string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4653.html"
06.05.2014 14:01

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият йорты күңелләрне рухи яктан баету һәм Ислам кыйммәтләрен тарату максаты белән  китаплар  нәшер итүне дәвам итә. Шушы көннәрдә генә киң  катлам укучыларга, имамнарга, башлангыч дини белем бирүчеләргә дип аталган  яңа басмалар тәкъдим ителде.

Шуларның беренчесе – Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе, танылган вәгазьче Җәлил хәзрәт Фазлыев туплаган “Локман Хәким нәсыйхәтләре”нең тулыландырылган икенче басмасы. Коръәндә исеме телгә алынган хикмәт иясе Локман Хәким  Дауд (г-м) заманында яшәгән булса да, аның зирәк нәсыйхәтләре бүгенге көн өчен дә әһәмиятле.  “Бу китап барлык кешеләр өчен дә көндәлек кулланма- өстәл китабы булып тора ала. Бу- бер кат укып чыгар өчен генә түгел, үзең өстендә эшләү, нәсыйхәтләрне тормышта куллану өчен”,- диелгән басманың кереш өлешендә. Җәлил хәзрәт китапта һәркемгә аңлаешлы җиңел тел һәм  тормышчан мисаллар белән Изге китапта язылганнарны, Локман Хәким нәсыйхәтләрен аңлатып бирә.  

Татар телендә дөнья күргән икенче басманы дин белгече Фәрид хәзрәт Сәлман әзерләгән. “Аятел-Көрси тәфсире” дип аталган китапта Коръәннең иң бөек аяте саналучы Аятел-Көрси тәфсир ителә, аны дөрес уку тәртипләре, мәгънәви үзенчәлекләре, серләре, фазыйләтләре җентекләп аңлатыла. Аллаһы Тәгалә көрсие, аять эчендәге илаһи мәсьәләләр хакында мәгълүмат бирелә. “Аятел-Көрси” не кайсы вакытта, кайсы урында укыганда нинди саваплар бирелүе  хакында да әйтелә. Басмадагы бүлекләр үк шуңа ишарә ясый: “Бәракәт арттыручы аять”, “Саклаучы аять”, “Аятел –Көрсинең серләре” һәм башкалар.   Китапны кулына алган һәркемгә күркәм  аятьне  укырга һәм  аның  шифасын, сихәтен тоярга, рухын ныгытырга һәм тормышын бәракәтле итәргә язсын.   

Өченче җыентык – “Авыр вакытларда укыла торган догалар” китабы.  Басма кечкенә форматлы булса да зур бер рухи кыйммәткә ия, чөнки анда инсанның Аллаһы Тәгаләгә юнәлүен күрсәтүче догалар тупланган.  Психологлар тарафыннан ясалган тикшеренүләр буенча, дога – илаһи ярдәм алу өчен рухи механизм, аны бөтен кеше дә куллана ала. Дәвамлы дога кылган кешеләрдә бурыч һәм җаваплылык тойгысы арта, көнләшү һәм явызлык кылу теләге кими. Дога һәркайсыбызга начарлыкларга һәм газапларга каршы сабырлык, көч бирүче шифадыр.  Ислам башка гыйбадәтләрендәге кебек, догада да билгеле бер шартларның үтәлүен сорый. Дога кылу әдәпләре турында, билгеле бер вакытларда кайсы доганы укырга кирәклеге хакында  китапта ачык язылган. Китап кечкенә форматта басылганга күрә аны  үзең белән йөртергә дә уңайлы.  

Айзирәк Гәрәева