string(54) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_16637.html"
25.01.2017 10:54

Рәгаиб сүзе «рәгибә» сүзенең күплек саны, «зур кыйммәткә ия булган теләнгән әйбер, кыйммәтле бүләк, нигъмәт, сый» дигән мәгънәләргә ия.

Кайбер галимнәр фикеренчә, унике рәкәгатьтән торган бу намаз шушы кичәдә Үз Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең йөрәгенә нур иңдергән Аллаһ Тәгаләгә шөкранә кылу максатыннан, раҗәп аеның беренче җомгасында укыла.

Бу төнне гыйбадәттә үткәрү бик саваплы. Ләкин бу кичтә намаз укуны көчле сөннәт дияргә ышанычлы дәлилләр юк.

Шуңа карамастан, галимнәр фикеренчә, изге гамәлләр кылганда көчле булмаган хәдисләргә дә таянырга мөмкин.

Имам Нәвави үзенең «Әл-Әзкар» китабында гакыйдә белән фикһ мәсьәләләреннән кала, мондый очракларда көчле булмаган хәдисләргә таянуны мөстәһәб дип әйтә. Бу хәдисне мәвдүг (уйлап чыгарылган) дип тану дөрес булмас, чөнки Ибн Саләх һәм Ибнел-Әсир кебек бөек мөхәддисләр риваятьләре буенча, ул хәдисләр хафизе Разин ибн Мүгавиядән тапшырыла. Ибн Саләх аның хәдисләрне югары дәрәҗәдә белүен ассызыклый. Аның риваятьләре алты ышанычлы хәдис җыентыкларына кергән. Берникадәр үзгәртелеп, бу риваять «Тәҗридүс-Сихах» (Ибн Саләх) китабына да кертелгән.

Бу хәдисне «Җәмигуль-усуль» китабында күренекле мөхәддис Ибн Әсир дә искә ала. «Әл-Гунъя» китабында Габделкадир Әл-Гейләни бу хәдисне иснәде белән китерә.

Имам Газәли «Ихъя Гөлүмүд-дин» китабында бу намазның мөстәхәб булуын аңлатканнан соң: «Бу намаз турындагы риваятьләр зур төркемнәр белән түгел, ә аерым сәхабәләр тарафыннан тапшырыла. Шуңа күрә аның дәрәҗәсе тәравих яки гает намазлары дәрәҗәсенә җитмәсә дә, мин Әл-Кудсның бар халкы бу намазны укуын һәм игътибарсыз калдырмавын күргәч, аны искә алуны матлуб күрдем», – дип әйтә.

Рәгаиб намазын уку тәртибе

Бу фикерләр әлеге хәдиснең уйлап чыгарылмаган булуын дәлилли.

Әнәс ибн Мәлик китергән хәдистә:

«Раҗәб аеның беренче пәнҗешәмбесендә ураза тотарга, ә җомга төне җиткәч, кичке (ястү) һәм төнге (витр) намазлар арасында 12 рәкәгать намаз укырга кирәк. Һәр рәкәгатьтә «Фәтихә» сүрәсе, өч тапкыр «Кадер» сүрәсе һәм унике тапкыр «Ихлас» сүрәсе укыла. Һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә. Намазны укып бетергәннән соң 70 тапкыр салават әйтергә кирәк:

اَللَّهُمَّ صَلِّي عَلَي مَُمَّدٍ النَّبِِّ الُْمِّيِّ وَعَلَي آلِهِ وَسَلِّمْ

Моннан соң сәҗдә кылына. Сәҗдәдә 70 тапкыр түбәндәге сүзләр әйтелер:

سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلَئِكَةِ وَ الرُّوحِ

Аннан соң ике сәҗдә арасында 70 тапкыр түбәндәге сүзләр әйтелер:

رَبِّ اغْفِرْ وَ ارْحَمْ وَ تََاوَزْ عَمَّا تَعْلَمُ فَإِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الَْعْظَمُ

Шуннан беренче сәҗдә кебек үк икенче сәҗдә кылына.

Моннан соң кеше Аллаһтан берәр нәрсә сораса, аның теләге кабул булыр».

Бу намазны укучыларга Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм шатлыклы хәбәр җиткерә: «Җаным Кемдә булса, Шуның белән ант итәм! Бу намазны укучы ир һәм хатын-кызларга Аллаһ Тәгалә бар гөнаһларын, хәтта алар диңгездәге күбек, сахрадагы ком бөртеге, яңгырдагы тамчылар, агачлардагы яфраклар кебек күп булса да, яки алар бөтен бу таулар кебек авыр булса да, гафу итәр. Кыямәт көнендә бу кеше туганнары арасыннан 700 кешегә шәфәгать итә алачак. Күмелгәч, каберенә беренче көнне үк бу намазның савабы килер һәм: «Кардәшем! Сөенә аласың, син барлык газаплардан азат ителдең!» – дияр. Кеше: «Син кем? Аллаһ белән ант итәм, мин синнән дә матуррак, мондый ягымлы тавышлы һәм хуш исле беркемне күргәнем юк», – дияр. Ул кешегә: «Сөекле дустым! Мин – фәлән елда, фәлән айда, фәлән көндә кылган намазыңның савабы. Мин сине теләгән җиреңә алып барыр өчен, бу ялгызлыгыңны уртаклашыр өчен юлдашың булырга һәм ялгызлыктан коткарырга килдем. Сурга өрелгәч, Мәхшәр мәйданында мин сиңа күләгә булып торырмын. Хәзердән сөенә аласың, чөнки шушы мизгелдән алып мәңгегәчә Аллаһың насыйп иткән бер генә нигъмәтне дә югалтмассың», – дип җавап кайтарыр». (Габделкадир Әл-Геләни, Әл-Гунья, 1/330-331; Хафиз Мөхәммәд ибн Насыйр, Гамәли ибнел-Мәҗлис №14; Разин ибн Мугавия, Тәҗридус-Сихах; Ибн Саләх, Әл-Мусаҗәлә Хәүлә Саләтир-Рәгаиб, 14-15 б.; Ибнел-Әсир, Җәмигуль-Усуль, №4268, 6/154; Имам Газәли, Ихъя Гөлүмүд-Дин, 1/237-238; Зәбиди, Итхәфус Сәгадә, 3/422-423; Әбү Габдуллаһ Әл-убәйши, Китабүл-Бәракә, №2856, 718 б.)

Билгеле булганча, тәравих, истиска, ай һәм кояш тотылганда укыла торган нәфел намазлардан кала, нәфел намазларын җәмәгать белән уку Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм даими рәвештә тоткан сөннәт түгел.

Моннан чыгып, рәгаиб намазын азан һәм камәт әйтеп, җәмәгать белән уку бидгать булып тора. Шулай да фикһ белгечләре рәгаиб намазын 3-5 кешедән торган җәмәгать белән, азан һәм камәт әйтми генә укуны рөхсәт ителә, дип санаганнар.

Кайбер факиһлар нәфел намазларны зур җәмәгать белән укуны да рөхсәт иткәннәр.

Камил хәзрәт Сәмигуллинның

«1500 вопросов о намазе» китабыннан