string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4639.html"
02.07.2014 10:46

Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән): “Аллаһ: “Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, әмма ураза алай түгел. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен”, – дип әмер итте.

Ураза – ул калкан. Һәркайсыгыз ураза тоткан көнне яман сүз сөйләшмәсен һәм яман гамәл кылмасын, дошманлык (яки тавыш-гауга) куптармасын.

Әгәр берәү уразалы кешене сүкмәкче яки кыйнамакчы булса, аңа шундук: “Мин ураза тотам”, - дип әйтергә кирәк.

Мөхәммәднең нәфесенә (җанына) хуҗа булган Аллаһка ант итәм: ураза тотучы кешенең авызыннан килүче ис Аллаһ алдында мускус исеннән дә хушрак һәм чистарак.

Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – (ифтар вакытында) ураза бозылганда сөенү, икенчесе – Раббысына кавышкан вакытта ураза(ның савабы) белән сөенү” (Бохари, “Саум”, 9, 2/228; Мөслим, “Сыйам”, 164; Әбү Дауд, “Саум”, 25; Тирмизи, “Саум”, 55; Нәсаи, “Сыйам”, 41; Ибн Мәҗа, “Сыйам”, 1; Мүвәттаг, “Сыйам”, 58).

Сәхл (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.

(Кыямәт көнендә): “Ураза тотканнар кайда?” – дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр.

Алар кереп беткәч, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак” (Бохари, “Саум”, 4, 2/226; Мөслим, “Сыйам”, 166; Тирмизи, “Саум”, 55; Нәсаи, “Сыйам”, 43).

Әбү Һөрәйрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: “Аллаһ юлында пар (2 сыер, 2 сарык, 2 дирһәм кебек) сәдака биргән кешеләрне җәннәт капкаларыннан: “Әй, Аллаһның коллары! (Бирегә килегез!) Бу хәерле капка!” – дип чакырачаклар.

Күп намаз укучыларны (җәннәтнең) намаз капкасыннан чакырачаклар. Җиһад кылучыларны җиһад капкасыннан чакырачаклар.

Ураза тоткан кешеләр әр-Рәййан капкасыннан чакырылачаклар. Сәдака биргән кешеләр сәдака бирүчеләр капкасыннан керәчәк”.

Моңа каршы Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһү): “Атам-анам сиңа фида булсын, әй, Рәсүлуллаһ! Бу капкалардан чакырылган кешеләргә берәр зарар кылыначакмы? Бер кеше бу капкаларның барысыннан да чакырылырга мөмкинме?” – дип сораган.

Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Әйе! Барысыннан да чакыру булачак. Мин синең шул чакырылучы кешеләр арасында булуыңны телим”, – дигән (Бохари, “Саум”, 4, 2/227).

Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: “Рамазан ае уразасын ихлас күңел белән ышанып һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең кылган гөнаһлары ярлыканыр” (Бохари, “Иман”, 28, 1/15; “Ләйләтүл Кадр”, 1; “Саум”, 6; Мөслим, “Сыйам”, 3, 20; “Мүсафирин”, 175; Әбү Дауд, “Рамазан”, 1; “Саум”, 57; Тирмизи, “Саум”, 1; “Җәннәт”, 4; Нәсаи, “Сыйам”, 39; Ибн Мәҗа, “Икамәт”, 173; “Сыйам”, 2, 33; Дарими, “Саум”, 44; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 2/232, 241, 385).

Әбү Һөрәйрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: “(Сәфәрдә булу) сәбәбе һәм хасталыгы булмаган кеше, рамазанда бер генә көн ураза тотмаса, гомере буе ураза тоткан очракта да аны түләп бетерә алмас!” (Әбү Дауд, “Саум”, 38; Тирмизи, “Саум”, 27, №728, 3/92; Ибн Мәҗа, “Сыйам”, 14; Дарәкутни: 2/191; Әхмәд Ибн Хәнбәл: 2/386, 442, 470).

Сөләйм угылларыннан берсенең болай дигәне риваять ителгән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) боларны минем кулымда һәм үзенең кулында санады да: “Тәсбих (Сүбхәналлаһ)” үлчәүнең яртысы гына һәм “Әлхәмдүлилләһ” аны тулыландыра. “Тәкбир (Аллаһу әкбәр)” исә күк белән җир йөзе арасын тутыра. Ураза – сабырның яртысы, чисталык, пакьлек – иманның яртысы”, – диде” (Тирмизи, “Дәгъвәт”, 87, №3519, 5/536).

Абдуллаһ Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) Рәсүлуллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткәнен тапшырган: “Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә колга шәфәгатьчелек итәчәкләр. Ураза: “Әй, Раббым! Мин аны көндезләрен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыйдым. Шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл”, – диячәк. Коръән дә: “Мин аны төннәрен йоклатмадым. Мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл”, – диячәк. Шулай итеп, икесе дә (әлеге колга) шәфәгать итәчәкләр” (Әхмәд Ибн Хәнбәл: 2/174).

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер көнне сәхабәләреннән: “Арагыздан берегез бүген җеназада булдымы?” – дип сораган. Хәзрәти Гомәр: “Мин”, - дип җавап биргән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Арагыздан берегез бүген берәр хастаның хәлен белдеме?” - дип сорагач, Гомәр (радыйаллаһу ганһү): “Мин”, - дигән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Кем сәдака бирде?” - дип сораган. Гомәр тагын: “Мин”, - дигән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Кем иртән уразага керде?” - дип сораган. Гомәр шулай ук: “Мин”, - дип җавап

биргәч, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “(Җәннәт сиңа) ваҗиб булды, ваҗиб булды”, – дип боерган (Әхмәд Ибн Хәнбәл, “Әл-Мүснәд”, 3/118).

Җәбир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Һичшиксез, ураза колның үзе өчен җәһәннәмнән саклана торган калкан. (Аллаһы Тәгалә): “Ул (ураза) минем өчен һәм аның савабын да мин бирәчәкмен”, – дип әмер итте” (Әхмәд Ибн Хәнбәл, “Әл-Мүснәд”, 3/396).

Абдуллаһ Ибн Әбү Әвфа (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр”, – дигән (Али Әл-Мүттәки, “Кәнзүл Уммал”, 8/443, №23562; Әбү Нуайм, “Хилйә”, 5/83; Зәбиди, “Итхаф”, 4/192; Иракый, “Әл-Мугъни”, 1/232).

Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында тәгаен кабул ителә торган бер догасы бар”, – дип әйткән (Али Әл-Мүттәки, “Кәнзүл Уммал”, 8/448, №23592).

Галидән (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: “Ураза тоту сәбәпле, үзен җаны теләгән ризыклардан һәм эчемлекләрдән тыйган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәт җимешләрен ашатыр һәм җәннәт шәрабларын эчертер” (Али Әл-Мүттәки, “Кәнзүл Уммал”, 8/456, №23635; Суйути, “Әд-Дәррүл Мәнсур”, 1/180).

Әбү Үмамә (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: “Мин бер тапкыр Пәйгамбәребезгә (саләллаһу галәйһи вәссәләм) килеп: “Әй, Рәсүлүллаһ! Мине җәннәткә кертәчәк берәр гамәл әмер ит миңа”, – дидем. Ул миңа: “Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк”, – дип әйтте. Тагын бер тапкыр килеп, шул ук сорауны биргәндә: “Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк”, – дип җавап кайтарды (Али Әл-Мүттәки, “Кәнзүл Уммал”, 8/583, №24275).

Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Ураза – сабырның яртысы. Һәр нәрсәнең зәкяте бар. Тәннең зәкяте – ураза”, – дигән (Али Әл-Мүттәки, “Кәнзүл Уммал”, 8/444, №23571).

Әбү Һөрәйрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылганча, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер хәдистә: “Өч төрле дога һичшиксез кабул ителә. Ураза тотучы кешенең догасы, юлчы догасы һәм мазлумның (хаксызга җәберләнгән, рәнҗетелгән кешенең) догасы”, – дип әйткән (Бәйхаки, “Шуабүл Иман”; Али Әл-Мүттәки, “Кәнзүл Уммал”, 2/99 Н, №3320; Нәбхани, “Әл-Фәтхул Кәбир”, №5546, 1/517).

Әбү Мәлик әл-Әшгари риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Чыннан да, җәннәттә шундый бер йорт бар: эченнән – тышы, тышыннан эче күренә. Аллаһы Тәгалә аны йомшак сөйләшкән, кешеләрне ризыкландырган, даими ураза тоткан һәм башка кешеләр йоклаганда төнлә гыйбадәт кылганнар өчен әзерләгән” (Әхмәд Ибн Хәнбәл, Тирмизи, Ибн Хиббан, Бәйхаки, “Шуабүл Иман”, Суйути, “Әд-Дәррүл Мәнсур”,1/44; Нәбхани, “Әл-Фәтхул Кәбир”, №4016, 1/367).

Бер хәбәрдә әйтелгән:

“Һичшиксез, җәннәтләр дүрт кешегә гашыйк. Болар: рамазан аенда ураза тоткан, Коръән укыган, телләрен (ялган һәм шуңа охшаш яманлыклардан) саклаган, күршеләрен ашаткан кешеләр.

Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә ифтар вакытында мөселман колының аяклары белән йөргән, куллары белән тоткан, күзләре белән күргән, колаклары белән тыңлаган, теле белән сөйләгән һәм йөрәге белән уйланган (барлык гөнаһларны да) гафу итәр”.

Башка бер хәбәрдә болай диелгән:

“Кыямәт көне җитеп, кабердәгеләр кубарылып чыкканнан соң, Аллаһы Тәгалә (җәннәт сакчысы) Ризванга: “Хакыйкатьтә мин ураза тоткан колларымны каберләреннән ач һәм сусаган килеш терелттем. Аларны тоткарламыйча, җәннәтләрдән җаннары теләгән нәрсәләр белән каршы ал”, - дип әмер итәр. Ризван, җәннәт хезмәтчеләрен үзенә чакыртып: “Әй, Гыйльман һәм Вилдан! Нурдан табаклар ясагыз”, – дияр. Шул вакытта ком бөртекләреннән, яңгыр тамчыларыннан, күктәге йолдызлар һәм агачлардагы яфраклардан ясалган исәпсез сандагы табаклар бик күп җиләк-җимешләр, ләззәтле һәм искиткеч тәмле ризыклар белән тутырылыр, татлы эчемлекләр китерелер.

Фәрештәләр үзләре янына килгән һәркемне (дөньялыкта ураза тоткан кешеләрне) ашатыр һәм эчертер. “Үткән көннәрегездә ашау-эчүдән тыелганыгыз өчен хәзер теләгән кадәр ашагыз һәм эчегез”, – дип әйтерләр” (Исмаил Хаккы Бурсәви, “Рухул Бәйан”, 1/294).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Ураза" китабыннан