string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4647.html"
30.05.2014 10:02

Татар дин әһелләренең IV Бөтенрәсәй Корылтаенда кабул ителгән әлеге документ, Ислам тәгълиматының нигезләрен, дәүләт конфессиональ мөнәсәбәтләрне, хәзерге заман өчен мөһим иҗтимагый мәсьәләләрне аңлата. Документ, шулай ук татар мөселман руханиларының дәүләт һәм дөньяви җәмгыятькә карата тоткан мөнәсәбәтен ачык билгели. Аның төп предметы дини тәгълимат һәм социаль мәсьәләләр, шулай ук дәүләт һәм җәмгыять яшәешенең, татар-мөселман өммәте өчен XXI гасыр башында һәм якын киләчәктә актуаль булып калган чаралар.

Концепция - татар халкын Ислам кыйммәтләре нигезендә берләштерүгә бер адым булырга тиеш.

 

1.Татар халкы тарихында - Ислам

Ислам - Иделбуе төбәкләрендә VII-VIII гасырларда шәрык илләре белән сәүдә итү, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә тарала башлый. Яңа этап, 922 елдан, Багдад илчелегенең вәкаләтле вәкиллеге рәсми рәвештә Иделбуе Болгар дәүләтен мөселман дөньясының бер өлеше итеп таныгач башлана.

IX гасыр ахыры - X гасыр башы Иделбуе Болгар иле өчен дәүләтнең формалашуы, аякка басуы гына түгел, ә дини-хокукый системаның да оешү вакыты була. Хәнәфи мәзһәбенең альтернатив фикерләргә һәм җирле гореф-гадәтләргә хөрмәт саклавы Ислам диненең тыныч юл белән тиз арада таралуына сәбәпче була.

Алтын Урда дәверендә дини-хокукый мәсьәләләрнең торышы Бол­гар чоры белән охшаш. Бу - дәүләтнең дә, дини-сәяси җитәкчелекнең дә төп максаты - илдә тәртип урнаштыру, тынычлыкка, муллыкка ирешү була. Фикер төрлелеген рөхсәт иткән Ислам, әгәр дә ул көчләп тагыл-маса, нәкъ менә шушы мөмкинлекне тудыра. Алтын Урдада Ислам диненең бу үзенчәлеге башка диннәргә һәм мөселман дөньясының үз эчендәге төрле агымнара карата тыныч карашта торуында чагылыш таба. Алтын Урданың башкаласында төрле мәзһәб: хәнәфи, шәфигый, мәлики әһелләре, галим-руханилар,шулай ук суфилар яши.

Ислам тарихының алдагы этабы, рәсми юнәлеше хәнәфи мәзһәбе булган мөстәкыйль татар ханлыклары: Әстерхан, Казан, Себер һәм башкалар оешу дәвереннән, ягъни XIV йөздән башлана. Бу дәүләтләрдә Ислам X гасырның башыннан алып XVI гасырның бе­ренче яртысына кадәр абстракт гыйлем рәвешендә генә түгел, бәлки формалашкан социаль-икътисади, сәяси шартларда үсеш ала.

XVI гасырның икенче яртысында татарлар дәүләтчелеген югал­та, табигый тормыш агышына зыян килә. Җәмгыятьнең тари­хи нигезләрен саклау бурычын халыкның рухи тормышы белән тирәнтен бәйле структуралар үз өстенә ала. Җыен кебек иҗтимагый форумның әһәмияте үсә, нәкъ менә ул үзидарә вазифасын башка­ра. XVI - XVIII гасырларда Ислам татар җәмәгатьчелегенең тотры-клылыгын тәэмин итә. Билгеле, халыкны кыенлыклардан тулысы белән азат итми, әмма социаль структураны һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен мөмкинлекләр тудырыла. Дин, татарларның исән калу­ында, югары сәләткә ия зур көч булып чыга. Ул социаль интеграция, җәмгыятьтә хөкем-тәртип вазифаларын башкара. Сакланып калган дини институтлар татарларда социаль һәм сәяси яктан төрле сыйныф-төркемнәрне берләштерү, татулаштыру, шулай ук үзидарә, үзлегеннән оешу мөмкинлеген тудыралар.

Шуның белән бергә XVIII гасырның икенче яртысында өстәмә социаль-сәяси һәм идеологик институтларның кирәклеге ачыкла­на. Әкренләп Россия империясе хакимияте дә, аеруча Екатерина II идарәсе вакытында, нигездә, Ислам кануны белән яшәешен чикләгән татар халкының ихтыяҗларын игътибарга алмауның Россия эчендә тотрыксызлыкка китергәнен аңлый. Шуңа күрә, "чукындыру" (хри­стианлаштыруга карый да көчлерәк, тәэсирлерәк булган, татар хал­кын Россия дәүләт системасына тарту, җәлеп итү механизмын бул­дырырга кирәк була. 1788 елда Оренбург мөселман диния нәзарияте (Оренбургское магометанское духовное собрание) төзелә. Татарлар, XVIII гасыр ахырында - XIX гасыр башында күпләп мәчетләр төзеп, мәчетләр каршында мәктәп-мәдрәсәләр ачып, мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдыру эшенә керешәләр. Алга таба ул яңа фикерләрне таратучы куәтле нигезгә әверелә һәм татарлар арасында­гы милли-мәдәни хәрәкәтнең социаль җирлеге яңарышына китерә.

XVIII  гасыр заманча үсешкә борылыш юлын билгели, шул ук ва кытта иҗтимагый аң, гореф-гадәтләргә нигезләнгән карашлар һәм идеяләр белән тыгыз бәйләнеш саклый. XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башы иҗтимагый һәм дини фикер, иҗтимагый аң өчен хас булган шушы икетөрлелекне саклый. Ул, ике юнәлеш - радикаль идеологик үзгәрешләр һәм гореф-гадәтләрнең көч- куәтен сакларга тиешлекне аңлауның нәтиҗәсе буларак барлыкка килә. Бу шартларда бары тик Ислам призмасы аша гына, халык өчен аңлаешлы образларда һәм мәгънәләрдә яңа фикерләр, карашлар, нормалар кабул ителергә мөмкин була.

XIX    гасырның икенче яртысы - XX гасыр башы татар иҗтимагый фикеренең төп тенденциясен билгеләүче җәдитчелек, дини мәгариф системасының реформасы буларак, барлыкка килә. Татар җәмгыяте дөньяны яңача аңлауга, яңа рухи кыйммәтләргә мохтаҗ иде. Җәдит уку йортлары заманча (шул исәптән дөньяви дә) белем һәм мөселман мәдәнияте арасында күпер булдыру, заман фәннәрен ислам гыйлеме системасы эченә кертү өчен зур тырышлык куя. Бу исә рациональ, универсаль, объективлык принципларына нигезләнгән дөньяви күзаллау моделе элементларын урнаштыру булып чыга. Иске ысулларны яклаучы кадимчеләр - җәдитчелектә мөселман мәдәниятенә һәм аның асыл фәлсәфәсенә куркыныч яный дип уйлыйлар. Кадимчелекнең теоретик базасы - җәмгыятьнең нигезе табигый рәвештә барлыкка килгән бөтенлектә, табигый характерга ия эчтәлектә дигән идеягә корылган була. Кадимчелекнең иң мөһим элементы - ата-баба акылын туплаган гореф-гадәтләрне саклау, бу мирасны инкаръ итү татарларның этно-конфессиональ берлек буларак юкка чыгуына китергә мөмкин дигән тезис була.

XX гасыр башына хәтле Ислам халыкның күп өлеше өчен дөньяга мөнәсәбәтне билгеләүче иң мөһим элемент, ул әдәп-әхлак нигезләрен генә түгел, иҗтимагый-сәяси карашларны да билгеләп торучы була. Бер яктан, аеруча, 1905-1907 еллардагы Рус революциясеннән соң, җәмгыятьтә сәяси көчләр арасында полярлашу көчәя, икенчедән, әлеге сәяси көчләр - гавәм фикеренә мөрәҗәгать итеп, Ислам факто­рын исәпкә алалар. 1917 елда идарәгә килгән большевиклар регионның иҗтимагый-сәяси тормышына иң мөһим, иң әһәмиятле булган кардиналь үзгәрешләрне тиз генә кертми. Татар зыялылары, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләргә нигезләнгән яшәешне саклау, үстерү юлында 1917 елда мөселманнар үзләре үк төзегән рухи-дини характердагы бердән-бер үзәккә - Диния нәзариятенә өмет баглый. 1920 елларда дини мәгәриф һәм вакытлы матбугат мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Ләкин партиянең генераль линиясе катгый чаралар, басым ясау юнәлешендә үсеш ала, бу социаль яшәеш кысаларыннан дини оешма­ларны кысырыклап чыгаруга, төрле чикләүләргә китерә. Хакимиятнең, 1930 еллар уртасында, дини сәясәт юнәлешендәге көчле басымының иң югары ноктасына җитүе, кулланылган ысулларның чамадан тыш арттыру булганлыгын тану һәм башкаларны дингә каршы оештырыл­ган юридик санкцияләр чикли дә, туктата да алмый.

Мөселманнар дини оешмалар һәм рәсми дини идеология белән бәйләнешне югалта башлыйлар. Мәчетләрнең бик әзе генә дини йола­ларны үтәү-үткәрү хокукына ия булып кала, дини күзаллаулар белән дә чикле рәвештә генә таныштырыла.

Ислам гореф-гадәт, йола-канун дәрәҗәсендә генә яши башлый, ләкин нәкъ шушы өлкә рәсми идеология өчен буй җитмәслек бу­лып кала. Дини мәгариф системасын юк итү шартларында, эшләп килүче мәчетләрнең санын кыскартканда, рәсми дини структура мөселманнарның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмый. Әгәр дә 1917 елда Казан губернасында 1152 мәчет булса, 1952 елда, рәсми исәпкә алынган мәчетләрнең саны 351 гә, ә 1965 еллар башы­на 305 кә кадәр төшә. Шуңа күрә Коръәнне белүче һәм Шәригать кануннарын үти алучы руханилар (рәсми булмаган муллалар) институтының үзлегеннән формалашуы аңлашыла да. Шәригать бе­леме буенча иң кирәкле, иң гади әзерлекне дә алмаган бу муллалар, Ислам позициясен тормыш-көнкүреш һәм йола-канун югарылыгында гына саклый алганнар.

Асылда исә, нәкъ менә шулар ярдәмендә мөселман динен саклап калу мөмкин булды. Гәрчә, Исламның иҗтимагый аң формасы була­рак тотрыклы яшәве дә, алмашынучан сәяси һәм социаль шартларга яраклаша алуы да үзенең уңай ролен уйнады.

Бүген, Рәсәйнең үз эчендә, Ислам яңарышы белән бәйле бул­ган, принципиаль мәсьәләләргә җавап бирүне таләп иткән, җитди үзгәрешләр бара. Мөселман җәмәгатьчелеге үз үсешенең аеруча әһәмиятле этабына керде. Ул структура буларак оешты, ләкин дини эчтәлекнең кыйбласын һәм гамәли принципларын әле һаман да төгәл билгели алмады. Яңа этапның аерым әһәмияте шунда, Ислам яңарышының үз кыйбласын төгәл билгеләр өчен, бүген аеруча зур интеллектуаль тырышлык куярга кирәк.

II. Татар халкының Шәригать юнәлеше

I. Татарларның күп өлеше Ислам динен тота. Ул "Әһле әс-Сөннә вә әл-җәмәга" (Сөннәт һәм тынычлык тарафдарлары) буларак бил­геле булган сөнничелек юнәлеше кочагында үзенең чисталыгын, пакълыгын саклап калган. Бу исем белән өммәтләребезнең күпчелеге (аерым мәгълүматлар буенча дөньядагы мөселманнарның 90% тан артыгы) танылган. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сг.в.) Сөннәтен, сәхабәләрнең һәм аларның дәвамчылары - табииннарның гадәтләрен үзләренең кыйбласы һәм карашларының нигезе итеп алган. Әһле әс-Сөннә вә әл-җәмәга - бу традицион, ягъни сөнниченлек юнәлеше Исламның яки дүрт мәзһәбнең (ханәфи, мәлики, шәфигый, хәнбәли) гамәлдәге һәм ике сөнни юнәлешнең (матуридилар һәм әшгариләр) иман (Гакыйдә - дин тоту, дингә ышану) мәсьәләсендә дәвам итүчеләр. Рәсәйдә хәнәфи (төрки халыклар, чәркәсләр, кабардалылар, адыгейләр, осетиннар) һәм шәфигый мәзһәбләре (дагыстан халыкла­ры, чеченнар, ингушлар) таралыш тапты.

Ислам, иң элек, Урта Азия һәм Хорезм аша хәзерге татарларның ата-бабалары яши торган төбәкләргә үтеп керә. Шулай итеп, Ис­лам кануннары һәм бу җирлектәге дини мәктәпләрнең кануннары (хәнәфичелек, матуридичелек, Нәкшбәндийә һәм Ясәвийә суфичылы­гы) Урта Идел буенда һәм Уралда әкренләп тарала башлый, һәм шул вакыттан башлап хәнәфи мәзһәбе татарларның дини традициясенең нигезенә әверелә. Мәзһәбкә нигез салучы әл-Имам әл-Әгзам Әбу-Хәнифә Ногман бине Сабит (һиҗри буенча 150 елда вафат), табииннар буыны вәкиле һәм фикыһ белемен тәртипкә-системага салучы берен­че галим, танылган фәкыйһ. Аль-Хатиб аль-Багдади үзенең "Тарих" хезмәтендә имам әш-Шәфигыйнең укучычысы әр-Раби' әйткәннәрне бәян итә: "Мин ишеттем әш-Шәфигый әйтте: "Фикыһ мәсьәләсенә нәрсә кагыла, алар барысы да Абу-Хәнифәгә мохтаҗлар, чөнки ул -фикыһ белемен үзләштерүдә ярдәм күргән кешеләрнең берсе."

II. Хәнәфичелек рухындагы Ислам һәм Исламны рәсми рәвештә ка­бул итү татарларның ата-бабаларын бербөтен халык итеп берләштерә, "Мөселман" дигән исем аларның үзаңын һәм йөзен билгеләүче була. Тарихи үсеш юлында шулай булды ки, татарларның күп өлеше сөнни дин белеменең Матуриди мәктәбенә тугры булып калды. Имам Абу-Мансур Мөхәммәд бине Мөхәммәд әл-Матуриди (һиҗри буенча 333 елда вафат), Сәмәркандтан булган Әбу-Әюб әл-Әнсәри сәхәбәсе то­кымыннан, сөнни имам әл-Әшгари кебек үк, Басрадагы Әбу-Муса әл-Әшгари сәхәбәсе токымыннан, алар сөнни тәгълиматының актив тарафдарлары буларак билгеле. Имам әл-Матуриди үз вакытында го­муми рәвештә имам Әбу-Хәнифә тарафыннан канунлаштырылган Ис­лам тәгълиматы кануннарын формалаштыра һәм бер системага сала. Имам әл-Матуриди тарафыннан формалаштырылган иман шарты изге Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Сөннәтенә нигезләнгән. Матуридилар һәм әшгариләр диннең төп мәсьәләләре бу­енча, бер карашта торалар, алар арасындагы аермалар формаль, бигүк мөһим булмаган мәсьәләләренә генә карый. Матуридитлар, әшгариләр кебек үк, Әһле әс-Сөннә вә әл-җәмәга Әбү-Хәниф, Мәлик бине Әнәс, әш-Шафгый, Ибн Хәнбәл, әт-Тахави, әл-Ашгари, әл-Матуриди кебек бөек имамнар диннең төп мәсьәләләрендә (гакыйдә), бер үк карашта, бер фикердә булган дип инаналар.Шуңа күрә,үзләренең әлеге имам­нарга карашлары, инанулары белән туры килүчеләр, Әһле әс-Сөннә вә әл-җәмәганың тарафдарлары булып саналалар.

Хәзерге заман татар-мөселманнары динне эзәрлекләү елларын үз башларында кичерүгә карамастан, аннан "чиста" Ислам таралуына карамастан, матуридитлар булып калуын дәвам итәләр, һәм аларның ата-бабалары Сөнни - Ислам күзлегеннән караганда дөрес юлда бул­ган, аңлы рәвештә хәнәфичелек һәм матуридичелек юлын сайлаган дип аңлыйлар.

Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани әйткән: "... әл-Матуриди Мавәрәннәһернең баш Хәнәфиләреннән берсе, үз заманының иң күренекле имамнарының берсе, сәхәбәләр һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) табиинннары арасыннан булган изге бабаларыбызның канунна­рына тугры булган, һәм Әбү-Хәнифә һәм аның әүвәлге дәвамчылары тәгълиматын тирәнтен аңлатып, мисаллар һәм дәлилләр белән халык­ка җиткергән".

Ш. Фикыһ мәсьәләсе Шәригатьтә төп мәсьәләләрдән булмаса да, бүген татар-мөселманнар өчен гамәлдә хәнәфичелек мәзһәбенә тугъры булып калу кискенләште. Йола-кануннарны Хәнәфиләр тәртибенә туры китереп башкаручыларга, дини белемнәре түбән яки бөтенләй надан кешеләр тарафыннан, "һөҗүм" күренешләре ешайды, югыйсә Изге Коръән һәм Сөннәтнең хакыйкатен үзәккә алган хәнәфи мәзһәбенең дөреслеге күптән расланган.

Зур тәҗрибәсе булганга һәм шактый эшкәртелгәнгә күрә, хәнәфи мәзһәбенең өстенлеге һәм кыйммәтләре күп. Ул күп төрле диннәр булган җәмгыятьтә барлыкка килә, формалаша, аның хокукый нор­малары Россиянең хокукый һәм мәдәни киңлегенә аеруча туры килә. Имам Әбү-Хәнифә башка мәзһәбләргә нигез салучы имамнарга кара­ганда әүвәлгерәк чорда яши, ягъни саф Ислам чыганагына якынрак булган дәвердә.Иң мөһиме, хәнәфичелекнең тышкы бәйләнешләр нигезенә тынычлык идеясе салынган. Хәнәфичеләрнең фикере буен­ча, изге сугыш көферлек, инанмау максатыннан чыгарга тиеш түгел. Ул, бары тик, читтән һөҗүм булганда гына кабул ителә. Хәнәфи мәзһәбе җиһадта ата-ана фатихасыннан башка катнашырга рөхсәт итми. Мәзһәбнең хокук кануннары буенча, кеше үтерүчеләргә -мөселманнарга да, мөселман булмаганнарга да бер үк төрле җәза каралган. Хәнәфи мәзһәбенең аермалы сыйфаты булып Сөннәтне тирәнтен анализлауы һәм төрле яклап өйрәнүе тора. Фикыһ, хо­кук чыганаклары буларак Хәнәфиләр мәзһәбе һичшиксез Коръәнгә, Сөннәткә, иҗмагъ, кыяс һәм башкаларга беренчелекне бирү белән бергә,җәмгыятьнең гореф-гадәтләрен һәм йола-кануннарын да исәпкә ала. Башка юнәлеш вәкилләрен дә, дин мәсьәләләрендә, Хәнәфиләр шу­лай ук мөселман буларак кабул итәләр, әмма ӘЬле әс-Сөннә вә әл-җәмәганың тарафдарлары дип санамыйлар, шул ук вакытта, әгәр дә аларның карашлары җәмгыятькә, аның иминлегенә зыян китерми икән, кешеләрне аларның карашлары өчен тәнкыйтьләргә ярамый дигән фикердә торалар.

IV. Хәнәфиләр өчен иң төп мәсьәләләрнең берсе булып, "зур гөнаһлылар"ның иманга килүе хакындагы мәсьәләне Хак Тәгалә хөкеменә калдырыру һәм аларга карата Аның рәхимле булуын өмет итү идеясе тора. Зур гөнаһлылар хакындагы бәхәсне туктату һәм имансызлыкта (тәкфирдә) гаепләүнең нигезсез булуын күрсәтүче кон­цепциясен Дини яктан дәлилләү "иман" һәм "гамәл" күренешләрен аерымлаудан килә. һәм, шул яктан караганда, факт буларак, гөнаһ күренешен кешене имансызлыкта гаепләү өчен нигез була алмавын тану, ул заман кануннары буенча кешегә исән-имин калу хокукы бирә.

Әбү-Хәнифә карашлары Ислам кануннарына туры килмәгән кеше турында имансызлыкта гаепләрлек ашыгыч карарлар чыгармый. Аннан да бигрәк, хәтта кеше үзе дингә ышанмавы хакында ачыктан ачык әйтсә дә, бу әле чыннан да шулай дигән сүз түгел дип саналган.

Шул ук вакытта Әбү-Хәнифә иман һәм гамәл арасындагы бәйләнешне инкяр итмәгән. Минемчә, гөнаһлары әз булганнарны коткару, гөнаһлары зур булганнарына караганда өметлелерәк. Бу очракта, мисалга, ике адәмне кара каршы куярга мөмкин. Әйтик, аларның берсе диңгездә, икенчесе кечкенә елгада бәләгә очрады ди. Икесе өчен дә батмасыннар дип куркам;һәм һәр икесе дә, кыл­ган гамәлләренә тәңгәл рәвештә котылу табарлар дип өмет итәм." Әбү-Хәнифә тарафыннан әлеге бәйләнешнең танылуын күрсәтү әһәмиятле: беренчедән, аны, гөнаһ кылу - кешенең рухына зыян сал­мый дип, санаган катгый карашлы мөрҗиитләрдән аеру, һәм,шуңа күрә, күпчелек мөселманнарның алардан йөз чөерүе. Икенчедән, Әбү-Хәнифәнең чын чынлап иманлы яшәеш тарафдары булуын ассызы-клар өчен, ул гөнаһ кылуны һичничек акламаган. Аерым бер гөнаһ имансызлыкта гаепләү өчен нигез була алмый, әгәр мондый очра­кларга юл куелса, бер-береңә каршы туктаусыз һөҗүм башлана, ахыр чиктә бу кан түгүгә китерәчәк, дигән.

Зур гонаһлылар хакындагы бәхәсне туктату принцибы белән Ис­ламда иман шарты кисешә, ул (иманга килү) бары тик "телдән әйтү һәм йөрәгең белән инану" (икрар бил-л-лисан вә тасдик бт-л- кальб). Ике өлештән торган бу сүзтезмәдә әйтелгәне түгел, ә әйтелмәгәне мөһим. Ягъни, "тиешле гамәл" ('әмәл би-л-әркан). Аны исә иман шар­ты буларак ваһһабиларның идеологик элгәрләре булган хариҗиләр таныган. "Тиешле гамәлне" иман шарты буларак тану, ахыр чиктә тәкфир (имансызлыкта гаепләүне) тануга илтә һәм аларга каршы булган,кирәксез дип табылган һәркемнең үтерелүен аклый. Биредә бик гади мантыйкка корылган: һәркемдә "тиешле гамәл" булмавын танырга мөмкин, һәркемнең дә гөнаһы бар, шулай булгач, һәркемне дә имансыз дип бәяләргә була. Әзракитләр (хариҗиләрнең бер тармагы) җиһадта бирелеп катнашмаган хәтта үз тарафдарларын да имансыз­лыкта гаепләп, үлемгә хөкем иткәннәр. Тиешле җиһад юк икән, тиеш­ле гамәл юк. Тиешле гамәл юк икән, димәк, тиешле иман да юк. Нәкъ менә шушындый мантыйк белән кешеләрне үтерүче һәм террактлар ясаучы бандитлар эш итә. Юкка түгел күрәсең, хәтта безнең көннәрдә дә, иман шартының әлеге ачыктан ачык әйтелгән, гади билгеләмәсе тирәсендә шундый кызу бәхәсләр, чын көрәш бара. Шул рәвешле, "Муаллим ас-сани" нең әүвәлге басмаларында сез Хәнәфиләргә хас ике өлештән торган билгеләмәне табарсыз, ә яңаларында инде өч өлештән торганына тап булырсыз, ягъни "әмәл би-л-әркәм" өстәмәсе белән.

Әбү-Хәнифә үзенең бөтен гомере буе ике өлештән торган иман шарты билгеләмәсе өчен көрәште. "Тиешле гамәлне" иман шарты билгеләмәсенә кертергә мөмкин, әмма бу күренеш иманлы булу бул­мауны түгел, ә бәлки иманның камиллеген билгеләүче күренеш дип таныган башка мәзһәбләрне нигезләүчеләрдән аермалы буларак, бу мәсьәләдә ул җитди, катгый һәм принципиаль иде.

Әбү-Хәнифәнең инсанның эчке дөньясы хакында, иманының ныклы­гы хакында сүз йөртүдән баш тартырга һәм бу мәсьәләне Хак Тәгалә хөкеменә калдырырга кирәк дип нигезле өндәве мөселман өммәте эчендәге мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлгән иде. Хәзерге заман Ислам дине белгечләре, әгәр дә Әбү-Хәнифә концепциясенә ти­ешле дәрәҗәдә куллану таба белсәләр, әйтик, хәриҗитләрнең такфир (имансызлыкта гаепләү) тәҗрибәсеннән котылыр өчен генә түгел, ә бәлки башка диндәге кешеләр белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырыр өчен, тагы да алга таба китә алырлар иде.

Урта гасырда дин мәсьәләсендә туган сугышлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән Көнбатыш традицияләреннән аермалы була­рак, Исламның сабырлыкка, һәм бер береңне хөрмәт итүгә корыл­ган үзенең күп гасырлык тәҗрибәле,гореф -гадәтле дөньясы бар. Көнбатышның төрле диннәр арасындагы диалог идеяләре белән ча­гыштырганда Әбү-Хәнифә концепциясенең өстенлеге шунда, ул үз динеңә ревизия ясарга, аны өр яңадан карап чыгарга кирәк дип тап­мый, киресенчә, динеңне әүвәлге халәттә саклау мөмкинлеген бирә һәм күршеләрең, башка диндәге кешеләр белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеген ача.

Шуңа күрә татар-мөселманнар арасында аңлашылмаучанлык, та­выш-гауга, каршылыклар китереп чыгармас өчен Хәнәфиләр мәзһәбен тотарга кирәк. Шул ук вакытта, йола-кануннарны үтәгәндә бер мәзһәбне тану, татар-мөселманнарны бергә туплаячак һәм ул аларның берлеге билгесе булачак. Нәкъ менә Әбү-Хәнифә принцибыннан чы­гып, әмма сүзгә-сүз мәгънәсендә түгел, бәлки канунның рухына туры китереп гамәл кылырга, моннан 1000 ел элек формалашкан карарларга хәзерге көн шартларында бәя бирергә кирәк. Имамга карусыз һәм тайпылышсыз иярү бары тик Коръәндә, Сөннәттә яки Иҗмагъта катгый һәм ачык итеп дәлилләнгән мәсьәләләрдә генә таләп ителә (галимнәрнең бердәм карары).

V. Шәригатькә каршы булмаган, Исламны кабул иткәч тә татар­лар тарафыннан үтәлеп килгән исламгача яшәгән традицияләр,Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча гореф-гадәт өлкәсенә караган гамәлләр бу­ларак рөхсәт ителә. Дингә һәм акыл эшчәнлегенә каршы куелмаган гореф-гадәт, йола-кануннар, Шәригать өчен дөрес дин табыла һәм ху-планыла. Коръән үзе хокукның бу чыганагын дәлилли: ("...Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһы сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче" 2:233)", "(4:6)" . Шәригатькә нигезләнгән мөселман гореф-гадәтләре һәм бил­геле бер дини гамәлләр, дингә яңалык кертү (бидгат) дип исәпләнә алмыйлар.

Шуңа күрә, дәгъват гыйлеме ягыннан караганда, әйтик, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көнен - Мәүлидне, әти-әнисе Габдул­ла белән Әминәнең никахлашу көнен - Рәгаибне бәйрәм итү, вафат булганнар рухына багышлап аерым аятьләр һәм догалар уку, ашлар үткәрү, догалык белән бөти тагудисбе куллану, Коръән мәҗлесләре җыю, изгеләрнең каберенә зиярәт кылу кебек гамәлләрне тыярга, яисә аларны дингә яңалык кертергә тырышу дип санарга ярамый. Мон­дый бәйрәмнәр вакытында Аллаһы Тәгалә үзенең мөэминнәренә ае­рым бер рәхим-шәфкатен ача. Бу вакытларда мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.)аларга җибәргән Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате итеп олылап искә алалар.

VI.      Бүгенге көндә күп кенә татар-мөселманнар, практик гамәлләргә кагылышлы дини мәсьәләләрне аңлауда, авырлыклар кичерәләр. Күбесе, безнең чынбарлык белән таныш булмаган чит ил улемнарының фәтвәләрен кулланырга мөмкин дип саный.

Ләкин, бары тик, җирле шартлар белән таныш булган үзебезнең ру­ханилар гына, тормышчан шәригать карарлары чыгара алалар. Нәкъ, әнә шул сәбәпле, Хәнәфиләр мәзһәбе кысаларында булган Мөселман Диния Нәзарәтләре каршындагы Улемнар Советларына йөз тотарга кирәк. Безнең галимнәр, сөнниләр арасында танылган чит ил Ислам авторитетларының хезмәтләрен кулланып, өммәтнең ихыяҗларына вакытында бәя бирергә, Шәригать өлкәсенә караган, көн кадагында булган мәсьәләләргә кичекмәстән җавап бирергә тиеш.

VII.     Татар-мөселманнарга үзләреннең рухи тәҗрибәләрен, әйтик, табигый рәвештә мөселманнарның йола-канун өлкәсен (ислам) һәм Хак Тәгаләгә инану өлкәсен (иман) тулыландырып килүче, Исламның әхлак турындагы гыйлемен (ихсан)торгызу да әһәмиятле. Суфийчылык (тасавуф) һәм аның гореф-гадәтләре татар җирлегенә Ислам белән бергә килде, нигездә, Урта Азиядән. Шуңа күрә татарлар арасында ясәвия, кубравия тарикатлары таралу тапты. Х1Х-ХХ йөз башларында нәкшбәндия тарикаты тарала, аңа нигез салучы, мәзһәбе бу­енча хәнәфи булган, Бохаралы шәйх Баһаутдин Нәкшбәнди. Әлеге тарикатның күренекле зур галимнәре Мөхәммәд Закир Камали һәм Зәйнулла Рәсүли.

Исламда суфийчылык мөэминнең эчке дөньясына, аның кичерешләренә, читтән карап, күзәтеп туплаган игътибары белән, иң башлап әхлакый якны чагылдыра. Әхлак исламда- тормыш програм­масы, асылда ул: белемле, әдәпле, ачык, дустанә, ихлас йөрәкле, бөтен кешелек турында кайгыртучы һәм шуның өчен хезмәт итүче, җирне дин нигезендә савыктыру өчен тырышучы күркәм кеше үрнәген тәкъдим итә.

III. Ислам һәм милләтләр

I.         Коръән кешеләрнең бер тамырдан чыкканын ачык күрсәтә: "(49:13)". Шуның өчен Исламда чыгышы яки җенесе буенча өстенлек бирү юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сг.в.) әйткән: "Гарәбнең гарәб булмаган кеше алдында ниндидер өстенлеге булырга мөмкинмени? Гарәб булмаганның гарәб алдында өстенлеге бармени? Яисә кара тәнленең ак тәнле алдында, яки киресенчә? Өстенлек бары тик Аллаһыны зурлап Аңа сыенуда,Алласызлыктан куркуда һәм әдәплелектә!". Шул рәвешле , Исламда, кешенең нинди нәселгә яки кавемгә бәйле булуы түгел, ә рухи якынлык беренче планга чыга. Шуңа күрә, Исламда бик еш "Өммәт" атамасы кулланыла. "21:92". Әлеге мөрәҗәгать барлык мөселманнарның Аллаһы Тәгаләгә булган инану белән берләшкән бербөтен икәнен күрсәтә.

Бүтән дин һәм иман китермәгән кешеләр килгәндә, алар башка җәмгыять вәкилләре булып тора. "(11:118-119)". (10:47)".

II.        Исламда, милләтләргә һәм милләтләр мәсьәләсенә карата, Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән чынбарлыкны, яшәешне кабул итү принцыбыннан чыгып эш итәләр, Аллаһы тарафыннан яратылган табигать һәм кешеләр - кеше тырышлыгы белән үзгәртелә алмый. Әлеге карарга нигезләнеп, мөселман руханилары дини өммәт эчендә кешеләрнең аерым кавем һәм халык булып яшәве мәңгелек һәм үзгәрешсез дин саныйлар.

Шул рәвешле, Ислам Шәригать һәм Ислам кагыйдәләре кысала­рындагы этник үзенчәлекне һәм төрлелекне яклый. Хак Тәгалә "бер­беребезне өйрәнер өчен" безне төрле "кавемнәр һәм халыклар" була­рак яратуын әйтә.Пәйгамбәребез (с.г.в.) Шәрәфләре Сөннәтеннән һәм Мәдинә кануннамәсеннән күренгәнчә, мөселманнарның беренче буы­ны, һичшиксез бер халык булган. Ләкин халыкның бу бербөтенлегенә каршы төшмичә, аның эчендәге һәр нәсел, һәр кавем үз үзенчәлекләрен саклаган. Сүз дә юк,зур абруйлы Мөхәммәд Пәйгәмбәр (с.г.в.), рухи туганлыкны нигез итеп, үз тарафдарларыннан гына да,ягъни кан кардәшлегеннән баш тарткан җәмгыятне генә дә оештыра алыр иде. Ләкин мондый хәл булмады. Мөһаҗирләр Мәдинәгә күчкәч, алардагы дини хисләр шул дәрәҗәдә кайнар һәм куәтле була ки, хәтта алар мал-мөлкәтләрен туганнарына түгел, дин кардәшләренә васыять итә баш­лыйлар. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә аять иңдерә "(33:6)", һәм, шул рәвешле, кан кардәшлек, туганнарның бердәмлеге яклау астына алы­на. Күп кенә башка аятьләр дә туганлыкны сакларга кушалар, дини кануннарга каршы барып, бу бәйләнештән ваз кичүчеләр гөнаһлы дип саналалар. Аллаһы Тәгаләнең төрле "халыклар һәм кавемнәр" булуы­на әһәмияте шуннан күренә ки,ул телләрдәге һәм тән төсендәге аер­маларны "Безнең өчен хикмәтле билге",ди (кара: 30:22).

Ш. Татарларның ата-бабалары нигезләгән мөселман дәүләтләре Ислам цивилизациясе үзәкләреннән шактый еракта урнашкан бул­ган. Шуңа күрә, этник аң, Шәрык илләренә караганда, татарларда күпкә иртәрәк формалаша. XX йөз башында, татар җәмгыятендә милли идеяләр бик тиз Ислам белән берләшә, диннең тоткан уры­нын ныгытуга нигез булып тора, шул ук вакытта милли үзаң, мил­ли мәдәниятнең үсешен, төрле "чир"ләргә каршы торучанлыгын ны­гыталар. Татар зыялыларының күбесе Исламны милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше буларак кабул итте, җәмгыятьнең әдәп-әхләк нигезе, халыкны алга алып баручы куәт, рухи көч итеп.

IV. Пәйгамбәребез Мөхәммәдиең (с.г.в.) бер гыйбарәсе бар: " Ватан­га мәхәббәт - иман күренеше" (Әс-Сахави. Әл-макасид әл-хөснә). Рос­сия - татар-мөселманнар өчен Туган ил булып тора. Россия дәүләтен төзү һәм аны саклау эшенә безнең ата-бабаларыбыз зур өлеш кертте. Бүгенге көндә Россиядә яшәүче һәр мөселманның ният-хыялларын тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләре булуын аңлау бик мөһим, чөнки дәүләт тулы канлы конфессиональ сәясәт алып барырга әзер, шул җөмләдән Исламга карата да.

Татар-мөселманнар гасырлар буена башка халыклар һәм диннәр белән янәшә яшиләр. Бер яктан бу күренеш аларны баета, һәм, икенче яктан, үсеш һәм уңыш өчен эттәргеч тә бирә. Менә шушында безнең башка мөселман милләтләре белән чагыштырганда өстенлегебез ча­гыла. Мәдәниятләр һәм цивилизацияләрнең бер-берсенә кушылу үзәгендә булуы һәм Россиянең халык хуҗалыгын үстерүдә актив кат­нашуы, татарлар өчен мөселман халыклары арасында иң алдынгы ха­лык булу мөмкинлеген тәэмин итә.

IV Ислам һәм хакимият мәсьәләләре

Ислам доктринасының дини нигезләре. Ислам доктринасының мөһим үзенчәлеге булып,кешелек җәмгыяте үсешендә урын алган социаль-экономик үзгәрешләргә ачык булуы тора. Изге Коръән һәм Сөннәт сәяси идәрә формасын бер, һәм,һәрвакыт бер генә төрле бу­лырга тиеш дип карап, җәмәгатьчелек хөкеменә калдыралар.

Ислам гыйлеменең илаһи кодрәте, зирәклеге шунда, Коръән мөселманнарның сәяси тормышына чикләнгән, катгый карарлар бир­ми. Мөселманнарның изге Китабында хакимиятнең нинди шәкелдә булырга тиешлеге хакында арым карар юк. Монархия яки республи­камы ул, деспотизмга яки демократиягә корылганмы; хәкимиятнең рухи һәм дөньяви тармаклары, идарәнең башкарма һәм хокук тарма­клары үзара ни рәвешле ярашырга тиеш? һәм дә инде хакимият үзе ничек формалаша - хөкемдарны сайлау юлы беләнме, алдагы хакими­ят башлыгының карары беләнме, яисә нәсел буенча тапшырыламы? һ.б. Кыскасы, Коръән безнең карамакка бары тик бер ничә генә асыл принцип бирә, җәмгыятьтәге хакимият мәсьәләсе шулар нигезендә хәл ителергә тиеш:

"(3:159)". Бу аять белән, эчтәлеге буенча якын булган, икенче бер аять янәшә тора "(42:38)". Әлеге аятьләрдән хөкемдарның үз хал­кы белән киңәш-табыш итүе, консультация-шура принцибы килеп чыга. Идарә шәкеле нинди булуына карамастан, хакимият халык белән киңәшергә, аның ихтыяҗларына, үтенечләренә игътибарлы булырга,үз сәясәтендә аларны чагылдырырга тиеш. Әлеге идарә ча­ралары формаль рәвештә булуы белән түгел, ә дәүләт сәясәтенең ха­лык ихтыяҗларыннан чыгып төзелүе белән әһәмиятле булырга тиеш.

-"(4:58)". Бу аятьтә гаделлек идеясы формалаштырылган ('адль).

Безнең көннәрдә демократия һәм тигезлек идеяләре буларак ка­бул ителергә хаклы әлеге принциплар Коръән (Ислам) теориясенең нигезе булып торалар. Күрәсең, әлеге асыл кануннар гомумкешелек эчтәлегенә ия.

Хакимият мәсьәләсен чагылдыручы Коръән карарлары вәхи Сөннәттә чагылыш таба, гәрчә ул да мөселманнар өчен киң сай­лау мөмкинлеген калдыра. Коръәнгә ияреп, Сөннәт тә хакими­ят вәкилләренә буйсынуны раслап килә. Игелеккә йөз тоткан Пәгамбәребез (с.г.в.) өйрәтте: "Тыңлау һәм буйсыну - мөселманның вазифасы - аңа ошаса да, ошамаса да"; "Әгәр дә әмирнең карарлары күңленә хуш килми икән, бераз түзсен"; "Хәтта кара тәнле колны сезнең өстән хаким итеп куйсалар да - буйсыныгыз һәм тыңлагыз!"

Шул ук вакытта Сөннәт болай дип ассызыклый: " Аллаһы Тәгаләгә тәкъва кылмауда буйсыну юк, бары тик яхшылыкка буйсыныгыз!". Соңыннан Пәйгамбәребезнең (сг.в.) әлеге гыйбарәсе Шәригатьнең нигез канунына әверелә: "Хак Тәгаләдән тәкъва кичеп хайванлыкка буйсыну юк" (ла та'а ли махлюк фи ма'сыйат әл-Халик).

Хөкемдарның халык алдында җаваплылыгын Шәрәфле Пәйгамбәребез (с.г.в.)түбәндәге сүзләр белән күрсәткән: "Сезнең һәркайсыгыз - көтүче (халык башлыгы), һәркайсыгыз үзегезнең мәхәлләгез өчен җаваплы..."

Дини һәм дөньяви. Хәзерге заман Ислам дин гыйлеменең иң мөһим бурычларының берсе мөселман гореф-гадәтләре нигезендә дөньяви дәүләт күренешен аңларга тырышу. Бу яктан мөселман җәмгыятендә төрле күзаллаулар яши. Әйтик, хакимият Аллаһы Тәгаләдән бирелә дигән караш бар. Әлеге фикер тарафдарлары "(3:26)" аятьне мисалга алалар һәм үзләренчә аңлаталар. Әлеге аятькә аваздаш аятьтә:"Аллаһы Тәгалә властьны(мульк) кемгә тели, шуңа бүләк итә" " (2:247)", дип әйтелә. Коръән тәгълиматына килгәндә хөкем, идарә, карар кабул итү кебек күренешләр дә Хак Тәгаләгә тарфыннан кешесенә карап бирелә (6:62; 28:70, 88; 40:12), барысы да аның хөкемендә һәм бары тик Аның хөкемендә: (6:57; 12:40, 67).

Изге Коръән дин һәм сәясәтне аерып карый.Моңа пәйгамбәр Самуилның рухи идәрәсе һәм Саул патшаның дөньяви идәресе гыйбрәт булып тора (Карагыз:2:246-251).

Шәрәфле Пәйгамбәребез (сг.в.) дини һәм дөньяви өлкәне төгәл итеп аера. һәм Үзен бары тик беренчесендә генә, белгеч буларак, таный. Хәдисләрдә әйтелгәнчә: Пәйгамбәребез (сг.в.) бервакыт, гомерләре буе шул эш белән шөгыльләнгән Мәдинә кешеләренә: "Пальма агачларын серкәләндерергә кирәк түгел", дигән. Аның фикерен тыңлаган мәдинәлеләр икенче елда уңышның бик әз булуына игъти­бар иткәннәр. Бу хакта белгәч, безнең Шәрәфле Пәйгамбәребез (сг.в.) әйткән ди: "Мин гади бер кеше (башар). Әгәр дә мин дингә кагылышлы мәсьәләләргә карата киңәш бирәм икән, минем сүзләремне тыңлагыз; әгәр дә мин үз карашым буенча нәрсәдер әйтәм икән, мин бары тик -адәм баласы". Хәдиснең икенче версиясе буенча : "Дөньялыкка кагы­лышлы хәлләрне үзегез хәл итегез, ә дингә кагылышлы мәсьәләләрне мин хәл итәрмен". Шуннан соң үзенең танылу тапкан сүзләрен бәян иткән: "Дөнья хәлләрен сез яхшырак белерсез".

Сөннәт буенча, сәясәт мәсьәләләрен Шәрәфле Пәйгамбәребез (сг.в.) мөселман җәмгыятенең дөньяви ягы буларак караган. Бу мәсьәләләрдә ул: "Эшләре хакында алар белән киңәш кыл", дигән. Хак Тәгаләнең әмере буенча мөселманнар белән киңәш (шура) тот­кан. Гади мөселманнарга киңәш өчен мөрәҗәгать итү күренеше үзе үк, сәяси тормышның дөньяви табигатенең дәлиле булып тора. Дини, рухи мәсьәләләрне Шәрәфле Пәйгамбәребез (сг.в.) шура белән берлектә хәл итмәс иде бит.

"Дөньяви" өлкә итеп Пәйгамбәребез (сг.в.) хөкем өлкәсен дә исәпләгән. Бары тик шулай булганда гына аның сүзләрен аңларга була. "Мин гади кеше (башар). Сез миңа үзегезнең дәгъваларыгыз белән киләсез. Кайчагында аерым берәүләрегез сүзгә остарак булып чыга, дәлилләрне инандырыр хәлдә аңлата, аның матур сөйләве тәъэсирендә мин хөкемне аның файдасына хәл итәргә мөмкинмен. Ләкин шуны белегез, кемдер файдасына икенче берәүгә тиешлене ка­рар кылам икән, ул чагында бу - Тәмуг утыннан. Инде бу кеше үзе уйласын: кабул итәргәме бу карарны, әллә кабул итмәскәме".

Дөньяви дәүләтне атеистик дәүләттән аера беләргә кирәк. Дөньявилек позициясе дин мәсьәләсен шәхси сайлап алу өлкәсенә тапшыруда чагыла. Шул рәвешле дөньяви дәүләт төрле дини оешма­лар белән эш йөртә ала һәм дин юлына басканнарга ярдәм кулы суза ала.

Күп милләтле һәм поликонфессиональ Россия шартларында дөньяви дәүләт иҗтимагый төзелешнең иң оптималь формасы, чөнки бу хәл төрле дин вәкилләренә бер үк дәрәҗәдәге хокукларга һәм мөмкинлекләргә ия булу юлын ача. Бүген мөселманнар үз иленең тарихында беренче тапкыр ирекле булып яшиләр, алар башка дин вәкилләре белән бер тавыштан фикерләрен ачыктан ачык әйтә ала­лар, шөбһәсез Рәсәй дәүләтенең дөньяви характеры Хак Тәгалә та­рафыннан бер Йорт-Россия түбәсе астында җыелган халыкларының берләштерү өмете булып тора. Дөньяви дәүләт - имансызлар (көферләр) иле түгел, "сугыш җирлеге" (дар әл-харб) түгел, ул тигез мөмкинлекләр дәүләте, шул җөмләдән мөселманнар өчен дә.

Гасырлар дәвамында ата-бабаларыбызның канын түккән ялгышлар һәм тәҗрибәләр юлы белән, Россия халыклары киләчәк буын алдын­да күмәк җаваплылык тоярга өйрәнәләр. Әлеге иҗтимагый өлкәнең дөньяви эчтәлеге Ватаныбыз гражданнары өчен иң югары дәрәҗәдә уңай күренеш булып тора.

Дини хакимият (Рухи идарә). Дөньяви дәүләтне танып, Ислам ту-рыдан-туры мөселман өммәтенең эчке тормышына кагылышлы дини идарә мәсьәләләрен, нигездә, үзидарә карамагына калдыра.

Урта гасыр мөселманнарының, мөэминнәренең башлыгы Корәеш нәселеннән сайланырга тиеш дигән тәгъбире тирәнтен аңлауны таләп итә. Әлеге гыйбарәне сүзгә сүз аңлау Рәсәй мөселманнарын рухи җитәкчедән мәхрүм итәргә мөмкин. Әлеге принцип, формаль рәвештә, аерым хәдисләргә таяна. Ләкин факт буларак, мөселманнар җитәкчесе итеп Корәеш нәселе кешесен сайлау ихтыяҗы, сәяси ситуациянең нәтиҗәсе булган конкрет тарихи шартлардан килеп чыга.

Пәйгамбәребез(с.г.в.) вафатыннан соң ислам өммәтендә идәрә мәсьәләсе хакында берничә караш тәкъдим ителә.Игътибарны җәлеп иткәннәре хариҗиләр һәм шигыйләрнең тәкъдимнәре була. Шигыйче-лек: идәрәне нәсел буенча тапшыру, аны "Пәйгамбәр гаиләсе" эчендә саклау ягында була. Хариҗиләр,киресенчә, мөселман өммәтенең җитәкчесе һәр кеше була ала, дип игълан итәләр. Сөнниләр исә бу ике як арасында уртак позицияне саклап калалар: Хәлиф сайла­нырга тиеш, ләкин барлык кеше арасыннан түгел, ә Пәйгәмбәребез нәселеннән булганнар арасыннан, диләр, ә бу исә "Пәйгамбәребез гаиләсе" нә карый күпкә кәбрәк кеше санын үз эченә ала.

Сөнниләрнең урталык позициясе мөселман җитәкчесенең идәрәсен рәсмиләштерүдә генә түгел, ә бәлки аның хокукын, дәрәҗәсен билгеләү мәсьәләсендә дә саклана. Әлеге өлкәләрнең барысында да сөнниләрнең позициясе уртаклык саклауга кайтып кала. Рәсәй мөселманнарының башлыгы әнә шул позициядән чыгып билгеләнергә тиеш.

Россиядә әлеге мәсьәләләр Ислам полеконфессиональ дәүләт шарт­ларындагы яшәешен аңлаган оешма-институтлар тарафыннан хәл ителергә тиеш.

Россиядә мөселманнарның лидерлары булып Мөселман Диния Нәзарәте җитәкчеләре тора. Әлеге институтның үрнәге булып 1788 елда оешкан Оренбург мөселман диния собраниесе исәпләнә, соңрак, хәзерге көнгәчә эш итүче Мөселман диния нәзарәте исемен ала.

Әлеге структураны Россиянең үзенчәлекле шартларында мөселманнарның дини идәрә принципларын тормышка ашы­ру күренеше буларак аңларга кирәк. Диния нәзарәте институты, мөселманнарның үз ихтияры белән, үзлегеннән оешып, Россиядәге Исламның рухи үзәгенә, үзәк әгъзасына әверелә. Ә аның башлыгы булган - мөфти - мөэминнәрнең дини тормышын оештыручы, тиеш­ле дәрәҗәдәге дини белемгә ия булган, ватандашларыбыз өммәтенең рухи җитәкчесе булып таныла.

Сугыш һәм тынычлык мәсьәләсенә караш. Дин иреген тану

I.         Исламда сугыш һәм тынычлык мәсьәләсе "җиһад" гыйбарәсенең аңлатмасы белән бәйле. Бер яктан бу нәфес белән көрәш, икенче яктан - гаделлек өчен көрәш. Исламда Зур җиһад (иманда тырышлык) - түбән инстиктлар, нәфес белән көрәшне, дәртне тыю, барлык кимчелекләрдән һәм тискәре сыйфатлардан үзеңне арындыру, башкаларга карата көнләшү һәм нәфрәттән азат булуга омтылуны аңлата. Ә кечкенә җиһад - ул дин өчен гадел көрәш.

II.        Кечкенә җиһад һөҗүмгә каршы торудан гыйбарәт. Бу мәсьәлә буенча Коръән аятьләрендә ачык һәм аңлаешлы әйтелә. Аллаһы мөселмннарга һөҗүм итүче дошманнар белән сугышырга рөхсәт бирә. "(22:39). "(2:190)". Ягъни, Ислам, һөҗүмнәрдән саклану һәм саклау өчен сугышырга рөхсәт бирсә дә, чаманы узарга ярамаганын, басып алуга каршы торганын аңлата. "(2:194)". Басып алуга, агрессиягә һәм кан түгүгә каршылык - Исламның принципиаль позициясе.

Ш. Ислам барлык кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга,алар белән дустанә яшәргә чакыра. Коръәндә бик күп аятьләр мөнәсәбәтләрне гаделлек, дуслык һәм игелеклелек нигезендә төзергә өнди. "(60:8)".

Ислам дөреслеккә-гаделлеккә һәм тынычлыкка чакыра, кешенең азатлыгын һәм намусын яклый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең вазифа­сы турында әйтте: "Мин әхлаклы, игелекле эшләр өчен җибәрелдем" (Бухари). Ислам кешегә, хәтта дин мәсьәләсендә дә, сайлау иреген бирде. "Теләгәннәр иман китерсен (динне кабул итсен), теләмәгәннәр кабул итмәсен" (18:29).

IV.Ислам басып алуны, агрессияне, аның һәр төрле формасын, һәр төрле дәрәҗәсен тыеп килә. Җәмгыятьнең бер вәкиленә карата булган агрессия, барлык кешелеккә карата эшләнгән агрессиягә тиң. "(5:32)".

V. Ислам мөселманнарга башка дин вәкилләренә карата гадел һәм илтифатлы булырга, аларның хокукларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итәргә чакыра. Коръәндә әйтелгән: "Динидә мәҗбүр итү юк (2:256). Бу исә Исламны, башка диннәрне дә, көч белән кабул итәргә мәҗбүр итү тыела дигән сүз. Коръәндә башка монотеистик диннәр белән охшашлык ассызыклана - "Әхле китаб": "(5:82)". Ислам бер-береңә карата түзем, сабыр булырга, кешеләр арасындагы аермаларны дөрес кабул итәргә өйрәтә. Ләкин кеше шәхесенең өстенлеге - аның нәселе, килеп чыгышында түгел, ә кыл­ган гамалләрендә. "(30:22)". Үзенең соңгы вәгәзендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: " Сез беләсез, һәр мөселман икенче бер мөселманның кардаше. Беркемнең дә башка берәүләрдән өстенлеге юк, өстенлек -бары тик тәкъвалыкта һәм яхшы гамәлләрдә".

VI. Мөселманның бурычы (вазифасы)- Ислам тәгълиматын ачык хәлдә җиткерү, ләкин бернинди басым, мәҗбүр итү, түземсезлек, ризасызлык, кинә күрсәтмәү. Мөселманлыкта булмаганнар аларга иңдерелгән хакыйкатьне аңламаган очракта да, барысын да Аллаһы хөкеменә калдырып, аларга карата йомшак, игелекле мөгамәләдә булырга кирәк. Әбү-Хөрәйрә сөйләгән ди: "Аллаһының илчесе (с.г.в.) әйткән: "Кем Аллаһыга һәм Ахирәт көненә ышана, әйбәт сүзләр әйтергә, яисә сүзсез тынлык сакларга тиеш; Кем Аллаһыга һәм Ахирәт көненә ышана, үзенең күршесенә игелекле булырга тиеш; Кем Аллаһыга һәм Ахирәт көненә ышана, кунакчыл булырга тиеш" (Мөслим).

VI. Сабырлык (түземлелек) - кешеләрнең төрле идея, дин тарафдар­лары, төрле кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләргә ия булу мөмкинлеген кабул итү, дигән сүз. Бу мөселманнардан карашлары аермалы булган­нар белән килешү дигән сүз түгел, ә бары тик аларның безнең белән риза булмаска хаклары булуын тану. Нәкъ менә илтифат, түземлелек канун өлкәсендә, кеше шәхесе хокукларын саклау өчен, нигез булып тора. Коръән искә төшерә "(22:67-69)".

VI. Икътисад һәм мөселман җәмгыяте

I. Мөселманнар көндәлек тормышта да, көн-күрештә, эштә, бизнеста да Аллаһы кушканны үтиләр. Мөселман җәмгыятенең кайда, ничек төзелергә тиешлелеге, чикләре Ислам тарафыннан билгеләнә. Болар - шәхси ирекне бозарга ярамау, гаилә бөтенлеген саклау, иҗтимагый бердәмлекне көчәйтү, әхлакый кыйммәтләргә таяну һ.б. принциплар. Исламмда икътисади мөнәсәбәтләр Шәригатьнең турыдан туры стратегик максаты - мал-мөлкәтне һәм тагын турыдан-туры булма­ган дүрт өлкә: динне, кеше гомерен, нәсел-токымны, белемне саклау белән бәйле. Экономика мәсьәләсендә: спекуляция, ростовщик-ри-бачы, демпинг, шымчылык, исраф, алдау, корупция Шәригать белән тыелган. Дуңгыз, шәригать кануннары буенча суелмаган йорт хай­ваннары, исерткеч эчемлекләр, тәмәке кебек әйберләрне җитештерү, сату; зиначылык, порнографик продукция, азгын уеннар өлкәсендә хезмәт күрсәтү һәм җәмгыятькә зыян китерерлек шул төрдәге башка килүшеләр төзү, килешүләр төзергә мәҗбүр итү - Ислам тарафыннан тыелган экономик эшчәнлеккә керә.

II. Исламга туры килә торган экономик эшчәнлекне алып барыр өчен беренчел шарт, сыйфат, гамәл - намуслылык, гаделлек. Ислам икътисадының иң мөһим паринципларыннан: килешүләр төзү иреге һәм килешү шартларына тугры булу, чөнки барлык килешүләр бер береңә ышаныч белдереп, вәгъдәләшеп хокукый нигездә эшләнә.

Ислам тәгълиматы өйрәтүенчә, матди байлык алу нигезендә (шул исәптән акча) хезмәт ята. Хезмәт, Ислам концепциясендә, диннең ае­рылгысыз өлеше. Кем хезмәт хакын намус белән эшләп таба,ул иң югары мактауга лаек. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен кеше бу дөньяда гына түгел, бакыйлыкка күчкәч тә күрәчәк, кылган гамәлләреңнең берсе дә Аллаһыдан яшерен була алмас (кара: 99:6-8).

Эш - ул бер үк вакытта хокук һәм вазифа да. Ислам кешегә күңеленә хуш килгән эшне сайлау хокукын бирә. Ләкин, һәр кеше теге яки бу һөнәр өлкәсендә иҗтимагый ихтыяҗлар белән дә исәпләшергә тиеш. Әйтик, азык-төлек ризыкларын җитештерүчеләргә мохтаҗлык кичергән ач, хәерчелектә яшәүче җәмгыятьтә зәргәрче хезмәте бөтенләй файдасыз булыр.

Ислам теге яки бу физик кимчелекләремә булмаса олы яшьтә булу сәбәпле хезмәт итә аямаганнарны яклый (кара:2:110, 2:254, 9:60, 73:20). Алллһы ризалыгы белән килә торган башка керем чыгана­клары - Шәригать хаклы дип тапкан килүшеләр нигезендә матди кыйммәтләрне булдыру (бүләк,мирас, васыять, сату-алу һ.б.). Шул рәвешле, канун нигезендә хосусый миллек хокукы бер кешедән икенче кешегә күчә. Аерым шәхес милкендә булган артык матди кыйммәтләр мөселман өммәте файдасына кулланылырга тиеш. Ләкин иң әүвәл кеше үзенең һәм гаиләсенең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш.

Байлыкны байлык өчен туплау Шәригатьтә комсызлык буларак тә нкыйтьләнә(кара:102:1-8,104:1-9). Ләкин байлык, әгәр дә ул гадел юл белән табылып, зәкят өлешен калдырганнан соң, махсус институтлар аша үтеп, үз ихтиярың белән кылган садака һәм вакиф аша бүленеп бирелсә, хуплана гына.

Мөселманның матди байлыгы башка кешеләргә зыян китерү өчен кулланылмаска тиеш. Кешеләр арасында мал-мөлкәт өлкәсендә тигез­сезлек барлыкка килә икән, Ислам күзлегеннән чыгып караганда һич кенә дә ярамаган, берәүләрнең икенче берәүләрне эксплуатацияләү, кол, хезмәтче итеп файдалану форсаты туа. Шуңа күрә тупланган байлыкны кулланганда башка кешеләр ихтыяҗларын да искә алу хәерле.

Акча һәрвакыт әйләнештә булырга тиеш. Артык мал-мөлкәте бул­ган хуҗага, өммәтләребез файдасына кирәкле һәм дөрес гамәлләр кылыр өчен җәмгыять ихтыяҗларына игътибар итәргә кирәк.

Ш. Галимнәр Ислам икътисады моделенең өстенлеге итеп: стабиль экономика, дәүләтнең халык алдындагы зур җаваплылыгын, байлар һәм ярлылыр арасындагы аерманың кыскаруын, дәүләт өстендәге бурычларның кимүен һ.б.саныйлар.

Россиядә Ислам икътисады моделен куллану мөселман илләре инвестицияләрен җәлеп итәчәк. Бу - Ислам Хезмәттәшлеге Берләшмәсенә (Организация Исламского Сотрудничества) кергән һәм башка илләр белән тагын да тыгызрак икътисади хезмәттәшлек алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Татар-мөселманнарын Ислам икъ­тисадына юнәлтүне максат итеп кую, эшмәкәрлекнең әдәбен тагы да күтәрәчәк,ә бу исә бүгенге "кыргый капитализм" шартларында аеру­ча актуаль.

Ислам икътисады институтларының тормыш белән бәйләнеше:

- Ислам банклары. РФ биләмәсендә Шәригать нигезендә хезмәт күрсәткән финанс йортлары һәм дингә нигезләнгән ширкәтләр бар инде. Ислам банкын төзү исә хокук системасын үзгәртүне, банкларга сәүдә итү, шулай ук, бурычка биргән акчадан процент алмыйча(ссудный процент өстәмичә), эш алып барырга мөмкинлек бирүне таләп итә;

- Ислам такафул компанияләре (страховой компанияләр). Россиядә ислам страхованиесе идеясенең иң уңай формасы булып, бер-берсенә страхование хезмәтен күрсәтүче җәмгыятьләр тора. Нәкъ менә әлеге форма Россия хокук системасы шартларында ислам страхованиясе асылын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә;

- Вакыйфлар. Вакыйфлар аша хәйрия һәм фән- мәгариф проектларын финанслау, байлар һәм җитеш тормышта яшәүчеләрнең мал-мөлкәтен ярлылар һәм мохтаҗларга җиткерү юлы ачыла. Мөһим шарт булып вакыйф килешүенең даимилеге, вакыйф нигезләнү максатын килешүдә ачык һәм анык күрсәтү. Моның өчен документны юридик яктан дөрес итеп төзү кирәк. Хәзерге заман шартларында Вакыйфлар системасы хәйрия килешүләре,максатлы капитал фондлары һәм Россия кануны системасы кысаларында мөмкин булган башка хокукый чаралар ярдәме белән тормышка ашырыла ала;

- Зәкят. Коръән буенча (кара:9:60) ярлылар, мохтаҗлар,аны җыю һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр зәкят алырга хаклы дип исәпләнәләр. Шулай ук зәкят кеше күңелен иманга тарту, Аллаһ ризалыгына дип тырышканнарның бурычын каплау, мөсафирларга ярдәм итү өчен кулланыла. Зәкятнең микъдары мал-мөлкәтнең төренә карый,ул: 2,5% тан алып 20% ка кадәр өлешне тәшкил итәргә мөмкин. Бигрәк тә 2,5% микъдары еш куллана. Аерым алганда, ул акчалата, кыйммәтле кәгазъ ПИФлар пае белән зәкят кылганда кулланыла.

- Шәригать нигезендә васыять итү. Билгеле булганча Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)Сөннәттендәге васыять тәртибе Россиянең хокук системасындагы тәртиптән аерыла. Шуңа күрә мөселманнарга мирас итүгә кагылышлы Шәригать тәртибен саклар өчен иң дөресе юридик яктан расланган васыятьнамәләр төзү;

- Шәригать нигезендә торак төзелешен финанслау.Мондый төр программалар көнбатышта мөселманнар арасында аеруча киң таралган. Әлеге программалар ярдәмендә шактый уңайлы ташламалы шартлар белән, Шәригать кануннарын бозмыйча, хосусый миллеккә торак урыны алу мөмкинлеге бар.

VII.Татарларда мәхәллә

Ислам кабул итеп, үзләренең яшәешен, көн-күрешен Шәригать нигезендә алып барган халыклар, шәһәр- авылларда мөселманнарның җирле җәмгыятьләренә - мәхәлләлергә тупланган .Татар мәхәлләсе тарихы болгарлар белән Ислам кабул итү тарихыннан башлана. Үсеш дәверендә ул Якын көнчыгыш, шулай ук Урта Азия тәэсирен дә кичергән. Әйтик, Иделбуе Болгар дәүләтенең башкаласын төзүдә мөселман Шәрык осталырының зур роле билгеле, әлбәттә, алар үзләре белән бергә шәһәр культурасын да, үзләренә хас мәдәният күренешләрен дә алып килми калмаганнардыр.

Шул ук фикерне мөселман цивилизациянең аерылгысыз һәм таби­гый кисәкчәсе булган Алтын Урда һәм Казан ханлыгы авыл-калалары турында да әйтергә мөмкин.

Татарлар үзләренең дәүләтчелеген югалтканнан соң, мәхәллә яшәешендәге кискен үзгәреш була. Әмма яңа шартларда мөселман мәхәлләсе юкка чыкмыйча, яңа шартларга яраклаша алган бердәнбер институт булып кала. Шул рәвешле ул, күбрәк иҗтимагый сыйфатларны чагылдыручы җәмгыять рәвешендә зур үзгәрешләр кичерә.

Мәхәлләдә имам дин белгече һәм аны халыкка җиткерүче, иҗтимагый фикер формалашуына турыдан туры тәэсир итүче була­рак, Шәригать кануннарыннан чыгып берсенең гамәлләрен тәнкыйть иткән, икенчесен куәтләгән. Ул мәхәллә кешеләренең рухи җитәкчесе булган: әдәп-әхлакны, Шәригать кануннарын үтәүне күзәткән, тәртип бозучыларны гәеп иткән. Моннан тыш ул аларның гаилә тормышын­дагы барлык вакыйгаларында катнашкан: никах укыган, авырулар янында дога укыган, туйларда утырган, җирләү эшен һ.б. оештырган. Әлеге вакыйгаларның барысында да, имам мәхәлләнең иң хөрмәтле кешеләре арасында булган. Күп очракта имам башлангыч мәктәп-мәдрәсәләрдә мөгаллимлек тә иткән. Авылда имамның эшчәнлеге дин, йола -канун кысаларында гына калмаган. Ул авыл мәхәлләсенең барлык эшләре белән идәрә итүдә катнашкан, һәртөрле мәсьәләләрне хәл иткәндә аерым тавышка ия булган, барлык шәхси хәлләрне белеп торган, салым җыюда катнашкан.

Мәхәллә җәмәгать милке булган аерым биналарны үз карамагында тоткан, шул исәптән мәчет, тәһарәт бүлмәсе. Аларны тәртиптә тоту, төзәтү, шулай ук эшчеләре булган имам, мөэминнәрне намазга чакы­ручы мәзин белән бәйле чыгымнарны да үз өстенә алган.

Ш.Хәзерге заман шартларында Ислам яңадан күтәрелеш кичергәндә мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, мәчет-мәдрәсәләр, Ислам уку йорт­лары торгузыга күбрәк игътибар бирелә, әлбәттә, бу хәл Россия өммәте рухи хәләтеннән килгән беренчел ихтыяҗлар. Шул ук вакыт­та мөселман социаль структураларын булдыру бик үк җитеп бетми. Әлеге күренеш мәхәллә кебек оешма тәҗрибәсенә дә кагыла, аның эчке куәте хәзерге заман мөселманнары тарафыннан әле тулысынча кулланылмаган, хикмәте аңлап- белеп җиткерелмәгән. Мәхәллә ин­ститутын торгызу Ислам позициясен татар халкы арасында ныгытыр­га мөмкинлек бирәчәк. Мәхәллә тәҗрибәсен торгызу яшь буынның рухи-әхлакый тәрбиясенә сизелерлек тәэсир ясар, татар халкын заман җәмгыятенә хас бик күп золымнардан коткарыр.

Татарларны авыллардан шәһәрләргә күчәргә мәҗбүр итүче соңгы йөз елга хас булган урбанизация процессы, әлбәттә, хәзерге заман мөселманнарының рухи тормышының социаль оешмасын булдыр­ганда искә алынырга тиеш. Әлеге шартлар зур шәһәрләрдә экстро-ординаль принцип буенча мәхәллә булдыруны көн тәртибенә куялар.

VIII. Мөселман мәгарифе

Заманча шартларда белем бирү, мәгарифнең торышы дөнья киңлегендә дәлүтнең бүгенге халәтен, кешеләрнең җәмгыятьтәге урынын билгели. Мәгарифнең милли доктринасы иҗтимагый аңда хәзерге заман Россия җәмгыятенең мәгариф һәм фән үсешенең төп факторлары дигән төшенчәне ныгытуга юнәлгән. Россиядәге мәгариф аның киңлекләрендә яшәгән халыкларның конфессиональ үзенчәлекләрен, дини һәм рухи ихтыяҗларын исәпкә алырга тиеш.

Россиянең мәгариф системасына кергән дини белем бирү йортлары, мөселманнарның дини мәгариф системасының күп гасырлык тәҗрибәсенә һәм гореф-гадәтләренә таяна алалар; Россия мөселман халыкларының бай дини мирасына, шулай ук: Г. Курсави, Г. Утыз-Имәни, Ш. Мәрҗани, М. Бигиев, З.Камали, Р. Фәхретдинов, Г.Баруди кебек затлы татар галимнәре хезмәтләренә дә.

Совет елларында Россиия мөселманнарының дини белем өлкәсендәге туплаган бай тәҗрибәсе тулысынча юкка чыкты. Сове-тан соң дәвердәге Рәсәйдә беренче мөселман уку йортлары бары тик 1980 еллар ахырында барлыкка килде. Ә бу хәл исә беренче мәлдә төрле чит ил сәяси агымнарга каршы тора алмауга китерде, алар дини тойгыларны кулланып, халыкны төрле экстремаль группировкаларга тарттылар.

Шуңа күрә бүген, заманча, конкуренциягә каршы торырлык милли эчтәлеккә ия мөселман уку йортларын булдыру өчен тарихи тәҗрибәне өйрәнү, үзләштерү һәм бүгенге көндәге дини белем бирү өлкәсендәге уңышларны да куллана белү кирәк. Белем бирү системасы сыгыл­малы, мобиль структура булырга һәм заман рухына туры килергә тиеш. Җәмгыятьнең интелектуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, җәмгыятьтә имамнарның дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгы сорала.

Рухи һәм дини мираска бербөтен итеп карау кирәк. Җәдитчелек һәм кадимчелек, ягъни прогрессив һәм консерватив юнәлешләргә бүлеп карау кебек иске карашлардан арынырга вакыт. Белем бирү өлкәсендә әлеге бүленеш безне төрле яклы бай тәҗрибәне кулла­ну мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Татар моделендә җәдитчелек бе­лем бирүнең дөньяви формасын чагылдырса, кадими уку йортлары мөселман гыйлеменең иң яхшы тәҗрибәсен дәвам иткәннәр.

Рәсәйнең Ислам мәгарифен торгызудагы үзенчәлеге, дөньякүләм төрле диннәрнең һәм цивилизацияләрнең, төрле тел төркемнәрен тәшкил иткән халыкларның һәм гореф-гадәтләрнең озак вакыт дәвамында янәшә тыныч көн күрүеннән, көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләренең даими аралашып, бер-берсенә тәэсир итеп яшәвеннән килеп чыга. Шуңа күрә, туган як һәм халыкара алдынгы мөселман фәнни, мәгариф үзәкләре белән кооперация кысаларын киңәйтү - уйлап-аңлап эш йөртүне таләп итә. Теге яки бу модельне, бөтенләй башка рухи эчтәлеккә кайтып калганга, Россия шартларын­да куллану, асылда, дөрес булмаска мөмкин.

Илебездәге мөселманнарының, хәзерге көнгә хас, идеологик тар­каулык кичергән, ныклап оешып бетмәгән бер чагында Россиядәге Ислам мәгарифенең дини- кануни берлеген һәм бөтенлеген саклау, үстерү аеруча әһәмиятле булып тора. Төрле юрисдикция канаты астында булган дини идарәләр (нәзариятләр), мөселман уку йортлары бердәм ислам мәгарифе өлкәсендәге уку-укыту стандартларын эшләп чыгарыр өчен, шулай ук бердәм ислам мәгарифе системасын булды­руга юнәлгән башка әһәмиятле адымнарны да ясар өчен үзләренең көчләрен берләштерергә тиеш. Бу исә, Россия мөселманнарын оеш­кан төстә бергә берләштерер өчен алга таба да озак вакыт дәвамында эшли алырлык куәтле корал булачак.

IX. Ислам һәм гаилә кыйммәтләре

I.         Гадәти мөселман гаиләсе монагамия нигезендә төзелә (ягъни бер хатын белән тормыш итү). Татар-мөселман гаиләсенең һичшиксез патриархаль характерына карамастан, татар халкы гадәтендә, хатын-кыз роле гаилә тормышында да, иҗтимагый тормышта да һәрвакыт югары иде. Мәгълүм бер хәдистә (Ән-Нәсәи) әйтелгән: "Оҗмах аналарның аягы астында", димәк, аңа булган мөнәсәбәт ир-атның бу дөньяда да, киләсе дөньяда да иминлеген билгели. Шулай ук Ислам әниләрен,кыз туганнарын, кызларын һәм хатыннарын тәрбия кылырга куша. Татар гаиләсендә гадәти гаилә әдәбе яшьләр белән өлкәннәргә, балалар белән ата-аналарга кадер-хөрмәт күрсәтүгә, хезмәт сөючәнлеккә нигезләнә.

II.        Ислам гаиләгә (никахка) аерым игътибар бирә һәм балигъ булганнарны, әгәр дә ул бу адымга физик, рухи, матди яктан әзер икән гаилә тормышын башлап җибәрергә өнди.

Гаилә Хак Тәгаләнең бер хикмәте: "(30:21)". Никах Сөннәт һәм Пәйгамбәрләргә, тәкъва кешеләргә хас сыйфат, гаилә корудан сәбәпсез баш тарту Ислам белән гаеп ителә, акланмый. Аллаһы илчесе Пәйгамбәребез(с.г.в.) әйткән: "Никах минем Сөннәт, кем Сөннәттән качмакчы була, шул миннән дә кача" (Ибн Мөҗә). Бик күп илаһи һәм вәхи гыйбарәләрдә ачык һәм анык рәвештә никах кылу тәкъдим ителә, зина, азгынлык кебек хурлыклы юлга кермәс өчен генә түгел, ә бәлки бу дөнья һәм теге дөнья рәхетен тату максаты белән дә".

Гаиләне төзер өчен бердәнбер дөрес юл - рәсми никах үткәрү. Никах Исламда бу дөнья рәхәтеннән иң яхшысы. Гаилә мәңгелек дөньяда да дәвам итәрлек бердәнбер гыйбадәт төре. Танылган дин белгече Ибн Габиди әйткән: " Адәм галәйһиссәләм дәверенән башланып бүгенге көнгә хәтле килеп җиткән, ахирәттә дә дәвам иткән никахтан кала башка бер гыйбәдәт юк".

Мөселманча ярәшү, никах - Шәригать кануннары буенча үткәрелгән, ир-ат белән хатын-кызны бер гаилә итеп кавыштыру. Бу кануннар татарларда, мөселман илләренең күбесе өчен гаилә кодексы чыгана­гы булып торган, хәнәфи мәзһәбе тәртибе буенча башкарыла. Шун­нан чыгып, гаилә-никах мөнәсәбәтләренә караган, һәм үзәк Россия җирлегендә үткәрелгән Шәригать кагыйдәләре һәм дини карарлар (фәтвә чыгару), хәнәфи мәзһәбенең хокук системасы белән яраклаш­тырып үткәрелергә тиеш.

Никах безнең илдә, Россиянең хокук системасы буенча юридик як­тан расланмый, шуңа күрә гаилә әгъзаларының хоккуларын яклар өчен, яшьләргә гаиләләрен ЗАГСта расларга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән: "(4:59)". Бу аятьтән чыгып, руханилар нәтиҗә ясасыннар: мөселманнарга үзләре яшәгән төбәкләрнең Шәригатькә каршы килмәгән кануннары, башка дини кагыйдәләр кебек үк, үтәлергә ти­ешле фарыз гамәл булып торалар.

Гаиләне ЗАГС органнарында раслау, мөселманча гаилә коруга, ни­ках үткәрү кагыйдәсенә күп яклап туры килә. Шуңа күрә, өйләнешү вакыйгасын бары тик Россия хокук кануны нигезендә расланган һәм билге бер сәбәпләр аркасында мөселманча никах үкыта алма­ган татар-мөселманнарны зина кылучылар дип исәпләү дөрес түгел. Шуңа да игътибар итәргә кирәк, ЗАГС органнарында гаилә таркалу­ны рәсмиләштерү, мөселман кагыдәйсе буенча кылган никахның да таркалуын, ягъни талак дигәнне аңлата.

III. Исламда гаилә таркату яхшы гамәл дип исәпләнми, моны Пәйгамбәребез (сг.в.) дә раслый: "Рөхсәт ителгән гамәлләрдән Хак Тәгалә каршында аеруча начары - аерылышу" (Ибн Мөҗә, Әбү Даут). Ир белән хатын һәм мөселман җәмәгатьчелеге гаилә саклау өчен бөтен көчен куярга тиеш. "(4:35)". Әлеге аять - татулаштыру, гаилә тормы­шына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү эшен үз өстенә алган аерым кеше кирәклеген күрсәтеп тора. Модель буларак, Мөселман диния назариятләрендә эшләп килгән казыятләр системасын кулланырга мөмкин булыр иде.

Ислам кануннары буенча аерылышу, гаиләнең таркалуы, бары тик, ирнең үз ихтыяры белән, яисә мәҗбүри рәвештә башкарылырга мөмкин. Гаиләне мәҗбүри рәвештә таркату - казыятләр эшчәнлеге нәтиҗәсе, фәкать алар гына, хәнәфи юнәлешенә караган ислам хо­кукы кануннарына нигезләнеп, мөселман никахларын таркатырга вәкаләтле.

Гаиләне таркату,аерылышу теләге, билгеле, бер мәлдә генә бар­лыкка килми, ул күп санлы хәл ителмәгән мәсьәләләр нәтиҗәсе. Шуңа күрә гаиләне җәмгыятьнең бер күзәнәге буларак саклау өчен, килеп туган кыенлыкларны үз вакытында күреп, ярдәм итәргә ты­рышу мөһим. Яшьләрне гаилә тормышына алдан әзерләү, ир белән хатынның вазифаларын, гаилә кануннарын дөрес аңлату эшендә бар­лык мөселман җәмәгатьчелеге катнашырга тиеш. Булачак ир белән хатын күңеленә дөрес тормыш принциплары һәм максатлар салучы ата-аналар, мөселманнарның рухи җитәкчеләре, мөхтәсибәт һәм Ис­лам уку йортлары мөгаллимнәре дә.

IV. Төрле милләтләр арасындагы никахларга мөнәсәбәт

Ислам кануннары буенча төрле милләтләр арасындагы никахлар тыелган яки гаеп эш түгел. Моны Пәйгамбәребезнең (сг.в.) Корәеш кабиләсе кызларын гарәб нәселеннән булмаган мөселманнарга кияүгә бирүе дәлилләп тора. Шул ук вакытта мөселман кешесе үзенең һәм булачак балаларының билгеле бер халык вәкилләре булуларын оныт­маска тиеш, чөнки милли үзенчәлек һәм Шәригать кануннарына туры килгән гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтәү тәкъвалыкның чагылышы.

Әлеге мәгънәне хәнәфи мәзһәбе руханилары җиткерергә тырышкан. Алар Ислам кабул иткән, ләкин ата-бабалары мөселман булмаган кияү ата-бабалары мөселман булган кызга тиң түгел дип санаганнар. Бу исә, ир белән хатын арасындагы дини-мәдәни аерымлыкларның, алга таба гаиләнең киләчәгенә тискәре йогынты ясау ихтималынн искәртү.

Мөселман кызларының мөселман булмаган ир белән никахлашуы Ислам тәгълиматына каршы килә. Шулай ук башка милләт вәкиле булган иргә кияүгә чыккан мөселман хатын-кызы да, балаларының ир ягыннан килгән гореф-гадәтләрне дәвам итәчәкләрен аңларга тиеш. Ә ир булган кеше,хатын-кызлардан аермалы буларак, хатын ягыннан килгән гореф-гадәтләрне, аның халкын хөрмәт иткән очракта да ба­лаларын үз нәселенең дәвамчылары итеп тәрбияләргә тиеш. Аеры-лушуга дучар булмас өчен төрле мәдәният вәкилләре кешеләре ара­сындагы никахларга аеруча сак карарга кирәк. Иң әүвәл, җаваплылык кәләшнең әти-әнисе җилкәсенә төшә, алар киләчәк ирне дөрес итеп сайларга, булачак парларны Шәригать кагыйдәләренең туры килүе -килмәве хакында төшендерергә тиеш, моның өчен аларның тулы ха­клары бар.

V.       Милли гаилә нигезләрен пропагандалау

Хак Тәгалә, гаиләдә ирнең баш булуын, гаиләне карауга кирәкле барлык матди чыгымнарны үз өстенә алу шарты белән ныгыта. "(4:34)". РФ конституциянең 19 матдәсе ир белән хатынның тигез хокукларга һәм аларны тормышка ашыруда тигез мөмкинлекләргә ия булуын әйтә. Асылда исә, хәзерге икътисади халәт, урта хәлле мөселман гаиләсендә ир белән рәттән хатынның да эшләргә мәҗбүр булуына китерә. Хатын-кызның эштә мәшгуль булуы, балаларның дини-әхлакый гаилә гадәтләреннән ераклашкан мөхиттә тәрбия алу­ына китерә, шуңа күрә ана кеше балаларын тәрбияләүгә мөмкин бул­ганча күбрәк вакыт бирергә тиеш.

VI.      Сәламәт тормыш үрнәге профилактикасы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сг.в.) әйткән: " Сау-сәламәт мөселман, авыру мөселманнан яхшырак, ләкин икесендә дә яхшылык бар" (Мөслим). Ислам төрлечә сәламәт тормыш алып баруны куәтли, төрле исерткеч һәм наркотик матдәләрне куллануны тыя. Аерылушу, җинаять, үлемнәрнең күп өлеше наркомания һәм алкоголизм нәтиҗәсендә килеп чыга. Алар белән көрәш бөтен мөселман җәмәгатьчелегенең төп максатларының берсе булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.)әйткән: "Шәрабтан сакла­ныгыз (һәм акылыгызны томалаган һәр әйбердән), чыннан да шәраб бозыклыкның башы" (Ан-Насаи).

Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә, алкогольның һәм наркоманиянең җимергеч зарары турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча даими эш, рухи-медицина реабилитация үзәкләрен, алкоголь һәм наркоманиягә дучар булган кешеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итүче хәйрия фондларын оештыру, киләчәк буын язмышы өчен гражданнарның социаль җаваплылыгын пропагандалау аеруча әһәмиятле,актуаль булып тора.

VII. Мөселман гаиләсе һәм дәүләт. Россиядә, ел саен 8 миллион­га якын бала,канунлаштырылган гаиләсе булмаган хатыннардан туа, шуның өстенә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы эшләрнең саны елдан ел үсә. Моның белән бәйле рәвештә патронат гаиләләргә, ятим балаларга һәм ата-ана карамагыннан мәхрүм балаларга ярдәм итү хакындагы канун гомумкешелек һәм Ислам гаиләсе принципла­рын исбат итә. Хак Тәгалә әйтте: "( 2:20). Шулай барлык дөньяны яратучы, бар итүче Раббыбыз әйткән: "(2:177)".

X. Ислам күп төрле мәдәни дөньяда

I. Ислам бүгенге көндә вакытлы һәм урынлы җавап таләп иткән төрле каршылыклы мәсьәләләр белән очраша. Биниһая күп төрле мәдәнилек фәлсәфәсенең (мультикультуралылыкның) асыл сыйфатларының берсе хәзерге заман җәмгыятьләренең мәдәни төрлелеген табигый халәте буларак тану. Факт буларак бу төрле мәдәни төркемнәрнең бер дәүләт кысаларында янәшә яшәвенең демо­кратик моделе. Мөселманнар кайда гына яшәмәсен илнең иҗтимагый тормышында катнашу өчен бөтен көчен куярга тиеш. Барысыннан да бигрәк нәкъ менә алар мәнфәгатендә демократия кыйммәтләренең тулысынча тормышка ашуы, Ислам җәмагатьчелегенең тигез хокуклы булып дәүләтнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында катнашуы, ба­лалар алкоголизмы һәм наркомания, гаилә кыйммәтләре тапталуы, рухи кыйммәтләрнең "алу-сату" культурасы белән алыштыру кебек күренешләрнең үткәндә калуы.

II. Хәзерге заман шартларында аерым җәмгыять катламнарының радикализация процессы күзәтелә, гомум интеграция процессла­ры барган бу дәвердә кешеләр аерым-аерым төркемнәргә бүленеп, һәр кайсы үзләренең "мәдәни мәгарәләре" буенча таралалар. Аеру­ча бу яшь буынга кагыла. Нәтиҗәдә, җәмгыять мәдәни яктан тагы да катлаулана, төрле төркемнәрнең саны тагы да арта. Әлеге ситуа­ция төрле идеология вәкилләре арасындагы бәрелешләр өчен нигез була, мәдәни киеренкелеккә китерә. "Чит" берәүне, икенче бер караш вәкилен кабул итмәү аеруча кискен, катгый рәвештә бара. Әлегесе мөселманнарга да кагыла. Шуңа күрә бугенге көндә мөселманнарга өммәт эчендә берләшү эшен алып бару аеруча мөһим. Ахыр чиктә, ислам дәүләтләренең уңышсызлыклары, аларның фәнни -техник як­тан Көнбатыштан калышуы мөселманнар арасында ике төрле реакция өстенлек алуына китерде. Аларның беренчесе - радикаль фаталистик, кешене мөстәкыйль рәвештә уйлау, иҗат итү дәртеннән мәхрүм итүгә, яисә аерым җәмәгатьләрнең консерватизмына яки изоляциягә омты­луына кайтып кала. Икенчесе - Исламны "чистарту", ягъни "саф" Ис­лам дип аталган халәткә кайтуга омтылыш. Бу Ислам тәрәккыятенең алга таба үсеше булмаган юлдан алып бару мисаллары.

Хәзерге биниһая төрле мәдәниятләр дөньясы - конкурент идеологияләр дөньясы. Биредә тупас көч, агрессия, яисә читләшү юлы белән түгел, ә кешелеклелек кануннарын нигез итеп алып җиңүгә ирешеп була. Бары тик конкуренциягә каршы торырлык, сынатмас­лык карарлар Исламны хәзерге дөнья шартларында үсештә, уңышлы идеологиягә әйләндерә ала.

XI. Ислам мәгълүмат дөньясында

I.         Иҗтимагый аңда мөселманнар һәм Ислам турында бихисап күп калыплашкан тискәре гыйбарәләр барлыкка килде. Әгәр дә әүвәлге елларда хакыйкатькә хилафлык килмәсен өчен зур мәгълүмат чыганакларын: ТВ, радио, газета-журналларны контрольдә тоту җитсә, хәзер Интернет челтәренең киң таралуы нәтиҗәсендә бу гына җитми. Бүгенге көндә һәрбер кеше мәгълүмат алышу өлкәсендә, иҗтимагый аң һәм иҗтимагый фикер юнәлешләрен формалаштыруда үзе катнаша. Аларның шактый уңышлы рәвештә эшләп килгән зур масса күләм мәгълүмат чаралары белән ярышырлык куәте бар. Социаль челтәрләрнең киң таралуы канәгатьсезлек уяткан һәрбер кечкенә вакыйганы да, зур мәгълүмат чараларын узып, халык алдына, хәбәрдарлык мәйданына алып чыгу мөмкинлеген бирә. Хәзер аерым Интернет үзәкләренең (беренче чиратта социаль челтәрләр) ТВ, радио, газета- журналларга хәбәр өчен азык биреп торуы инде күнегелгән күренешкә әйләнеп бара. Илдә төп урын тоткан массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар Интернет вакыйгаларын зур игътибар белән күзәтеп тора. Интернет чаралары һәм башка социаль челтәр белән эшли белүчеләр иҗтимагый халәткә тәэсир итүне үз кулларына алдылар.

II.        Хәзерге заманда мәгълүмат чараларының үсеше һәр укучыга мәгълүмати хәзинәгә хуҗа булырга, аны тупларга һәм таратырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗә буларак, иҗтимагый тормышта катнашучы һәр кешенең шәхси намусы һәм ихласлыгы аерым мәгънәгә ия булып кала. Чөнки һәрбер гамәл, әйткән сүз, кылган эш җәмәгатьчелеккә элекеге вакытларга карый күпкә тизрәк барып ирешә. Хәзерге заманда намуслы булу - абруйлы. Шуңа күрә, Ислам турында уңай фикер формалаштыру юнәлешендә мөселманнарның һәм руханиларныакыллы гамәлләре һәм эшләре беренче адым булып тора.

Дин иреген тану, социаль хакыйкать хакындагы рәсми игълан­нар, коментарий-аңлатулар, өндәүләр хакыйкатькә туры килми икән, халык аңында тискәре тәэсир генә уятырга мөмкин. Мәгълүмат дөньясында Исламның асылын ачу дигәндә, киң колачлы теманы күзалларга кирәк: ул гомумән, мөселманарның яшәешен, аларның нәрсә сөйләүен, кыскасы, мәчеттә гыйбадәт кылучы гади бер мөселманнан алып мөфтигә хәтле булган вакыйгаларны үз эченә ала. Шуңа күрә Исламның һәм мөселманнарның уңай имиджын форма­лаштыру өчен, аларның гамәлләре, белем дәрәҗәсе, сөйләм әдәбе, на­муслылык һәм ихласлык иң мөһимнәрдән санала.

Мөселманнарның дөньяви массакүләм мәгълүмат чараларында катнашуы. Мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) Ис­лам темасы белән кызыксынучы кешеләр һәм мөселманнарның эчке мәнфәгатьләре өчен оештырыла. Ләкин, җәмгыятьтә динебез һәм дин кардашләребез турында фикер тудыручылар бөтенләй алар түгел. Ислам турындагы караш дөньякүләм танылган- магълүмат аген-стволары, хәбәрләр сайты, ТВ, газета-журналлар һәм башкаларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә туа. Илебездә Ислам җәмәгатьчелегенә мөселман рухлы массакүләм магълүмат чараларын булдыру гына түгел, ә бәлки дөньяви характердагы вакытлы матбугат, ТВ, радиолар өчен мөселман журналистларын әзерләү турында да ныклап уйланыр­га кирәк.

Мөселманнар үзләре мөстәкыйль рәвештә укучыларның милләте, дине, идеологик мәнфәгатенә бәйле булмастай кызыксыну уятыр­лык югары дәрәҗәдәге, дөньви характердагы, заманча массакүләм мәгълүмат чаралары булдыра алалар икән - әлеге ситуацияне үзгәртергә мөмкин. Яңача иҗади вәгазьләрне, тирән мөселман белемнәрен халык алдында бәян итү вакыты җитте.

XII. Исламда иҗтимагый хезмәт

Хәзерге заман Россия җәмгыяте күп төрле хәл ителмәгән проблема­лар булуы белән характерлы. Шуңа күрә һәрбер мөселманның буры­чы җәмгыятебезгә хезмәт итү. Мөселман үзаңы нигезен тәшкил иткән рухи дөньяны һәм иманны ныгыту беренчел, бу җәмгыятькә хезмәт итүнең принципиаль рәвештә зарури икәнен аңлау өчен төп шарт булып тора. Хәйрия һәм социаль файдалы эшләр өлкәсе, мәгълүм белемнәр һәм тәҗрибә таләп итүдән бигрәк, әлеге юлга баскан һәр кешедән зур теләк һәм ихлас булуны сорый. Шуңа күрә, бу төрдәге социаль хезмәт юлына эчке ихтияҗы булган кешеләр генә баса ала. "(76:8-11)".

Бүгенге көндә мөселманнар һәм социаль оешмалар өчен акту­аль иҗтимагый проблемалар арасында: инвалидлар, ялгыз карт-корылар, ятимнәр, девиант холыклы балалар (җәмгыять әдәбе һәм кагыидәлерен саннамучы, бозучы), сәрхушләр, наркоманнар, аерылы­шучы гаиләләр, ялгыз аналарга ярдәм итү; шулай ук, төрле милләтләр һәм төрле диннәр арасындагы каршылыкларны хәл итәргә тырышу мәсьәләләре тора.