string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4643.html"
19.06.2014 16:47

Озакламый рамазан ае башлана.Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт)   Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Барлык мөселманнар рамазан аенда ураза тота. Олуг галим Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабыннан ураза тотуга кагылышлы бер өзек тәкъдим итәбез. 

 

УРАЗА

Коръән аяте:

 

 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

 

                                                                           Йәә әййүһәл-ләзиинә әәмәнүү күтибә гәләйкүмүс-сыямү кәмәә күтибә гәләл-ләзиинә миң кабликүм ләгәлләкүм тәттәкун.

                                                                           Мәгънәсе: “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз” (“Бәкара” сүрәсенең 183нче аяте).

 

Хәдис-шәриф

لِكُلِّ شَىْءٍ زَكَاتٌ وَزَكَاتُ الْجَسَدِ الصِّيَامُ

 

                                                                           Ликүлли шәйин зәкәәтүн үә зәкәәтүл-җәсәдис-сыям.

                                                                           Мәгънәсе: һәрнәрсәнең зәкяте, ягъни пакьләүчесе була. Тәннең зәкяте – ураза.

 

САУМ (УРАЗА)

 

                                                                           1. Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору – балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз.

     2. Уразаның фарызлары өчәү:

 1) ният кылу;

2) ашау-эчүдән тыелу;

2)    якынлык кылудан тыелу.

    3. Сәхәр ашаганнан соң, ураза өчен таң атканчы ният кылу – мөстәхәб. Әгәр өйлә вакытына бер сәгать чамасы калганчы ният кылса – дөрес була. Әгәр дә өйлә вакытына бер сәгать чамасы гына калгач ният кылса – хәерле булмый.

    4. Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу җитә. Теле белән һичбер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән иртәгә ураза тотачакмын дип уйласа, уразасы дөрес була.

      5. Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне (гарәпчә) укып, тел белән ният кылу мөстәхәб санала:

 

نَوَيْتُ أَنْ أَصُومَ شَهْرِ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى

 

     Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә.

      Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

      6. Кояш баткач, көнлек уразаны тәмамлаганда ниндидер ризык, тоз яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт санала. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу – мөстәхәб.

      7. Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:

 

اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ

 

     Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү.

      Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

    8. Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр сөннәт булып санала:

    1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау;

    2) ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу;

    3) кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку;

    4) кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу.

  

  9. Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкруһ санала:

     1) файдасыз сүзләр сөйләү;

     2) әдәпсез сүзләр сөйләү;

     3) мунчага кереп, озак утыру;

     4) суга чумып коену;

     5) ризык һәм сагыз чәйнәү;

     6) берәр азыкка телне тидереп татып карау;

     7) авыздан үбү;

     8) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;

     9) ни булса да бер гөнаһлы гамәл кылу;

     10) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

    

10. Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

     1) сатып алыначак малны татып карау;

     2) балага ризык чәйнәп бирү;

     3) күзгә сөрмә тарту;

     4) мыек һәм иренне майлау;

     5) тешләрне пакьләү;

     6) кан алдыру;

     7) сөлек салдыру;

     8) комган белән госел коену;

     9) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу;

     10) сабын белән юыну.

     11. Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

     1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;

     2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;

     3) якынлык кылу.

 

     12. Рамазан уразасын үз ихтыяры белән бозган кешегә һәркөн урынына бер көн каза кылу һәм бозган өчен кәффарәт[1] кылу фарыз була.

       13. Ураза кәффарәте өчен бер колны азат итү тиешле. Әгәр кол табылмаса яки аны сатып алырга байлыгы җитмәсә, 60 көн бертоташтан ураза тоту тиешле була. Әгәр дә зәгыйфьлек сәбәпле 60 көн ураза тотарга куәте җитмәсә, 60 фәкыйрьне туярлык итеп ашату тиешле була.

      14. Ураза тоткан кеше хаталык белән бераз аш я су йотса, яки бугазына кар һәм яңгыр тамчылары керсә, яисә ихтыяры белән авызын тутырып косса; таң аткан булса да, таң атмагандыр дип белеп сәхәр ашаса, кояш батмаган булса да, кояш баткандыр дип белеп, авыз ачса яки якынлыктан башка җөнеб (госелсез) булса, уразасы бозыла. Андый кешегә Рамазан ае үткәннән соң уразасын каза кылу тиешле була, ә кәффарәт тиеш түгел.

       15. Уразасы көндез бозылган кешегә кояш батканчы уразалы кеше кебек ашамый-эчми тору тиешле.                                               

         16. Бер кешенең бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген я какрыгын яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки уразалы икәнен онытып, ашаса-эчсә, я якынлык кылса, ул кешенең уразасы бозылмый.

       17. Хәез һәм нифас белән гозерле булган хатыннарга ураза тоту дөрес түгел. Алар Рамазан аенда тотылмый калган уразаларын Рамазаннан соң каза кылырга тиешләр.

       18. Ураза тотарга көче җитмәгән бик зәгыйфь, карт кеше ураза тотмыйча, һәркөннең уразасы урынына бер фәкыйрьне туярлык итеп аш ашатыр яки аш алырга җитәрлек акча бирергә тиеш.                                                  

         19. Әгәр Рамазан аеннан соң шул карт сәламәтләнсә, калган уразаларын каза кылырга тиеш.

    20. Йөкле яки бала имезә торган хатыннар ураза тоткан вакытта үзләренә я балаларына зарар килүдән һәм, шулай ук, хаста кешеләр үзләренең авырулары көчәюдән курыксалар, ураза тотмасалар да дөрес була. Аларның һәркайсы калган уразаларын Рамазаннан соң каза кылырга тиеш.

    21. Рамазан аенда мөсафир булган кешегә дә ураза тотмау рөхсәт ителә. Сәфәреннән кайткач, аңа да калган уразаларын каза кылу тиеш була.

       22. Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә мөсафир булдым дип, уразасын бозу ярамый. Әгәр бозса, каза кылырга тиеш була.

       23. Ураза тотмаган килеш көндез өенә кайтып кергән мөсафирга кояш батканчы уразалы кеше кебек ашамый-эчми тору – мөстәхәб.      

       24. Тотылмый калган уразаларын сәламәт вакытта каза кылып бетермәгән кеше авыру булганнан соң, аның казага калган уразалары өчен фидия бирү белән варисларына васыять әйтү ваҗиб була.

        25. Әгәр шундый васыять әйткән кеше вафат булса, варисларына калган малының өчтән бер өлешеннән фидия бирү – ваҗиб.

       26. Пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә; гашура, рәгаиб, бәраәт һәм гарәфә көннәрендә; зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айларының беренче атнасы көннәрендә һәм һәр яңа туган айның беренче өч көнендә ураза тоту күп саваплы мөстәхәб гамәлләрдән санала.

27. Нәфел уразаны да сәбәпсез бозу ярамый. Әгәр бозса, каза кылу – ваҗиб.

     28. Кунак килү яки ашка чакырылу сәбәпле нәфел уразаны өйләгә кадәр бозу рөхсәт ителә, өйләдән соң бозарга ярамый.

    29. Ике гает һәм 3 тәшрикъ көннәрендә ураза тоту, шулай ук, җомга я шимбә көнендә генә ураза тоту – мәкруһ.

     30. Шәгъбан аеның 30 нчы көнендә ахшам намазыннан соң ай күренмәсә, 30 нчы көнендә ай күрү хәбәрен көтеп, өйлә вакытларына кадәр ураза тоту – мөстәхәб.

     31. Әгәр ай күрү хәбәре килсә, ниятләп уразага керергә кирәк. Ай күрү хәбәре килмәсә, уразаны бозарга кирәк. 

     32. Шәгъбан аеның 29 ында ай күренмәгән булса, 30 нчы көнендә Рамазан аеннан хисаплап ураза тоту – мәкруһ. Ул көндә нәфел нияте белән ураза тоту дөрес була.

     33. Кояш баеган вакытта ай күренә торган урында болыт яки тузан булмаса, Рамазан ае башы өчен дә, Шәүвәл ае башы өчен дә күктәге айны күп кешенең күрүе тиешле була, ике-өч кешенең күрүе генә кабул ителми.

     34. Әгәр дә ай күренә торган урында болыт, пар яки тузан булса, Рамазан ае башлануы өчен бер гадел кешенең күрүе кабул ителә һәм иртәгәсе көндә уразага керелә. Ул кеше ир-ат яки  хатын-кыз булса да – аермасы юк.

     35. Шәүвәл аеның беренче көне өчен ике гадел ир кешенең я бер гадел ир һәм гадел хатынның күрүләре кабул ителә, иртәгесе көндә гайдел-фитыр (Ураза бәйрәме) намазы укыла.

     36. Балигъ һәм акыллы булган, зур гөнаһлардан сакланган камил мөселман гадел кешегә хисаплана.

 

ИГЪТИКЯФ

 

     37. Рамазан аеның ахыргы ун көнендә ир-атларга бер тәүлек булса да мәчеттә кунып, хатын-кызларга өйләрендәге намаз укый торган җирләрендә игътикяф[2] кылу – сөннәт.

     38. Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр һәм йоклыйлар. Аларга бәдрәфкә бару, тәһарәт алу кебек мәчеттә кылу мөмкин булмаган эшләр һәм аш-су алып килү өчен генә мәчеттән чыгу рөхсәт ителә.

     39. Әгәр сәбәпсез дөнья эше өчен мәчеттән чыгып, алты сәгать вакытын читтә үткәрсә, игътикяфы бозыла.

     40. Игътикяфтагы кешеләргә хатыннарының тәннәренә кул тидерүе хәрам санала. Әгәр алар мәчеттән чыккан вакытларында якынлык кылсалар, игътикяфлары бозыла.

     41.  Игътикяфтагы кешеләр мәчеттә намаз һәм Коръән укыйлар, гыйлем өйрәтәләр һәм өйрәнәләр, зекер һәм тәсбих әйтәләр, китапларга укып, дини мәсьәләләр турында сөйләшеп утыралар. Аларга мәчеттә дөнья эшләрен башкару һәм дөнья мәшәкатьләре турында сөйләшү мәкруһ санала.

 

Тәрҗемәче Нияз хәзрәт Сабиров



[1] Кәффарәт – гөнаһтан арыну өмете белән кылынган яки кылынырга тиешле эш –  Тәрҗемәченең аңлатмасы.

[2] Игътикяф сүзе берәр изге саналган урыннан (мәчеттән) чыкмый берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту дигәнне аңлата – Тәрҗемәченең аңлатмасы.