string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4679.html"
27.01.2014 13:33
Голәмәләр шурасы җыелышында һәм шулай ук ТР МДНнең 12 гыйнварда Болгарда узган пленум утырышында намаз вакытларын билгеләүгә кагылышлы сөйләшү булды. Дин әһелләре намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килделәр. 2014 елның февраль аеннан республикада менә шуларны күздә тотып әзерләнгән намаз вакытлары кертелә. Казан өчен намаз вакытларын биредә карарга мөмкин: http://dumrt.ru/tt/prayertime .
 
Намаз вакытларын билгеләү  мәсьәләсенә тулырак ачыклык кертү ниятеннән Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, башкалабызның Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез. 
 
- Февраль аеннан намаз вакытларында берникадәр үзгәрешләр бар. Бу нәрсә белән бәйле соң? 
 
– Аллаһы Тәгалә “Ниса” сүрәсенең 103 нче аятендә: “...Намаз мөселманнарга төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәттер”, – ди. Намаз, вакыты кергәнчегә кадәр укылса – дөрес түгел; вакыты чыкканнан соң укылса – казага калган булып исәпләнә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә Мигъраҗ кичәсендә биш вакыт намаз фарыз булганнан соң, Җәбраил фәрештә килеп, аңа намазның вакытларын өйрәтте. Ул беренче көнне килеп, һәр намазның беренче вакытында укыды. Икенче көнне килеп, һәр намазның ахыргы вакытында укыды. Аннары әйтте: “Менә бу вакытлар арасында намазларыгызны укыгыз”, – дип. Шуңа таянып безнең галимнәребез әйттеләр: “Иртәнге намазның вакыты таң беленә башлап, тарала башлагач керә һәм кояш чыга башлаганчы дәвам итә. Өйлә намазы кояш иң биек ноктадан авышканнан алып берәр әйбернең шәүләсе 2 тапкырга артканчыга хәтле. Икенде намазы өйлә намазыннан соң кояш баенганчыга хәтле. Ахшам кояш баеганнан соң шәфәкъ кызыллыгы беткәнчегә хәтле. Ястү намазы шәфәкъ кызыллыгы яки аклыгы бетеп иртәнге намазының вакыты кергәнчегә хәтле, ләкин төн уртасыннан соңгарак калдыру мәкруһ санала”. Күренгәчә, намаз вакытлары кояш йөрешенә бәйле. Кояшны Хак Тәгалә төгәл йөри торган итеп ясаган. Аның йөрешен исәпләп була. Шуңа да мөселман астрономнары IX гасырда ук таң атуны һәм шәфәкъ кызыллыгы яки аклык бетүне градуслар белән билгеләгән. 
 
– Равил хәзрәт, сез градуслар белән билгеләгән дидегез. Ачыклык кертеп китсәгез иде.
 
– Билгеле булганча кояш баегач, горизонттан югала. Кояш горизонттан ерагайган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы кимеп бара һәм бер микъдарны узып киткәч, шәфәкъның башта кызыллыгы, аннан соң аклыгы бетә. Ул гадәттә 15 һәм 18 градуслар белән билгеләнелә. Шуңа күрә иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч, таң беленергә керешә, 15 градуска җиткәч, кызыллык башлана. Ә кич белән киресенчә, 15 градуска җиткәч, шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста аклыгы бетә. Ә менә җәй көне, безнең җирлектә кояш искә алынган градуслардан түбәнрәк төшми һәм шул сәбәпле безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы һәм аклыгы бетми. Шуңа күрә безнең галимнәребез шәфәкъ бетмәгәндә ничек ястү намазын уку мәсьәләсен күтәргән һәм шуңа багышлап күп хезмәтләр язган. 
 
– Равил хәзрәт, безнең татар галимнәре намаз вакытларында астрономик исәпләүләрне кулланганмы?
 
– Әйе, безнең җирлектә 1917 нче елгы инкыйлабка хәтле егермедән артык календарь чыккан һәм аларның барысында да диярлек намаз вакытлары күрсәтелгән. Мисал өчен, Каюм Насыйри, Идрисовлар һәм башкалар чыгарган календарьлар. Аларга күз салсак, барысы да намаз вакытларын астрономик исәпләүгә нигезләнеп төзегән. 
 
– Ә алайса ястү сәгать ярымнан соң керә дип билгеләү каян кергән?
 
– Бу инде дин тыелган чорда намаз вакытларын астрономик исәпләүгә нигезләнеп төзергә рөхсәт булмаган вакытта кергән дип уйлыйбыз. Чөнки календарьларга игътибар итсәк, 1918 нче елда намаз вакытларын күрсәтү кими башлый. 1920 нче елда ул бөтенләй бетә. 1924 нче елда Диния нәзарәте аерым календарь чыгара башлый, анда кояш баю һәм чыгу вакытлары гына күрсәтелгән. Ләкин алар аерым бер биттә Советлар Союзындагы зур шәһәрләр өчен ел дәверендә өйлә вакыты күрсәтелгән кушымта чыгара. Анда язылган: икенде вакыты – кояш батарга 1 сәгатьтән укыгыз, иртәнге намазны кояш чыкканчы 1 сәгать 40 минут кала, ястүне кояш баеганнан соң – 1 сәгать 30 минуттан соң укыгыз дип язылган. Билгеле булганча, бу төгәл вакыт түгел. Һәм халкыбыз намазын башкара алсын өчен шул вакытларда әйтелгән тәгълимәт дип уйлыйбыз. 
 
– Ә яңа календарьны ничек төзедегез?
 
– Әйтеп китәргә кирәк, бөтен ислам илләрендә намаз вакытлары өчен астрономик исәпләү кулланыла һәм безнең бабаларыбыз да инкыйлабка хәтле шулай исәпләп килгән. Шуңа күрә, без, ягъни Голәмалар шурасы әгъзалары карар кылдык: яңадан инкыйлабка хәтле булган гадәткә кайтырга, намаз вакытларын астрономик исәпләргә таянып төзергә. Ел дәверендә безнең ышанычлы егетләр таң атуны һәм шәфәкъ кызыллыгы бетүен карап килде. Аларның әйтүләренә таянып, башка исәпләү программаларын чагыштырып һәм өйрәнеп, безнең КФУ астрономнарына үзебезнең тәкъдимнәрне әйтеп, безгә намаз вакытларын исәпләп бирделәр.
 
– Ә җәй көне шәфәкъ кызыллыгы һәм аклыгы бетмәгәндә ничек исәпләдегез? 
 
– Әйе, май башыннан алып, август башына хәтле безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы һәм аклыгы бетми. Безнең борынгы календарьларга карасак, җәй көннәрендә иртәнге һәм ястү намазлары вакыты күрсәтелмәгән, чөнки вакыты керми. Ул вакытта төрле мәхәллә үзенчә бер вакытны билгеләп укыгандыр дип уйлыйбыз. Бу мәсьәләдә галимнәр төрле фикерләр әйтте. Һәрберсенә тукталып тормыйм, фәкать үзебез алган фикерне генә яктыртып китәм. Безнең мәшһүр хәнәфи мәзһәбе “Хәшия ибн Габидин” китабында ул вакытта шәфәкъ кызыллыгы бетә торган төбәккә карап билгеләргә диелгән. Ул фикерне Галимҗан Баруди “Хөснел-гыйбадәт” китабында дөрес дип саный. Шуңа күрә без ул төбәкнең намаз вакытларын тикшердек һәм аларда ул вакыт сәгать ярым чамасына туры килде. Шуңа таянып җәйге көннәрдә ястү намазын кояш баеганнан сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр вакытын кояш чыкканчы ике сәгать дип билгеләдек. 
 
– Равил хәзрәт, ахыргы соравыбыз. Моңарчы укып килгән намазларыбыз дөрес буламы?
 
– Иншә Аллаһ, дөрес була, чөнки алар Диния нәзарәте тарафыннан төзелгән календарьга таянып башкарылган. Ә яңа календарь чыкканнан соң шушы дөрес календарьны куллану һәрберебезгә дә тиешле. Әгәр берәр сорау туса, Голәмалар шурасы әгъзалары аңлатып бирергә әзер. Аллаһ Раббыбыз башкарган намазларыбызны кабуллардан кылсын! 
Әңгәмәдәшләр –  Нияз САБИРҖАНОВ, Хатыйп ГӘРӘЙ,