string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4646.html"
10.06.2014 17:44

اَلَّذى عَلَّمَ بِالْقَلَمِ. عَلَّمَ الْإِنسَانَ مَا لَمْ يَعْلَمْ الحمد لله

Аллаһ һәм Аның коллары каршындагы бурычларыбыз.

Безне Үзенең коллары итеп яраткан һәм Үз нигъмәтләре белән безнең яшәешебезне тәэмин иткән Раббыбызга – чиксез мактауларыбыз.

Бар мөэминнәргә үрнәк итеп күндерелгән Мөхәммәд пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), аның гаиләсенә һәм сахабәләренә – Аллаһның сәламе һәм ярлыкавы ирешсә иде!

Үзләренең гакыллары һәм күңелләре белән бөек вә мөбарәк динебезне күтәргән һәм безгә тапшырган исламның бар галимнәренә дә Аллаһның рәхмәте ирешсә иде.

Аллаһ безне хак һәм туры юлдан аермасын.

 

Кадерле мөселман кардәшләр!

Фикер йөртергә сәләтле булган теләсә нинди кеше, бу дөньяда булганнарның барысының да никадәр камил булуын күреп, аларның ниндидер бер сәбәп һәм зирәклек белән, ниндидер бер максатларда яратылуы турындагы фикергә киләчәк. Ә бу исә, бар яратылганнар арасында иң камиле, иң лаеклысы – кешенең дә ниндидер билгеле бер бер максат белән яратылуы турында сөйли. Аллаһы Тәгалә кешеләр турында Коръәндә менә нәрсәләр әйтә:

 

أَيَحْسَبُ الْإِنسَانُ أَن يُتْرَكَ سُدًى

 

“Әнә адәм баласы үзенә Аллаһтан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһка каршы эшләрдә ихтыярга куелунымы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме?” (“Кыямәт” сүрәсе, 75:36).

Чынлап та, кеше тулысынча үз иркенә куелмаган. Аның күптөрле бурычлары бар. Аның бу бурычларын ике төргә бүләргә була:

1. Кешенең Аллаһ каршындагы бурычлары, дини терминология буенча, ул “Хокукуллаһ” дип атала.

2. Кешенең башка кешеләр алдындагы бурычлары, дини терминология буенча, ул “Хокукул-гибәәд” дип атала.

Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек бурычларыбыз – безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбыз булып исәпләнә. Ә үз сәламәтлегебезне саклау, гаиләбез турында хәстәрлек күрү, якындагыларга һәм еракта булганнарга, аеруча дин кардәшләреңә, алар аңа мохтаҗ булган вакытта ярдәм күрсәтү, аларның тормыш хәлләре белән кызыксыну, хаҗәтлекләрен кайгырту, хокукларын яклау кебек бурычларыбыз – безнең Аллаһ коллары каршындагы бурычларыбыз, алар да безнең дини бурычларыбыз булып санала.

Намазны калдыру, ураза тотмау, фарыз гамәл булган хаҗ кылуны санга сукмау һ. б. гамәлләр – мөселман булган кеше өчен Аллаһ каршындагы бурычларны үтәмәү һәм гөнаһ булып исәпләнә. Нәкъ менә шулай ук, кеше үтерү, башка кешенең мөлкәтенә кул сузу, аның намуслы исеменә кара ягу, гайбәт, ялган сөйләү, яла ягу кебек гамәлләр дә гөнаһ булып санала. Болар барысы да кешеләрнең Аллаһ биргән хокукларына кул сузу булып тора һәм Аллаһ коллары каршындагы бурычларны бозу буларак, зур гөнаһлар исемлегенә керә.

Хак мөэмин-мөселман булу өчен Аллаһ каршындагы һәм Аллаһ коллары каршындагы бурычларыңны төгәл үтәп барырга кирәк.

Бу гамәлләрне башкару – дини күзлектән караганда да, дөньяви күзлектән караганда да, һәр мөэминнең бурычы булып тора һәм ул аларны үтәргә тиеш. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) кемнәр каршында бурычларны үтәү кирәклеге турында болай дип әйткән:

“...Раббыңның да синдә хокукы бар, гаилә әгъзаларыңның да синдә хокуклары бар. Шуңа күрә дә, син, синдә хокуклары булганнарның барысының да хокуклары үтәлешен тәэмин итәргә тиешсең”.

 

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар!

Безгә йөкләнгән бу бурычларны үтәү, Аның колы буларак, Аллаһ каршындагы бурычларны үтәүдән башлана. Ә аннан соң үз-үзең каршындагы бурычлар килә, ә аннан ары – үз туганнарың, якыннарың, күршеләрең, дин кардәшләрең, милләттәшләрең, ватандашларың һәм башка бар кешеләр каршындагы бурычлар үтәлергә тиеш.

Теманы бераз ача төшеп, шуны күрсәтеп китик: безнең бөек ислам динебездә бурычларны биш төркемгә бүлү кабул ителгән:

1)    Аллаһ каршындагы бурычлар, ягъни Аллаһның сиңа булган хокуклары.

2)    Үз-үзең каршындагы бурычлар.

3)    Гаилә әгъзаларың каршындагы бурычлар.

4)    Үз халкың, үз ватаның каршындагы бурычлар.

5)    Башка кешеләр каршындагы бурычлар. Кешеләрнең бер-берсе каршындагы бурычлары.

Иң беренче чиратта, һәрбер кеше аны юктан Бар итүче каршындагы бурычларын үтәргә тиеш. Бу бурычлар икегә бүленә: Аны танып белү буенча бурычлар һәм Аның колы буларак куелган бурычлар. Бу турыда Коръәндә болай диелгән:

 

وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالْاِنْسَ اِلَّا لِيَعْبُدُونِ

 

 “Кеше илә җенне... мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым” (“Зарият (Таратучы)” сүрәсе, 51:56).

Болар – безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбыз булды. Шулай итеп, кешеләр һәм җеннәрнең яратылуының һәм бар булуының төп максаты – Аллаһ колы булу, Аңа гыйбадәт кылу.

Кайбер мөфәссир галимнәр аятьтә кулланылган “гыйбадәт кылу” сүзләрен “танып белү” дип аңларга кирәк диләр. Ә бу исә: “Аңа гыйбадәт кылучыны танып белү өчен яратылганнар” дигәнне аңлата. Аның мәгънәсе болай булачак: “Минем хөкемнәремне башкарып, Миңа гыйбадәт кылырлар һәм Минем колларым булырлар”.

Алда әйтелгәннәр буенча, кешенең иң беренче чираттагы бурычы – Аллаһны танып белү, Аңа гыйбадәт кылу һәм Аның колы булу.

 

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар! Мөхтәрәм кардәшләр!

Шуны һәрвакыт истә тотарга кирәк: Иң Кодрәтле Аллаһы Тәгаләнең беркемгә дә бәйлелеге юк, Аның гыйбадәт кылуыбызда да хаҗәте юк. Киресенчә, кешеләрнең Аңа гыйбадәт кылуда хаҗәтлекләре бар. Кешеләрнең тормышы, яшәеше, шатлык һәм кайгылары Аңа дөрес гыйбадәт кылуга бәйле.

Аллаһ ул – шулкадәр Рәхимле һәм Шәфкатьле ки, Ул кимчелекләр белән тулы гыйбадәтләребезне кабул итә, алар өчен безгә күп нигъмәтләрен бирә. Шулай булмаганда, безнең кече һәм зур гамәлләребезнең, гыйбадәт кылуларыбызның нинди мәгънәсе булган булыр иде?

“Мәснәви” китабында язылганча, гыйбадәт кылуларыбызны чүл халкы китергән кечкенә генә бүләкләр белән чагыштырып булыр иде. Ә анда шундый бер хикәят бәян ителгән:

Гомере буе чүлдә яшәгән бер гарәп, картаймыш көнендә бик фәкыйрьләнә һәм мохтаҗлыкта яши башлый. Алар хатыны белән бу хәлдән чыгу юлын эзләргә керешә. Бу авыр хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып – Багдадка барып, андагы солтаннан ярдәм сорау. Алар Багдадка барырга була. Чүл халкы өчен иң кыйммәтле әйбер – су, алар солтанга бүләккә бер кувшин яңгыр суы ала. Алар, Багдад шәһәре дә чүлдә урнашкандыр, андагы халык та, алар кебек үк суга тилмерәдер дип уйлый.

Шулай итеп, бу гарәп бер кувшин су алып, Багдадка китә. Күп көннәрдән соң ул бу шәһәргә барып җитә. Сарайга килгәч, солтанның ярдәмчеләре аны каршы ала, хәлен белешә, кунакчыллык күрсәтеп, аның йөзенә алсу су сибә.

Бу гарәп болай ди:

“Минем менә бу бүләгемне солтанга кертеп бирегез. Монда төче су һәм яңа кувшин. Суны без яңгыр яуганда җыйдык. Безне фәкыйрьлек тырнакларыннан йолып калыгыз”.

Солтанның ярдәмчеләре ихлас күңелдән әйтелгән аның бу сүзләренә  елмаеп куя. Шуңа да карамастан, алар аның бу бүләген солтанга кертеп тапшыра. Солтан бу бүләкне шатланып кабул итә һәм аңа җавап итеп, бу кувшинны алтын белән тутырып, бу гарәпкә кире бирә. Аннан тыш, ул аңа кыйммәтле киемнәр һәм башка бүләкләр дә тапшыра, шулай итеп, аны фәкыйрьлектән йолып алып кала. Шуннан соң солтан үзенең хезмәтчеләренә болай ди:

“Бу бәдәви гарәп чүл буенча барганда юлда авыр проблемаларга дучар булган. Кайтканда аны Тигр елгасы буенча корабта алып кайтыгыз”. Солтанның хезмәтчеләре, аның боерыгын тыңлап, корабка утыртырга дип, бу бәдәвине Тигр елгасына кадәр алып килә.

Бу гарәп, аны үз бәдәви тирмәсенә илтеп куярга дип корабка утырткач, үз гомерендә беренче тапкыр дөньяда шундый зур Тигр елгасы булуын күрә, ә ул андый зур сулар, елгалар булуын күз алдына да китерә алмаган була. Гаҗәпләнүеннән, ул аңа карап сәҗдә кыла. Аптыравыннан ул болай ди:

“Нинди юмарт бу падишаһ! Күпме бүләкләр тарата ул! Шулкадәр дә күп суга, бетмәс-төкәнмәс сулы зур елгага ия була торып та, минем тыйнак кына шул бүләгемне – яңгыр суы җыелган бер кувшин суымны кабул итеп алды!”

 

Хөрмәтле һәм кадерле диндәшләрем!

Безнең Аллаһка кылган бар гыйбадәтләребез дә бәдәви бүләк итеп биргән шул бер кувшин су кебек кенә. Бер шик тә юк ки, Аллаһы Тәгалә аларны Үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтеп кабул итә. Ә аңа җавап итеп Ул Үзенең күпме нигъмәтләрен безгә бүләк итә. Кызганыч ки, рәхмәтсез кайбер кешеләр Аллаһы Тәгаләнең бу рәхим-шәфкатьләренең бар зурлыгын тулысынча аңлап бетерә алмый. Алар үзләренең җитешсезлекләр белән тулы гыйбадәтләрен бик зур эш итеп кабул итә һәм без дөрес эшлибез дип уйлый.

 

Безнең үз-үзебез каршындагы бурычларыбыз

Раббыбыз каршындагы бурычларны кыскача гына аңлатып киткәч, кешеләрнең үз-үзләре каршындагы бурычларына күчәбез.

Безнең үз-үзебез каршындагы бурычыбыз булып – иң беренче чиратта, үз тормышыбызны саклау һәм аны алга таба үстерү тора. Димәк, үз тормышыңны, үз саулыгыңны саклау – дини хөкем булып исәпләнә. Коръәни-Кәримдә бу турыда Аллаһы Тәгалә менә ни әйтә:

 

وَلَا تُلْقُوا بِاَيْديكُمْ اِلَى التَّهْلُكَةِ وَاَحْسِنُوا

 

“Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан сәдака бирегез! Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя” (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 2/195).

Кешенең җаннан һәм тәннән торуы аркасында, аның үз-үзе алдындагы бурычлары җан алдындагы һәм тән алдындагы бурычларга бүленә.

Безнең җан алдындагы бурычларыбыз – үзеңне рухый яктан көчле итеп тәрбияләү һәм үстерү. Рухый көчләрне, гакылны, ихтыярны тәрбияләү һәм үстерү. Моның өчен кешегә файдалы һәм яхшы рухый чыганаклар кулланырга, рухый бозыклыклардан читтә торырга тырышу лазем.

Тәнебез каршындагы бурычларга килгән вакытта, безнең динебез җанны гына түгел, тәнне дә сакларга һәм үстерергә куша. Шуңа күрә дә безгә алкоголь (исерткеч эчемлекләр) куллану, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Алар тәнне зәгыйфьләндерә, саулыкны киметә. Гигиена таләпләрен үтәү, чиста-пакь итеп киенеп йөрү, инфекцион авырулардан саклану да – шулай ук мөһим.

Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) болай дигән:

“Хисап көнендә шул өч сорауга җавап бирми торып, кеше азат ителмәс:

1)    Үз тормышыңны ничек һәм кайда үткәрдең?

2)    Үз гамәлләреңне нинди максатларда башкардың?

3)    Үз мал-мөлкәтеңә ничек ия булдың һәм аны нинди максатларда тоттың?”

 

Гаилә әгъзалары каршындагы бурычларыбыз

Хөрмәтле вә гыйззәтле мөселман туганнар!

Безнең динебез һәр гаилә әгъзасына аерым бер бурычлар йөкли. Гаилә ул – үзе бер җәмгыять, кеше анда үсә, шәхес булып формалаша. Гаиләдәге әти-әни, балалар һәм башкалар – шул кечкенә генә бер җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары.

Иң башта ата-аналарның балалары каршындагы бурычларына тукталып китик. Ата-аналарның үз балалары каршындагы бурычлары турында шуны әйтергә була: ата-аналар үз балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары, үз халкына һәм хәтта бар кешелеккә файда китерә торган шәхесләр итеп тәрбияләп үстерергә тиеш.

Әнәс ибне Маликтан (радияллаһу ганһу) Аллаһ Рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) түбәндәге сүзләрен җиткерәләр: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз, аларны яхшылап тәрбияләгез һәм өйрәтегез” (Ибне Маҗәһ Сүнәне, 1211).

Ата-аналар, балаларына җиде яшь тулганчы аның сәламәтлеге турында аеруча нык кайгыртырга һәм аларга үрнәк булырга тиеш. Җиде яше тулгач, балага белем һәм әхлак тәрбиясе бирүгә зуррак игътибар ителә. Ә аннары аңа ниндидер һөнәр (белгечлек) бирү өстендә эшләргә, әгәр дә аның моңа сәләте булса, аны сәнгатьнең ниндидер бер тармагына тартырга кирәк. Балага тормышта аякка басарга, гаилә корырга, үз йортын булдыруга да ярдәм итү  зарур.

Балаларның ата-аналары каршындагы бурычларына килгәндә исә, алар шулкадәр күп, аларны санап та бетерергә мөмкин түгел. Аллаһ Рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) хәдисләренең берсендә әйтелгән: “Бала бервакытта да атасы биргәннәрне түләп бетерә алмаячак. Хәтта аның әтисе кол булып, ул аны сатып алып ирекле итсә дә” (Тирмизи, 1971 нче хәдис).

Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): “Баланың әнисе каршындагы бурычлары әтисе каршындагы бурычларына караганда күбрәк”, – дип басым ясап әйтә.

Балалар ата-аналарына яхшы сүзләр генә әйтергә, аларга карата игелекле гамәлләр генә эшләргә, аларга хәтта “Уф” дип тә әйтмәскә, аларның кәефләрен төшермәскә, аларның күңелләрен күтәрә торган әйберләр генә сөйләргә тиеш. Боларның барысы да – Раббыбызның хөкемнәре. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди:

 

وَقَضَى رَبُّكَ أَلاَّ تَعْبُدُواْ إِلاَّ إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِندَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلاَهُمَا فَلاَ تَقُل لَّهُمَآ أُفٍّ وَلاَ تَنْهَرْهُمَا وَقُل لَّهُمَا قَوْلاً كَرِيمًا

 

“Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсә, син аларга “Уф” та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр генә сөйлә!” (“Бәни Исраил (Ягъкуб балалары)” сүрәсе, 17/23).

Туганнар каршындагы бурычларны да игътибарсыз калдырырга ярамый. Өлкәннәрне хөрмәт итү, кечкенәләргә карата мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булу – динебез хөкемнәре.

Үз якыннарыңа карата да яхшы мөнәсәбәттә булу зарур. Аларны хөрмәт итү, алар турында кайгырту, аларга ярдәм күрсәтү – аларның никадәр якын булуына карап башкарылырга тиеш.

Күршеләр каршындагы бурычларга килгәндә исә, ул да мөһим бурычларның берсе булып тора. Ибне Гомәр һәм Гайшә (радияллаһу ганһумә) җиткергән риваять буенча, Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) болай дигән:

 

ما زال جبريل يوصيني بالجار حتي ظننت انه سيورثه

 

“Җәбраил миңа күршемнең хокуклары турында бертуктаусыз сөйләде. Мин хәтта күршемне мирасчым итәргә җыенамы икән әллә ул дип тә уйлап куйдым” (Мөслим. Китабел-бирр вәс-сылә вәл-әдәб. – Том 8/94. – 140-141 нче хәдисләр).

Икенче бер хәдисендә Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) болай ди: «Аларга зыян китермәячәгенә инанмаган кешенең күршеләре камил мөселман булмас» (Рияду Салихин. – Том I. – 303 нче хәдис).

 

Хөрмәтле мөселманнар!

Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) үзенең “Хушлашу вәгазендә”, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, бик тә әһәмиятле сүзләр әйтә. Ул үзенең бу вәгазендә хокук һәм бурычларны бик ачык итеп аңлата: “Ий кешеләр! Сезнең хатыннарыгыз каршында бурычларыгыз бар. Сез аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Ә хатыннар – ирләренең аларга карата булган хокукларына игътибарлы булырга тиеш. Бер мөэмин икенчесенә – туган. Бер мөэминнең милке икенчесе өчен – хәрәм (ул аны үзе биргән очракларны исәпләмәгәндә). Мин сезгә тиешле дини хөкемнәрне китердем һәм сезгә, сез аларга тәкълид итсен өчен, ике әйбер калдырдым: аларның беренчесе – Коръәни-Кәрим, икенчесе – минем Сөннәтем”.

 

Кадерле дин кардәшләр!

Бурычлар Аллаһ каршындагы бурычларга һәм Аның коллары каршындагы бурычларга бүленә, дидек. Әгәр дә: “Аларның кайсысы беренчел әһәмияткә ия?” – дип сорасалар, без түбәндәгечә җавап бирәбез.

Бу бурычларның икесе дә бик мөһим. Кайвакыт кешеләр каршындагы бурычлар әһәмиятлерәк тә булып тоела. Чөнки, Аллаһ Рәхимле вә Гафу итүче. Әгәр безнең Аллаһка кылган гамәлләребездә җитешсезлекләр булса, без Хисап көнендә Аның ярлыкавына өмет баглый алабыз. Кешеләрдә рәхимлелек һәм гафу итүчәнлек сыйфатлары Аллаһныкына караганда күпкә азрак икәнлеген исәпкә алып, безгә аларның хокукларын бозудан читтә торырга тырышырга һәм алар алдында бурычлы булып калудан сак булырга кирәк.

Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бурычлары белән вафат булган бер сахабәсе өчен җеназаны (мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда укыла торган намазны) да үзе укымаган, аны укуны үзенең икенче бер сахабәсенә тапшырган. Сахабәләренең берсе үлгән кешенең бурычын кайтарганнан соң да Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аның өчен җеназа укымаган (А.Х. Аксеки. Олы илмихәл. – Б. 198).

Монда игътибарга лаек бер урын бар: Аллаһ колларының хокуклары исламда бик югары бәяләнә.

Әбу Һүрайра (радияллаһу ганһу) шушы хәдисне тапшыра. Аллаһ рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бервакыт үз сахабәләреннән: “Кемнең банкрот булуы сезгә билгелеме?” – дип сораган. Сахабәләр: “Ул – акчасы да, мөлкәте дә булмаган кеше”, – дип җавап биргән. Аларның бу сүзләреннән соң, Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) болай дип әйткән: “Кем укыган намазлары, тоткан уразалары, биргән зәкятләре, тик шул ук вакытта, кемдер башка берәүне ачуланып сүккән, аңа кара яккан, икенче берәүнең мөлкәтен канунсыз ашаган [үзләштергән], өченче берәүнең канын түккән яки кемнедер кыйнаган гамәлләре белән Хисап көненә килә – минем өммәтемдә шул кеше банкроттыр. Кылган изге гамәлләрен ул, аларны җәберсеткән өчен, үзе рәнҗеткән кешеләргә бирергә тиеш булачак. Әгәр дә аның игелекле эшләре бу кешеләргә әҗерен түләгәнче бетсә, ул кешеләрнең гөнаһлары аңа күчереләчәк, һәм ул, шул кешеләрнең гөнаһлары өчен, Җәһәннәм утына ташланачак” (Мөслим. Китабел-бирр. – Т. 8/59).

Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әлеге сүзләренә дә зур игътибар бирергә кирәк:

“Хисап көнендә бар хокуклар да мотлак рәвештә торгызылачак. Хәтта мөгезсез сарык та мөгезле сарыктан үз әҗерен алачак” (Мөслим. Китабел-бирр. – Т. 8/60).

“Әгәр кем дә булса икенче берәүнең бер уч җирен булса да рөхсәтсез алса, аңа алганы кадәр җиде тапкыр арттырып түләү йөкләтеләчәк” (Рияду салихин. – Т. 1/209).

 

Халкыбыз һәм дәүләтебез каршындагы бурычларыбыз

Аллаһ рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) башкаларга киңәш иткән гамәлләрне шәхсән үзе дә башкара торган булган.

Һиҗринең унберенче елында, авыру сәбәпле көчен югалтканда, бер кулы белән абыйсы Габбас улы Фазылга, икенче кулы белән абыйсы Әбу Талип (радияллаһу ганһумә) улы Галигә таянып, Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) мәчеткә килә. Мәчеттә ул мөнбәргә күтәрелә.

Аллаһы Тәгаләгә мактаулар җиткергәч, ул болай ди: “Ий кешеләр, әгәр дә мин кемнең дә булса аркасына суккан булсам, менә минем аркам, аның өчен җавап итеп, килсен дә минем аркага суксын. Әгәр дә мин кемгә дә булса бурычлы булсам, минем мөлкәт каршыгызда – үзенә тиешлесен барып алсын”. Аннары мөнбәрдән төшеп өйлә намазын укыган. Намазын укып бетергәч, мөнбәргә менеп, тагын шул ук сүзләрне кабатлаган. Шулвакыт бер кеше Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аңа өч дирһәм бурычы барлыгы турында әйткән. Бу бурыч аңа шунда ук кайтарып бирелгән (Кыйссасел-әнбия. – Т. 1/235-236).

Икенче бер риваятьтә, икенче бер кеше, бер сугыш вакытында Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) камчы белән бер хайванга сугам дип, аңа тидерә алмыйча, ялгыш шул кешегә камчысы белән сугуы турында әйтелә. Хәзер инде ул моның өчен җавап бирергә теләвен белдергән. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) өеннән шул камчыны табып китерергә һәм ул кешегә, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аңа сугыш вакытында ничек итеп суккан булса, шулай ук итеп үзенең аркасына сугарга кушкан. Ләкин ул кеше, сугыш вакытында киемен салып ташлаган булуы, аркасының ачык булуы, шуның өчен дә ул Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)  шәрә аркасына сугарга тиешлеге, шул вакытта гына ул тиешле әҗерен алачагы турында әйткән. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) күлмәген җилкәсенә кадәр күтәргән дә, аркасын ачып, шул ачык тәнгә сугарга кушкан. Тик теге кеше Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аркасында, ике калак сөяге арасында, пәйгамбәрлек мөһерен күреп, кулындагы камчысын ташлаган да, шул мөһерне иелеп үпкән. Аннары ул Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) күлмәген кире төшереп, болай дип әйткән: “Мин әҗерен кайтарырга, синең аркаңа сугарга теләмәгән идем, бары синең аркаңдагы шул мөһерне генә үбәргә ниятләгән идем. Мине гафу итәрсең дигән өметтәмен”.

 

Хөрмәтле мөселманнар!

Аллаһ һәм Аның коллары каршындагы бурычларга артык тирән кереп китмичә генә, темабызның дүртенче бүлегенә – халкыбыз һәм дәүләтебез каршындагы бурычларга күчик.

Бу бурычларны башкача гражданлык бурычлары дип тә атыйлар. Болар – гражданнарның үз халкы каршында, дәүләт, үзе яшәгән илдәге дәүләт хезмәткәрләре каршындагы бурычлары. Дәүләт системасында эшләүче кешеләр илнең бар халкын да яратырга, алар мәнфәгатьләрендә хезмәт куярга, илнең гражданнары дәүләт структурасы эше белән канәгать булсын һәм үзләренең тормыш дәрәҗәләрен күтәрә алсын өчен тырышлык куярга тиеш.

Шулай итеп, дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең гражданнар каршындагы бурычлары да мөһим. Алар ил гражданнарының хокукларын, аларның вөҗдан пакьлеген якларга, илдә тәртип сакларга тиеш.

 

Кешеләрнең бер-берсе каршындагы бурычлары

Кадерле туганнар!

Аларның мөселман булу-булмавына карамастан, кешеләрнең бер-берләре каршында бурычлары бар. Аларны гомумкешелек бурычлары дип атарга була.

Аллаһы Тәгалә безгә болай ди:

 

إِنَّ اللّهَ يَأْمُرُ بِالْعَدْلِ وَالإِحْسَانِ وَإِيتَاء ذِي الْقُرْبَى وَيَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاء وَالْمُنكَرِ وَالْبَغْيِ يَعِظُكُمْ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ

 

“Тәхкыйк, Аллаһы Тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына яхшы эшләр кылырга вә якын кардәшләрнең хакын үтәргә боера вә Аллаһ сезне тыя фәхеш-хәрәм эшләрдән вә шәригать белән сабит булмаган бидгать гамәлләрдән һәм зураеп хактан качудан, хаксыз золым итүдән. Аллаһ сезне вәгәзьли, шәят, вәгазьләнерсез!” (“Нәхел (Бал кортлары)” сүрәсе, 16/90).

Бу темага кагылып, Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) болай дип әйтә: “Үзең өчен нәрсәне яратсаң, якының өчен дә шуны ук ярат, үзеңә теләмәгән бер нәрсәне дә якыныңа теләмә” (Бохари. Китабел-иман. – Т. 1/13).

Әлеге аять һәм хәдис, үзебезнең шәхси һәм җәмәгать каршындагы бурычларыбызны билгеләгәндә, безнең тугры ярдәмчеләребез булып тора. Безгә әйтелгәнчә, кешеләрнең тормышына һәм ирегенә, мөлкәтенә, вөҗданына хөрмәт вә игътибар күрсәтү – безнең өчен мәҗбүри эш булып исәпләнә.

Шул ук вакытта, башка кешеләргә хөрмәт күрсәтү һәм сөю хисе белән карау, аларга ярдәм итү, алар өчен җаныңны фида кылу (корбан итү) кебек эшләрне без бернинди мәҗбүр итүләрсез дә эшли алабыз.

Башка кешеләрнең тормышына, ирегенә, вөҗданына игътибарлы булган кеше башкаларның да тормышына, ирегенә, вөҗданына игътибар белән карарга лаек.

Аллаһы Тәгалә безне хак һәм туры юлдан аермасын. Безне Аллаһка һәм Аның колларына мөнәсәбәтле хокукларына һәм бурычларына игътибарлы булучылардан әйләсә иде.

Амин!

Иҗтиһад итү – бездән, уңыш – Аллаһтан.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН