string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4652.html"
15.05.2014 15:10

Татарстанда 21 май Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге күркәм истәлекле көн якынлашуны искә төшереп, "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителүче "Шура" журналының дүртенче санында дөнья күргән фәнни язма тәкъдим итәбез. Мәкаләдә бабаларыбызның Исламга килүләре тарихы тасвирлана.

Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләре турындагы риваятьләре

Болгарларның ислам дине тотулары турында борынгы язма чыганакларда күп тапкырлар кабатлана. X гасыр географы Әхмәд ибне Рустәнең 903-913 нче елларда язылган энциклопедик характердагы “ал-Алак ан-Нафиса” хезмәтендә Идел буе болгарлары турында түбәндәге мәгълүмат бирелә: “...Аларның күпчелек өлеше ислам динен тота. Яшәгән җирләрендә мәчетләр, мәзиннәр һәм имамнары булган башлангыч мәктәпләр бар”[1].

Ибне Фазлан да болгарлар арасында мөселманнар булуын, мәчетләрен күрүен яза[2].

Болгарларның ислам динен 813-833 нче елларда, хәлиф әл-Мәмун вакытында ук кабул итүләре турында мәгълүматлар бар. Бу вакытта хәлиф әл-Мәмун Урта Азиядән Хәзәр каганлыгына хәрби походлар оештыра. Хәзәр каганлыгы составында яшәгән халыкның бер өлеше ислам динен кабул итә. Дөрес, болгарларның ислам дине белән тагын да элегрәк танышуы да мөмкин[3].

Димәк, болгарлар Урта Идел буена күчеп килгәнче үк ислам дине кабул иткән, ихтимал, Идел буенда яшәгән җирле төрки халык арасында да ислам дине тотучылар булгандыр.

Халык авыз иҗаты әсәрләре буенча Идел буена ислам дине VII гасырда ук үтеп керә. Болгарларның ислам дине кабул итүләре турындагы риваятьләр әл-Гарнати (1080-1169/70) сәяхәтнамәсендә, урта гасырларның Көнчыгыш авторлары әсәрләрендә, халык хәтерендә сакланган.

Халык болгарларның ислам дине кабул итүен сахабәләр исеме белән бәйли. Риваятьләр бәян итүенчә, сахабәләр Болгарга Айдар хан вакытында килә. “Болгарның беренче ханы Туки яки Туфи атлы була. Ул һиҗринең 9 нчы елында (милади буенча 630) вафат була. Шул елда тәхеткә аның улы Айдар утыра. Аның илле еллык идарәсе вакытында Болгар халкы ислам динен кабул итә”[4]. Риваятьнең күп төрле версияләре һәм вариантлары бар. Язмага теркәлгән иң борынгы риваять әл-Гарнати сәяхәтнамәсендә сакланган. Болгарга Бохарадан мөселман сәүдәгәре килгән. Ул медицинаны яхшы белгән. Шулчак патша һәм аның хатыны бик каты авырып китә. Мөселман сәүдәгәре аларга: “Әгәр дә мин сезне дәваласам, минем динне кабул итәрсезме?” – дигән. Ул аларны дәвалаган һәм болгарлар шул вакыттан ислам динен тота башлый[5]. Әбу Хәмид әл-Гарнати бу риваятьне XII гасыр болгар тарихчысы Якуб бине Ногманның “Болгар тарихы” дигән хезмәтеннән ала. Бу риваять буенча, болгарлар ислам динен мөселман сәүдәгәре аларның ханнарын дәвалаганнан соң кабул итә.

XVI гасырга караган “Тәварихы Болгария” әсәрендә риваятьнең тагын бер варианты китерелә. Әдәбият галиме һәм педагог Хәй Хисмәтуллин (1895-1977): “XVI йөзнең икенче яртысында Казан ханлыгы бетерелү һәм Идел-Кама буйларының Россия составына кертелүе уңае белән зур тарихый борылышлар, каты бәрелешләр булган. Менә шундый шартларда Мөслими халык телендә йөри торган риваятьләрне җыйган, туплаган һәм аларны язып беркеткән”, – дип яза[6]. Зур тарихый борылышлар вакытында халык үзенең үткәненә игътибарын көчәйтә. Күрәсең, үзенең динен саклап калырга тырышкан халык арасында бу риваять бик популяр булган һәм актуаль яңгыраган.

Риваять әл-Гарнати сәяхәтнамәсендәге вариантка бик охшаш. Әсәрдә вакыйганың булган вакыты, геройларның исемнәре бирелә. Шуңа күрә ул, риваять булудан бигрәк, чынлыкта булган вакыйга буларак кабул ителә: “Тарих тукыз сәнәсендә хут елында вә йолдызында рамазан мөкәрәмнең тугызынчы көнендә, ул заманда Айдар хан ирде, хәзрәте Сәйеде галәм салләллаһу галәйһи вәссәлам өч сахабә җибәрде тәгълиме ислам вә дин өчен Болгарә: берсе – Габдерахман бине Зөбәер, икенчесе – Зөбәер бине Җәгъдә, өченчесе – Тәлха бине Госман”. Бу өч сахабә үзләрен табиблар дип игълан итеп, күп кешеләрне дәвалый. Айдар ханның кызы Туйбикә дә авырып китә. Сахабәләр кызны ничек дәваларга икәнен әйтә. Алар бер таякны кара савытына куеп дога кыла. Таяк яфрак ярып утырган каен агачына әйләнә. Кыз мунчада яңа каен себеркесе белән чапканнан соң терелә. Бу могҗизаны күргән халык ислам динен кабул итә. Сахабәләр Болгарда өч ел яши. Халыкны дингә өйрәтә, мәчет салдыра, мәдрәсә ача, Коръән өйрәтә. Өч елдан соң ике сахабә кире Мәдинәгә китә. Хәзрәте Зөбәер бине Җәгъдә Болгарда кала, хан кызы Туйбикәгә өйләнә, егерме биш ел Болгарда яшәп вафат була.

Әлеге риваятьнең бүгенге көнгә хәтле халык хәтерендә сакланган вариантлары бар. Аларда конкрет дата күрсәтелми.

“Аякка баса. Тәмам терелә бу. Кыз әнисенең бүлмәсенә керә. Әнисе бик аптырый. Айдархан патша янына кереп китә, кызның терелүе турында хәбәр бирә. Хәзер Айдархан сахабәләргә әйтә:

– Кызны бирәм берегезгә.

Кызны коръәнхафиз Тәлхага бирергә була...

...Кызына да, атасына да:

– Иманга килегез, – ди болар.

– Бөтен шәһәрне иманга китерәм, – ди патша.

Туйбикә белән сахабә Тәлха егерме биш ел бергә тора”[7].

Риваять татар халык әкиятләрендә еш очрый торган сюжетны искә төшерә. Патша кызын дәвалаучы кеше ахырдан ул кызга өйләнә һәм патша була. Әсәрдә Болгар халкының ислам дине кабул итүенең сәбәбе итеп аларның ханнарын яки хан кызын авырудан терелтү күрсәтелә. Сахабәләр яки ислам динен тотучы сәүдәгәрләр табиблар булып, ханны яки аның кызын дәвалый. Болгар халкы аларның сихри көчен күреп ислам динен кабул итә. Профессор Гамирҗан Дәүләтшин бу риваятьнең реаль җирлеге булуын билгели. Ибне Фазлан сәяхәтнамәсендә Алмыш ханның үзенә дарулар җибәрүне соравы, ул даруларның аңа тапшырылуы турында мәгълүмат бар[8].

“Сөләйман хуҗа” дигән риваятьтә Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) исән чакта Мәккә шәһәреннән бер зур галим кешенең Идел буена дин өйрәтер өчен җибәрелүе турында сөйләнә. Бу кеше Сөләйман исемле була. Сөләйман Хуҗа илгә чыгып, зур мәдрәсәләр ачып, бик зур муллалар чыгарган. Алар, авылларга таралып, илне агарткан, ди[9].

Сахабәләрнең Болгарга килеп җитүе турында “Шәһре Болгар әүлиялары” бәетендә дә сөйләнә:

Шәһре Болгар әүлияларының җирдә, күктә нурлары,

Шәһре Болгарга килгәннәр әүлияларның зурлары,

Шәһре Болгар мәсҗиден сахабәләр салган,

Газизләр күчкән чакта дога кылып калган,

Шәһре Болгар манарасының туксак сигез баскычы,

Болгарга килгән сахабәләр дин-исламның ачкычы.

Икенче риваятьтә Болгар халкының ислам дине кабул итүенә сәбәп итеп ханның төш күрү мотивы күрсәтелә. Бу турыда әл-Мәгъсуди язып калдырган: “Болгар ханы безнең көннәрдә, ягъни һиҗри белән 332 нче елда (милади белән 943-944) мөселман иде. Ул әл-Моктәдир вакытында 310 нчы елда (милади белән 921-922) төш күргәннән соң ислам динен кабул итә”[10]. Монда Болгарга Ибне Фазлан килүе, илнең рәсми рәвештә ислам дине кабул итүе турында әйтелә. Бу сюжетка корылган риваять тә бар. Габдешшәмс дигән кеше төшендә Хозер галәйһиссәламне күргәннән соң Аллаһы Тәгаләгә инана башлый[11].

Ислам дине кабул итү белән бәйләнештә халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә дә эш башлана. Шәһәр-авылларда мәктәп-мәдрәсәләр ачыла, халыкның зур күпчелеге укый-яза белә. Бу исә Коръән өйрәнергә, дини китаплар белән танышырга юл ача. Ибне Рустә Болгарда мәчетләр һәм мәзин-имамнары булган мәдрәсәләр булуын яза[12].

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә Болгар шәһәрләрендә хатын-кызлар өчен махсус мәдрәсәләр булуы турында еш сөйләнә. “Туйбикә мәдрәсәсе” дигән риваятьтә Туйбикә абыстайның кызлар өчен бик зур мәдрәсә тотуы, анда төрле илләрдән килгән кызларның зур галим булганчы укулары тасвирлана. Мәдрәсәне “Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе” дип йөрткәннәр. Бу абыстайлар Биләр шәһәреннән Шәһре Болгарга барып сабак укыган. Алар сахабәләрнең шәкертләре булган. Туйбикә абыстайның әмере белән, бу алтмыш алты абыстай, алтмыш алты якка таралып китеп, күп халыкны хак юлга күндергән[13].

Алдарак бирелгән риваять буенча, Туйбикә – Айдар ханның сахабәләр дәвалаган кызы. Ул Зөбәер бине Тәлха сахабәнең хатыны була. Беренчеләрдән булып ислам динен кабул итә.

“Мәрҗән каласы һәм унике кыз хикәяте” дигән риваятьтә дә хатын-кызлар мәдрәсәсе турында сөйләнә: “Рабига остабикә мәдрәсәсе Биләрдәге Хуҗалар тавы итәгендә бик зур чишмә буена урнашкан була. Рабига көн саен шәһре Болгардан Биләргә җир асты юлы буенча алтмыш алты шәкертен ияртеп укырга килгән”[14]. “Шәһре Болгар бәетләре”ндә дә Шәһре Болгар кызларының җир асты юлыннан укырга йөрүе турында әйтелә:

Шәһре Болгарның кызлары киндер башмак кигән,

Сабак укырга килгәндә җир астындин килгән[15].

Риваять буенча, Болгарның Җамигъ мәчете алдында җир асты юллары булган. Әмма бу факт археологлар тарафыннан расланмаган[16].

Болгарда Коръән, ислам дине аша кергән легендалар да бик популяр булган. Аларның күбесе җирле легендалар белән үрелеп тә киткән.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) образы мөнәҗәтләрдә еш телгә алына. Болгар чорында да бу жанр булырга тиеш. Айсылу Садекова үзенең хезмәтләрендә татар фольклорында һәм, гомумән, мөселман фольклорында элек-электән бик популяр образ Хозыр Ильяс образын тикшерә[17].

Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин, X гасырда рәсми рәвештә кабул ителгән ислам дине фольклорда чагылмый калмый. Халык иҗаты әсәрләрендә болгарларның ислам дине кабул итүләре турында шактый күп мәгълүмат саклана. Коръән һәм дин аша фольклорга дини сюжетлар һәм мотивлар үтеп керә. Болгар чорыннан башлап күп кенә фольклор әсәрләре ислам фәлсәфәсе белән сугарылып, яңа яңгыраш таба.

Илсөяр ЗАКИРОВА,

филология фәннәре докторы,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре



[1] Хвольсон Д.А. Известия о хозарах, буртасах, болгарах, мадьярах, славянах и руссах Абу-Али Ахмеда бен Омара Ибн-Даста, неизвестного доселе арабского писателя начала X века, по рукописи Британского музея / Даниил Хвольсон. – Санкт-Петербург, 1869. – С. 21.

[2] Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг. / Андрей Ковалевский. – Харьков: издательство Харьковского университета, 1956. – С. 131-136.

[3] Хузин Ф.Ш. Волжская Булгария в домонгольское время (X – нач. XIII веков) / Фаяз Хузин / Ответственный редактор: Г.М. Давлетшин. – Казань: Фест, 1997. – С. 113.

[4] Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии / Сергей Шпилевский. – Казань: Университетская типография, 1877. – С. 38.

[5] Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131-1153 гг.) / Публикация О.Г. Большакова, А.Х. Монгайта. – Москва: Главная редакция восточной литературы, 1971. – С. 31. 

[6] Хисмәтуллин Х. Тәварихы Болгария // Борынгы татар әдәбияты / Хәй Хисмәтуллин. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1963. – Б. 451.

[7] Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар / Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С.М. Гыйләҗетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. – Б. 25.

[8] Давлетшин Г.М. Волжская Булгария: духовная культура / Гамирзан Давлетшин. – Казань: Татарское книжное издательство, 1990. – С. 98.

[9] Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар / Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С.М. Гыйләҗетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. – Б. 26-27.

[10] Гаркави А.Я. Дополнения к сочинению «Сказания мусульманских писателей о славянах и русских» / Авраам Гаркави. – Санкт-Петербург: Типография Цидербаума, 1871. – С. 35.

[11] Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар / Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С.М. Гыйләҗетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. – Б. 26.

[12] Хвольсон Д.А. Известия о хозарах, буртасах, болгарах, мадьярах, славянах и руссах Абу-Али Ахмеда бен Омара Ибн-Даста, неизвестного доселе арабского писателя начала X века, по рукописи Британского музея / Даниил Хвольсон. – Санкт-Петербург, 1869. – С. 23.

[13] Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар / Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С.М. Гыйләҗетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. – Б. 27.

[14] Шул ук хезмәт. – Б. 37.

[15] Татар халык иҗаты: Бәетләр / Томны төзүчеләр: Ф.В. Әхмәтова, И.Н. Надиров, К.Б. Җамалетдинова; кереш мәкалә авторлары: Ф.В. Әхмәтова, И.Н. Надиров, Р.Ф. Ягъфәров. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983. – Б. 24.

[16] Шул ук хезмәт. – Б. 291.

[17] Садекова А.Х. Идеология Ислама и татарское народное творчество. – Казань: Фикер, 2001. – 205 с.