string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4648.html"
02.06.2014 10:40

Татар халкының күренекле әдибе Фатих Әмирханның «Татар кызы» (11 май, 1909) әсәре түбәндәге юллар белән тәмамлана: «Бу вакытта Мисырның җамигъ әл-Әзһәрендәталибләр, Истанбулның милләт хокукын саклау исменә тәрбия ителә торган парламенты күршесендә, Айә- Суфия җамигында Коръән укучы, Сәрәндиб утравында, дарчин агачлары арасында һинд мөселманнары, Курса мәдрәсәсендә суфилар, шәһре Болгар хәрабәләре арасында сәяхәтче мөселманнар һәм Кәгъбәтуллада бөтен җир йөзеннәнҗыелган хаҗилар Коръән укыйлар, һәммәсе дә: “Вә иза әлмәүэөдәтө сөэиләт би әййи зәнбин катиләт» аятен тәкрарлыйлар: Тереләй күмелгән кыз баладан ни гөнаһы өченүтерелгәнлеген сорау көне - кыямәт көнедер,- диләр иде...» 

Дини караңгылыкны фаш итеп язылган әлеге әсәрдә мөселман дөньясында зур урын тоткан корылмалар белән бергә Курса мәдрәсәсенең дә аталып китүе юкка гына түгелдер,мөгаен. Диннең караңгы якларына каршы көрәш ачкан һәм шушы юлда авырлыкларга, эзәрлекләнүләргә дучар булган атаклы фикер иясе Габденнасыр Курсави (1776-1713) укыткан мәдрәсә бит ул. Арча районының Югары Курса авылында урнашкан әлеге белем йортының даны еракларга таралган булуының хикмәте нәкъ менә шушы мәшһүрфикер иясе һәм дин белгеченең исеме белән дә бәйле (Ризаэддин Фәхреддин аны Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган дип фаразлый). Бохарадагы Ниязколый әт-Төрекмәни
 
мәдрәсәсендә укып кайткач, ул 1798-1808 елларда Казан өязе Югары Курса авылы мәчетендә имам- хатыйб һәм үзе төзегән мәдрәсәдә мөдәррис була («Татарстан тарихы, 2001). Аннан кабат Бохарага китә һәм иске фикерле руханилар белән каршылыкка керә. Ул аларны «Әл-иршәде лилгыйбәд» («Туры юлга өндәү») китабында кискен тәнкыйть итә. Аны динсезлектә гаеплиләр, Бохара әмире Хәйдәр аңа үлем җәзасы белән яный. Габденна- сыйр Бохарадан туган иленә качып кайта. Әлбәттә, мөстәкыйль фикерле һәм дини караңгылыкны күралмаучы галим мондагы дин әһелләре белән дә уртак тел таба алмый. Үзләреннән белемлерәк, шәкертләр алдында абруйлырак Курсавига алар тынычлап эшләргә ирек бирми - ул, шулардан туеп, хаҗ сәфәренә кузгала һәм Истанбулда вафат була. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ри- заэддин Фәхреддин, Габдулла Буби, Муса Бигиев кебек мәгърифәтчеләр үзләренең остазы санаган Габденнасыйр Курсави Өскедар шәһәрендәге зиратта җирләнә...
 
Татар халкына әнә шундый олуг затны биргән Курса ягы. Гомумән, Казан арты, бигрәк тә Арча районы татар милләтенең горурлыгы, йөзек кашы булган ул-кызларны иң күп тудырган һәм үстергән төбәк. Шәхес ул күктән төшми - халык арасыннан чыга, аның нигезе - әнә шул кешеләрнең көнкүрешенә, холык-гамәлләренә бәйле. Шуңа да, мөгаен, милләт язмышында зур урын тоткан шәхесләрне биргән төбәкнең халкы җаваплылык тоеп яши, күренекле ул-кызлары белән горурлану аларның каннарына сеңеп, гамәлләренә күчкәндер һәм шушы сәбәпләр аркасындадыр дип уйлыйм - мондый төбәкләр бик аз гына ял итеп ала да, кабаттан бер талантны тудыра...
 
Урта Курса авылында мәһабәт мәчет төзелә, дигән хәбәрне ишетүгә әнә шундый уйлар бөтерелгән иде башымда. Ниһаять! Габденнасыйр Курсави туган һәм яшәгән җирлектә күркәм эш башланган. Әйтерсең лә, моннан ике гасыр элек Габденнасыйр хәзрәт җизнәсе һәм аның туганнары белән мәдрәсә төзергә керешкән...Күңелдә шундук рәхәт бер өмет димме, ышаныч димме кабынды: шушы мәчеткә йөргән, аннан яңгыраган азан тавышын ишеткән, бу Аллаһ йортында сәҗдә киткән егет-кызлар арасыннан, бәлки, бик якын киләчәктә Габденнасыйр Курсави югарылыгындагы гыйлемле, абруйлы дин әһеле, фикер иясе үсеп чыгар?
 
Башланган эш - беткән эш, диләр. Бүген инде «Мөхәммәдвафа» мәчете өч авылга - Югары, Урта һәм Түбән Курсага нур тарата. Мәчет, чыннан да, һәрьяктан - урнашкан урыны, тышкы һәм эчке бизәлеше ягыннан да - бик күркәм. Олы юл буенда булуы да куандыра: күңелендә иман нуры йөрткән һәркемгә көн дә Аллаһ йорты яныннан узу үзе үк шатлык өсти. Ни әйтсәң дә, мәчет ул - халыкны рухи яктан бергә туплап торган мәркәз, яшьләребезгә әхлакый тәрбия бирү үзәге. Ул - гыйбадәтханә генә түгел, төрле вазыйфалар башкаручы җәмәгать йорты да. Исламның башлангыч чорында мәчетләрдә казна саклана, фәрманнар игълан ителә, хакимнәр һәм хәлифәләр халык алдында чыгыш ясый, казыйлар суд тикшерүе алып бара һәм шикаять белән килүчеләрне кабул итәләр, махсус мәктәпләр барлыкка килгәнче мәчетләрдә укырга-язарга да өйрәтәләр. Кичләрен, үз эшләре турында сөйләшү өчен, мәхәллә мәчетләрендә ирләр җыела. Кыскасы, мәчетләр дини үзәк кенә түгел, мәдәни, сәяси, икътисадый һәм иҗтимагый тормыш үзәкләренә дә әверелә. Бүген дә, шөкер, һәр татаравылында диярлек һилал (кыйгач) ай балкый, мәчетләр, күзне иркәләп, тирә-якка нур тарата. Ләкин шунысы бар: мәчет ул үзенең тышкы төзелеше белән генә түгел, беренче чиратта, укымышлы имамнары, мәдрәсәләре белән үзенә тартып торырга тиеш.
 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Әгәр берәү вафат итсә, аның гамәл дәфтәре ябыла. Аңа фәкать өч нәрсәдән савап килеп торачак: садакаи җариядән, файдалы гыйлемнән, игелекле баладан», - дигән. Садакаи җария ул, башка хәдисләрдә аңлатылганча, төзелгән мәчет, күпер һ.б. Алардан бөтен җәмәгать файдалана, куллана. (Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, «Догалар, Хәдисләр, Салаватлар». «Иман нәшрияты, 2008). Урта Курса авылындагы бу күркәм мәчетне кем төзеткән соң? Әле шунысы да бар бит -теләсә кем мәчет төзетергә тиеш түгел. Коръәндә бу хакта болай дип әйтелгән: «Аллаһка иман китергәннәр, Ахирәт көненә инанганнар, намаз калдырмаганнар, зякят биргәннәр вә Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнар гына мәчет кордырырга тиеш. Аларның тугры юлда булачагына өмет бар» («Тәүбә» сүрәсе, 18 аять).
 
Мәчетне исә шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә танылган эшмәкәр, «Форсмегастрой» ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе Вәдүт Минсадыйк улы Вафин төзеткән. Әлбәттә, мәчетне төзетүченең шәхесе белән танышу, аның уй-фикерләрен белү шулай ук мөһим.
 
- Без алты бала идек. Әти тимер юл мастеры булып эшләде. Шулай ук без үскәндә бабай белән әби дә исән иде. Бабай бик гыйлемле, кырыс һәм тәртип ярата торган кеше - революциягә кадәр патша армиясендә хезмәт иткән, командирның адъютанты булган. Аннары, авылга кайткач, колхоз рәисе дә булып эшләп алган. Без белгәндә инде ул төз басып йөри торган, чиста-пөхтә киенгән карт бабай иде. Ул совет елларында да намаз укыды. Аның гарәпчә язулы шактый китаплары бар иде. Гарәпчә укып, башка кешеләргә шуны аңлатты. Партия заманы булса да, күрше авыллардан да аның янына кешеләр килә, җомга, гает бәйрәм намазларын качып-посып укыйлар иде. Бабай мине эшкә, тәртипкә һәм үз сүзеңдә торырга өйрәтте. Аның исемен гел рәхмәт сүзләре белән телгә алам.
 
Әни дә, урыны җәннәттә булсын, зиһенле, чисталык ярата торган кеше иде. Гаилә ишле булгач, ул күбрәк безне карады. Без үсә башлагач кына мәктәпкә эшкә керде. Әти исә бик тырыш кеше иде, берүзе эшләде. Алар безне хезмәт белән тәрбияләде, шәригатьчә - әйбернең кадерен белергә өйрәтте. Аллаһ Тәгалә әйткән: ашагыз- эчегез, әмма исраф итмәгез, дигән. Әлбәттә, бабай белән әбинең дини булуы, әнинең дә догалар өйрәнергә чакыруы эзсез калмагандыр - без көнне Алладан ярдәм сорап, эшне Алла боерса, Аллаһ теләсә дигән сүзләрдән башлый идек.
 
Үзгәртеп кору еллары башлангач та дин тоту күңелемдә булды. Дини китаплар, Коръән укыдым. Әмма намазга баса алмадым - Аллаһның рәхмәте килеп җитмәгән булгандыр. Әлбәттә, мәчетләргә барып сәдака биреп кайтырга була. Ләкин үзең намазда булу икенче ул. Дүрт ел элек ураза вакытында чынлап торып намазга бастым. Шул вакытта мәчет төзү турында фикер туды. Дөрес, мин үзебезнең мәчетне төзегәнче, башка мәчетләргә ярдәм иттем-Аллаһ бу эшләрне кабул итеп алсын.
 
Баштарак мин аны кечкенә генә агач мәчет итеп күз алдына китерә идем. Аннары фикер үзгәрде, нигә әле кечкенә генә итәргә, безнең бит монда Югары Курса, Урта Курса, Түбән Курса бер авыл булып яши. Авылдашларның фикерен белештем: «Бездә мәчет юк, ул булса, намазга килер идек,» - диләр. Фикер шундый дәрәҗәгә килеп җитте - курыкмыйча, эшкә алынырга карар кылдым. Аннары республикада яңарак төзелгән мәчетләрне карап, күреп кайттым. Бу юлда, Аллаһның рәхмәте, яхшы кешеләр очрады. Мин дин әһелләре, хәзрәтләр белән таныша башладым. Үземнең мәчет төзү турындагы фикеремне авыл Советы рәисе Рәмзия Рамазан кызына җиткердем. Аннары авыл кешеләре белән сөйләшеп, клубта җыелыш җыеп, алар белән киңәшләштек. Урын сайладык, мәчет төзелә башлады. Бөтен төзелеш нормаларына туры китереп төзедек. Урыны яхшы булды: юл буенда, мәктәп, клуб, балалар бакчасы, китапханә - барысы да бер тирәдә урнашкан. Авылның шундый мәдәни, дини үзәге пәйда булды. Төзелеш - төзелеш инде ул, мәшәкатьсез булмый, әмма авырлыклар очраса да, мәчет җиңел эшләнде. Моны мин ниятнең дөрес булуыннан күрәм. Төзелеш эшендә бик күп кешеләр катнашты, ярдәм итте. Хәтта христиан динендәге Саша исемле танышыма кадәр булышты. Шул Саша әйтә: «Бу эштән соң үземдә ниндидер җиңеллек таптым, эшем көйле китте» - ди. Ул үз бәясеннән арттырмыйча ишекләр ясады. Баштан ук максатым шул булды - Аллаһ чиста -чисталыкны ярата, матур - матурлыкны ярата. Шуңа күрә Аллаһ йорты үзебез торган йортлардан ким булмаска тиеш. Затлылыгы, матурлыгы буенча шулай килеп чыкты да.
 
Аллаһ теләге булып, безнең авылга бәрәкәт килгәне күренеп тора, мәчет төзелеп бетмәде, өч авылга асфальт юл керде, яңа күперләр салынды, төнлә юл буенда утлар янып тора, кешегә уңайлыклар тудырылды. Минем фикеремчә, дин белән телебез, тел белән динебез бәйләнгән. Авылның киләчәге - халык бердәмлегендә. Илебездә төрле процесслар бара, халыкның ул процесслар арасында буталып китүе дә бар. Таркаулык әле дә сакланып килә. Шул таркаулыкны бетереп, бердәмлекне булдыру өчен дин кирәк. Динебез хәзер авылыбызда уяна, күтәрелә, Аллага         шөкер. Авылыбызның киләчәге, бәхете шушы ислам динендә дип уйлыйм.
 
Мөселманнар белемле булырга тиеш. Белем булганда гына буталчыклардан качып була. Хәзер кешене бутарга теләгән күп кенә хәрәкәтләр, оешмалар бар. Шуларга каршы торыр өчен ныклы белем кирәк. Ул ныклы белемне алу өчен мәчет, мәдрәсә булуы зарур. Хәзер мәдрәсәне аерым төзеп, оештырып булмый, шуңа күрә уку-укыту өчен мәчеттә уңайлыклар тудырдык. Бу мәчеттә ныклы дини белем бирелер, ул авылыбызны рухи һәм матди яктан тагын да ныгытыр дип ышанып калам, - диде Вәдүт абый.
 
Әйе, Вәдүт абый сан өчен түгел, булсын дип эшләүче кешеләрдән. Мәчетне салдым да, куйдым, эшем бетте, дип туктап калмаган ул, һәр атнаны Казаннан җомга намазына кайтырга тырыша. Үзең үрнәген күрсәтмәсәң, кем сиңа иярер соң? Әнә, һәр атнаның ял көнендә тавыш көчәйткечләр аша вәгазьләр яңгырый, ул авылдагы һәр өйгә дә ишетелә. Мәчет каршысындагы җирдә имам өчен йорт төзетә башлаган. Имам дигәннән, эшли башлавыннан алып бүгенгә кадәр «Мөхәммәдвафа» мәчетенә йөрүчеләр саны артуның беренче сәбәбе, әлбәттә, имамда. Бүген ул вазыйфаны чагыштырмача яшь - 1993 елның 20 ноябрендә Балтачта туган Абдуллин Ислам Илһам улы башкара.
 
- Мин 2000 елда Балтач урта мәктәбенә укырга кердем. Анда җиденче сыйныфтан алып әхлак дәресләре керә башлады. Һәм атнага бер мәртәбә пәйгамбәрләребез тарихы, мөселман дине турында сөйлиләр иде. Сигезенче сыйныфтан башлап без атна саен мәчеткә йөри башладык, Рамил хәзрәт Бикбаевның вәгазьләрен тыңладык. Миндә кызыксыну уянды, иң элек дини китаплар белән таныштым, аннан намаз укый башладым. Мәчеттә дин гыйлемен төшендерүдән тыш, гарәпчә укырга да өйрәттеләр. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда хәзрәтләрдән «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә барлыгы турында белдем һәм шунда укырга кердем. Ректорыбыз Ильяс хәзрәт Җиһанша барыбызга да яхшы мөнәсәбәттә булды. Гыйлем алудан тыш, тәртипкә, үз-үзең өчен җавап бирергә, төрле эшләр башкара белергә өйрәттеләр. Ильяс хәзрәт тәкъдиме белән, 2013 елның июлендә «Мөхәммәдвафа» мәчетенә кайттым, - дип сөйләде Ислам хәзрәт. Үзе турында бик тыйнак сөйләсә дә, ул авылның тормышын шундук җанландырып җибәрә. Кайткан көненнән дини лагерь оештыралар. Эшне ул балалар белән уртак тел табудан башлый. Хәзер инде 6 авылның тоткалары - хөрмәтле аксакаллары белән киңәш-табыш итешеп яши. Максаты да изге үзенең - шушы авылда төпләнергә, гаилә корып җибәрергә һәм игелекле эшне дәвам итү уе белән яна. Әле ул белемен арттыру белән мәшгуль. Югары дини уку йортында читтән торып укуын дәвам итү нияте дә бар. Катлаулы сораулар туганда исә үзен укыткан мәдрәсә мөгаллимнәре белән элемтәгә кереп, шулар ярдәмендә чишә.
 
Яшь имам белән аралашудан миндә уңай тәэсир калды. Аны теләгән кадәр мактап була, әмма имам абруеның күрсәткече - кешеләрнең мәчеткәйөрүендә. Бүгенге көндә егермеләп кеше җомга намазына йөри башлаган, араларында һәркөнне өч-дүрт намазга килүче 4-5 малай да бар икән. Шулай ук намаз укымаучылар арасында да: «Вәгазь тыңлар өчен булса да килергә ярыймы?» - дип сораучылар байтак икән. Димәк, шушы кыска гына ара эчендә «Мөхәммәдвафа» мәчете авыл халкының күңелен яулап алырга өлгергән.
 
-     Мәчет - авыл халкының күптәнге хыялы иде. Вәдүт Минсадыйк улының Аллаһ йорты салу теләген хупладык һәм район башлыгы Алмас Әмин улы Нәзировтан хәер-фатиха алдык. Киңәшле эш таркалмас, диләр бит. Нигезен билгеләгәндә үк халык җыйнап, урынын киңәшләшеп хәл иттек. Төзелеш барышында авыл халкы да, хуҗалык та Вәдүт Минсадыйк улына булышырга тырышты. Кыска гына вакыт эчендә мәһабәт мәчетебез төзелеп тә җитте. Вәдүт Вафин халыкны дингә тарту юнәлешендә дә бик зур эш алып бара, шулай ук тарихыбызны барлауга да зур игътибар бирә. Тарихы булмаганның киләчәге юк, диләр. Соңгы елларда шушы җирлекнең тарихын булдыруда бергәләшеп эшлибез. Ахыры китап булдыру белән төгәлләнергә тиеш. Хәзер бит халыкны, яшьләрне тәрбияли торган иҗтимагый оешмалар юк. Шушы максаттан да без мәчетләребезгә йөз тотабыз, - ди «Курса МТСы» ҖЧҖ директоры Рәүф Гыйләҗетдинов. Халыкның мәчет төзелешен хуплап алуы сөендерә. Чыннан да, азан тавышы яңгырамаган татар авылында тормыш сүнеп калгандай, нәрсәнеңдер чите кителгәндәй тоела. «Мөхәммәдвафа» мәчете исә Курса кешеләренең күптәге хыялларын тормышка ашырган.
 
-     Башка авыллардагы мәчетләргә күптәннән кызыга идем. Күршедәге Сарай - Чокырча авылы мәчетеннән совет елларында мәктәп ясаган булганнар, хәзер ул кабаттан мәчеткә әйләнде. Мин шул авылга төшеп йөрдем. Үзебездә балалар бакчасын мәктәпкә күчергәч, бушап калган бинаны мәчет итмәсләрме икән, дигән өмет уты кабынды. Ул да барып чыкмады. Безгә исә, Аллаһның рәхмәте белән, тагын да күркәмрәк мәчет насыйп булган икән. Белемле яшь мулла-Илһам хәзрәт тә Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте. Шуңа да мәчетебезгә олылар да, балалар да тартыла, - ди Гөлчирә абыстай. Аның сүзләрен Хәкимә абыстай да җөпли: - Вәдүткә Аллаһның рәхмәте булсын! Мәчетнең эче-тышы матур. Менә картым да дин юлына басты, хәзер азан әйтә. Оныгым беренче сыйныфта укый, үскәч мулла булам дип йөри. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Зәмзәмия Бикбаева мәчеткә балалары аша килгән: - Мин әле беренче елны гына йөри башладым. Ислам хәзрәт имам булып килгәннән соң, җәйге лагерь оештырылды. Балалар бик теләп йөрде. Ике кызым да мәчеткә йөри хәзер. Кечкенә кызым: «Ислам абый: «Әти- әниегез дә йөрсә, зур савап була», - дигәч, минем дә мәчеткә барырга теләгем туды. Ирем дә җомга намазына йөри, - диде ул.
 
Бишенче сыйныфта укучы Илназ Закирҗанов та җомга намазына йөри: - Узган ел мәчеткә килә башладым. Лагерьда укыдык, гарәпчә укырга өйрәндек, ислам дине турында вәгазьләр тыңладык. Миңа ошады. Намаз укыгач ничектер җайлырак булып киткән сыман, - ди ул. Аллаһ Тәгалә бер Хәдис Шәрифендә әйтә: «Мәчетләребезгә бер яхшы нәрсәне өйрәнү яки аны башкаларга өйрәтү өчен кергән кеше Аллаһ юлында көрәшүче кебек», - ди. «Мөхәммәдвафа» мәчете авылга ямь бирсен, нур таратсын, аны хәвеф-хәтәрләрдән саклап торсын һәм иң мөһиме - күңелендә игелекле уй йөрткән кешеләрне - дин кардәшләрбезне үзенә чакырып, җыеп торсын иде!.. Дөньяда иң зур бәхетләрнең берсе, мөгаен, үз эшеңне дәвам итүчеләр булудыр ул. Кайчандыр шушы җирдә атлап йөргән, дини белем тараткан, моңлы мәкам белән догалар укыган Габденнасыйр Курсавиның рухы шат булырга тиеш - авылдашлары аның исемен дә, кылган игелекле гамәлләрен дә хәтерендә тота, фикер иясен олылый. Мәчет шушы юлда бер адым булса, хәзер исә аларны тагын бер зур максат, уй-ният берләштерә - Курса мәдрәсәсен төзекләндереп, аның бер өлешен музей, икенче өлешен тулы канлы тормыш белән яши һәм укыта торган мәдрәсә итү, шушында югары дәрәҗәдә «Курсави укулары» оештыру. Бу зур эшне башкарып чыгу өчен, әлбәттә, район һәм хәтта республика җитәкчелегенең дә ярдәме кирәк. Әмма мин аларның әлеге хыялларының да тормышка ашасына ышанам - Габденнасыйр Курсавиның дәвамчылары, аның рухын яңартучы бит алар!
 
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН, "Идел" журналы