذَا مَا تَشْتَهِى

«Башта ашыйсы ризыгыңны җәүһәр итәргә тырыш, аннан соң җаның теләгәнне аша».

Бу сүзләр (ризыкның ашаучыны тулыландыруы турында) ифтарны ашыктыруның, сәхәрне ки­чек­терүнең сере. Вәссәлам («Әл-Мәктүбәтүр Раббаниййә», 1/141-142).

7. Кайберәүләр ялгыш аңлаганча, рамазан уразасыннан тыш нәфел уразасы тоткан кеше янында ризык ашау мәкруһ булмыйча, киресенчә, ураза тотучының савабын арттыруга сәбәп булган сөннәт санала. Мәсәлән:

عَنْ اُمِّ عِمَارَةَ وَ بُرَيْدَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُماَ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

اِنَّ الصَّائِمَ تُصَلىِّ عَلَيْهِ الْمَلآئِكَةُ اِذَا اُكِلَ عِنْدَهُ حَتّٰى يَفْرُغُوا نَأْ كُلُ اَرْزَاقَنَا وَفَضْلُ رِزْقِ بِلاَلٍ فىِ اْلجَنَّةِ شَعَرْتَ يَابِلاَلُ اَنَّ الصَّائِمَ تُسَبِّحُ عِظَامُهُ وَتَسْتَغْفِرُلَهُ اْلمَلآئِكَةُ مَااُ كِلَ عِنْدَهُ

Өмме Игъмарә һәм Бүрәйдә (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырган риваятьтә Рәсүлүллаһ (саләл­лаһу галәйһи вәссәләм) Билалны (радыйаллаһу ганһү) табынга чакырган. Билал: «Мин ураза тота идем», - дигәч, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Ураза тотучы янында ашаганда, ризык ашалып беткәнчегә кадәр фәрештәләр уразалы кешегә саләт (дога) әйтеп торырлар. Без ризыкларыбызны ашаганда (уразалы кеше) Билалның мул ризыгы җәннәттә көтә. Әй, Билал! Беләсеңме? Уразалы кеше янында ашалган вакытта сөякләре тәсбих итәр һәм фәрештәләр аның өчен ярлыкау сорарлар» (Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1627-1628, 2/145-146; Табәрани, Әвсад, Хәйсәми, №5225, 3/458).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Ураза" китабыннан алынды