string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4681.html"
06.12.2016 09:48

Беренче дәлил: Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мәүлиден үткәрү Аллаһ тарафыннан сайланган пәйгамбәргә шатланудыр, хәтта шундый шатлык аркасында кәфер дә файда тапкан.

Тугызынчы дәлилдә без бу сорауны тирәнрәк карап китәрбез, чөнки асылда бу сораулар охшаш, гәрчә хәтта дәлилләрне китерү ысуллары аерылсалар да, без үзебезнең бу тикшерүебездә, кабатлауны булдырмас өчен,  шул ысулны кулландык.

Бохари риваять иткән хәдисләр җыентыгында хәбәр ителгәнчә, Әбү Ләһәбнең һәр дүшәмбе көнендә газаплары җиңеләйтелә, чөнки ул Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууы хакында шатлыклы хәбәр китергән Сувайбаны коллыктан азат иткән. Әл-Хафиз Шәмседдин Мөхәммәд бине Насретдин әд-Димашкый бу хакта болай дигән:  “Хәтта шундый кабәхәт, кәфер булган кешегә дә (һәм Коръәндә дә аның турында “Тәббәт” сүрәсенең 1нче аятендә: “Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын!” дип әйтелгән ), шулай ук, бу кешегә мәңгелек җәһәннәм вәгъдә кылынуына карамастан, җәһәннәмдәге газап һәр дүшәмбе көнендә җиңеләйтелә, чөнки ул Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууына шатланды. Шуңа күрә, гади мөселман кешесенең хәле нинди булырга тиеш, ул бит гомере буе Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууына (мәүлиденә) шатланып яшәде һәм бер Аллалык динендә, исламда вафат булды?!”

Бохари үзенең “сахих”  риваятендә китерелгән бу кыйсса  “Никах” турындагы бүлектә китерелә һәм ул хәдис мөрсәлдер[1]. Шул ук кыйссаны әл–Хафиз бине Хәҗәр “Фатхул Бәри” китабында риваять итте. “Әл-Мөсәннәф”ендә имам Габдеррәззак әс-Синаний, үзенең “Әд-Дәләлү” китабында әл-Байхакий, “Әл-Бидая вә ән-нихая”  китабында Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тормышын тасвирлаган өлешендә бине Касир, “Хадаику әл-Әнвәри” китабында Мөхәммәд бине Гомәр Бахрак,  “Шәрхе әс-Сөннәт” китабында әл-Хафиз әл-Багави,  “Әр-Равду әл-Өнөфи” китабында бине Хишам һәм әс-Сөхәйли, “Бәхҗәтү әл-мәхәфили” китабында әл-Гамири шуны ук язганнар.

Бу кыйсса мөрсәл булса да, ул барыбер асылда  кабул ителә, чөнки бу кыйссаны Бохари риваять итә һәм шулай ук күпчелек ислам галимнәре шушы җыентыкка таяналар. Бу хәдистә хәләл яки харам турында әйтелми, ә фазыйләтләр (мәнәкыйб) һәм хасыятләр (Хасааис) турында әйтелә. Ә шәкертләр һәм шаригать кануннарын өйрәнеп килгән кешеләр, фазыйләтләр һәм әхкәмнәр арасындагы дәлилләр китерүдә аерманы бик яхшы беләләр.

Аларның игелекле гамәлләре өчен каферләргә файда китерү мәсьәләсе буенча, илаһият галимнәренең төрлечә фикерләре бар. Бу хезмәтнең максаты  аларны җентекләп тикшерү түгел. “Сахих” китабында китерелгән бу мәсьәләнең нигезе – Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үтенече буенча, Әбү Талипның тәкъдирен җиңеләйтү. 

Икенче дәлил. Аллаһның Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзенең туган көнен үзе дә зурлаган,  туган көне өчен Аллаһка  зур рәхмәтен белдергән, ул аны Аллаһның Пәйгамбәргә  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  бүләк иткән бик олы нигъмәте итеп кабул иткән,  Аңа бу дөнья тормышы төзеп бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтле булган. Чөнки, Аллаһның бу рәхмәте, Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу дөньяга килүе аркасында, җирдәге бар җан ияләре дә зур шатлыкка ия булганнар, бәхеткә ирешә алганнар. Туган көнен олылауны Пәйгамбәр  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ураза тотып билгеләп үткән. Бу турыда  Мөслимнең Әбү Катада тапшырган хәдисендә болай дип әйтелә:  “Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дүшәмбе көнне ураза тоту турында сорагач, ул шулай дип җавап биргән: “Дүшәмбе – минем  туган көн һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде”. Аллаһ Рәсүленең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу сүзләре шундый мәгънәгә ия: димәк, аның туган көнен, ягъни, дүшәмбе көннәрен билгеләп үтү мөмкин гамәл, тик аны бәйрәм итү төрлечә булырга мөмкин. Бу риваять Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган көнен билгеләп үтү, нинди рәвештә булуына карамастан – ураза тотып билгеләнеп үтәме ул, әллә инде сый әзерләп башка кешеләрне җыю, анда  Пәйгамбәрне  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) искә алу, аңа салаватлар әйтү,  аның турында, күркәм әхлак сыйфатлары, өстенлекләре һәм камиллекләре турында  төрле хикәятләр сөйләү һәм  тыңлау  рәвешендәме, - рөхсәт ителгән гамәл булуын дәлилли.

Өченче дәлил: Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дөньяга килүенә шатлык белдерү, Аллаһы Тәгаләнең шул сүзләре бунча, - тиешле гамәл:

قُلْ بِفَضْلِ اللَّهِ وَبِرَحْمَتِهِ فَبِذَلِكَ فَلْيَفْرَحُواْ

(Мәгънәсе): “Ий Мөхәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (10-чы сүрә, “Юныс”, 58 аять). Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә  Мөхәммәд Пәйгамбәр  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – Аның кешеләргә кылган рәхмәтләренең иң зурысы.  Чөнки Раббыбыз шулай дигән:

وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلاَّ رَحْمَةً لِّلْعَالَمِينَ

  

 (Мәгънәсе): “Ий Мөхәммәд г-м,  Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (21-че сүрә, “Пәйгамбәрләр”, 107 аять).

Дүртенче дәлил: Пәйгамбәр  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) инде күптән үк булган дини вакыйгаларны да игътибарсыз калдырмаган. Ул датаның килеп җитүе, бу вакыйганы кабат искә төшерү, билгеләп үтү һәм олылау өчен яхшы мөмкинлек бирү өчен хезмәт иткән. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  мондый кагыйдәләрне шәхсән үзе урнаштырган, бу турыда сахих хәдистә әйтелә: “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Мәдинәгә килгәч, ул яһүдиләрнең Гашура көнендә ураза тотканнарын күргән.  Ул алардан моның сәбәбен сораган һәм алар: “Бу  көнне Аллаһ Муса (аңа Аллаһның сәламе булсын!)  пәйгамбәрне коткарып калып, фиргавенне[2] суда батырып үтергән. Шуңа күрә без, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән, бу көнне ураза тотабыз”, - дип  җавап биргәннәр. Моны ишеткәч, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Без Муса пәйгамбәргә (аңа Аллаһның сәламе булсын!) сезгә караганда якынрак, безнең аңа хокукыбыз сезнекеннән күбрәк”, - дигән һәм шул көннән башлап Гашура[3] көнен ураза тотып олылый башлаган, башка мөселманнарга да бу көнне ураза тотарга кушкан. 

Бишенче дәлил: Изге мәүлид мөселманнарны Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) салават әйтергә һәм сәлам җиткерергә чакыра, болар да Аллаһы Тәгаләнең сүзләре буенча, башкарылырга тиешле гамәлләр:

إِنَّ اللَّهَ وَمَلاَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ

 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيماً

(Мәгънәсе): “Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр г-мгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм тырышып сәлам җиткерегез” (33-чы сүрә, “Әхзаб (Гаскәрләр)”, 56 аять).

Ә Шәригать таләп иткәннәрне башкарырга чакыручы гамәлләр – дин таләп иткән гамәлләр булып  саналалар һәм Шәригатькә туры киләләр. Аллаһның Рәсүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) салават әйтүдә күпме пәйгамбәр ярдәме һәм файда бар, ә бит  аларны  санап та,  каләм белән язып та бетерергә мөмкин  түгел!

Алтынчы дәлил: Изге мәүлид вакытында мөселманнар гүзәл Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) искә алалар, аның могҗизаларын,  тормышын бәян итәләр һәм алар белән танышалар. Ә безгә Аллаһ Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) һәм аның гамәлләре  белән танышырга, аңа тәкълид итәргә, аңа охшарга тырышырга, аның  гамәлләрен үрнәк итеп алырга,  аның могҗизаларына ышанырга, галәмәтләрен акларга кушылмаганмы?!  Ә бит мәүлид турындагы китаплар  бу максат һәм таләпләргә тулысынча җавап бирәләр.

Җиденче дәлил - аның камил сыйфатлары һәм мактарлык игелекле холкы турында сөйләп, аңлатып, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә өлешен булса да башкарып, аның өчен әҗерен алу.  Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) заманында шагыйрьләр Аллаһ Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) янына килеп,  аңа багышланган  мәдхияләрен  аңа укый торган булганнар. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аларның бу эшеннән бик канәгать була торган булган һәм  бу гамәлләрне хуплаган. Шуннан соң ул аларга истәлекле ниндидер бер әйбер бүләк иткән, аларның гозерләрен үтәгән, аларга күп игелекләр эшли торган булган.  Әгәр дә Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аны мактап язган шагыйрьләрдән канәгать булган икән, аның бик зур өстенлекләрен  җыйган һәм сөйләгән кешеләр белән ул ни өчен канәгать булмаска тиеш әле? Ә бит аңа  якынлашу - нәкъ менә аның сөюен һәм канәгатьлеген алуда тора да бит инде.

Сигезенче дәлил: Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) камиллекләрен һәм кылган могҗизаларын белү –  аңа булган ышануны ныгыта, Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сөюбезне арттыра һәм көчәйтә. Кеше үзенең табигате белән  матурлыкны, гүзәллекне сөя торган итеп яратылган. Ә Пәйгамбәрнең әхлак сыйфатларыннан, камиллекләреннән, өстенлекләреннән дә  камилрәк, матуррак һәм гүзәлрәк  әхлак сыйфатлар, камиллекләр һәм өстенлекләр юк. Пәйгамбәргә  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) булган мәхәббәтне арттыру, аңа булган ышанычны камилләштерү  - Шәригать белән таләп ителә, ә аңа ярдәм иткән барысы да, шулай ук, - Шәригать таләпләре исәбендә.

Тугызынчы дәлил: Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) олылауның   Шәригатьтә кануни нигезе бар. Ә  затлы бу туган көн уңаеннан шатлык белдерү, сыйлар әзерләп, мәҗлесләр оештыру, Аллаһы Тәгаләне зикер итәр өчен кешеләрне җыю,  ярлы һәм мохтаҗларга ихтирам һәм ярдәм күрсәтү – Аллаһ  Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аша безне Үзенең чын  туры диненә алып чыгуы,  Мөхәммәд Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм иң яхшы сәламе булсын!) безгә җибәреп, безгә зур рәхмәт күрсәткәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә бик зур олылавыбызны,  шатлыгыбызны, рәхмәтебезне белдерү ул.

Унынчы дәлил: Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) җомга көненең үзенчәлекләре һәм фазыйләтләре турында шулай дигән:

وَفِيهِ خُلِقَ آدَمُ

 “Бу көнне Адәм (аңа Аллаһның сәламе булсын!)   яратылган”.

 Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: әгәр дә бу турыда анык билгеле булса,  Аллаһ пәйгамбәрләренең (аларга Аллаһның сәламе булсын!) кайсысы да булса  дөньяга килгән көнне Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) зурлаган, олылаган.  Ә рәсүлләрнең иң лаеклысы, пәйгамбәрләрнең иң яхшысы – Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дөньяга килгән көнне,  ул вакытта,  нинди дәрәҗәдә олыларга кирәк соң?

Мондый  олылау  бу көнгә генә кагылып калмый, ул, алда искә алынган шул җомга көне кебек, алар кабатланган вакытта,  шуңа охшашлы истәлекле башка көннәргә дә, шул исәптән мәүлид көненә дә кагыла. Без мондый  көннәрдә пәйгамбәрлекләрнең үзенчәлек һәм өстенлекләрен чагылдырып, элек булып үткән, бар кешелек дөньясы һәм ахирәт өчен әһәмиятле,  күренекле вакыйгаларны искә төшереп, Аллаһы Тәгаләгә шул вакыйгалар өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Шуңа охшаш рәвештә, Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган урынын олылау да  бер вакыйгадан башланып киткән.  Җәбрәил (аңа Аллаһның сәламе булсын!)   Мөхәммәд Пәйгамбәргә  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Вифлеемда (Байтал-Ляхм)  ике рәкагәть намаз укырга кушкан һәм аннан шулай дип сораган: “Син үзеңнең кайда намаз укыганыңны беләсеңме?”. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аңа: “Юк”, - дип  җавап биргән. Җәбрәил дәвам иткән: “Син Вифлеемда, Гайсә (аңа Аллаһның сәламе булсын!)   пәйгамбәрнең туган урынында намаз укыдың”, – дигән. Бу турыда Шаддад бине Гавасның, әл-Баззар, Әбү Ягла һәм әт-Табарани  тапшырган  хәдисендә бәян ителә.  Әл-Хафиз әл-Хайсамий “Мөҗмаг әз-зәваиди” китабында бу хәдисне  сахих хәдис дип атый.  Шул ук хәдисне  әл-Хафиз бине Хәҗәр “Фәтху әл-Барий” китабында да китерә.

Унберенче дәлил: Мәүлид, ул – бар илләрнең дә дин галимнәре һәм мөселманнары хуплаган гамәл. Аны җир шарының һәр почмагында билгеләп үтәләр, аны билгеләп үтү Шәригать буенча да (бине Мәсгуд әйтеп калдырган хәдис буенча урнаштырылган кагыйдәдә) таләп ителә. Ул хәдистә шулай диелгән: “Мөселманнар яхшы дип исәпләгән һәр нәрсә  Аллаһ алдында да яхшы, мөселманнар начар, лаексыз дип исәпләгән әйберләр – Аллаһ каршында да начар, лаексыз”. Бу хәдисне имам Әхмәд тапшырган.

Уникенче дәлил: Мәүлид вакытында мөселманнар бер урынга җыелалар,  Аллаһны зикер итәләр, бер-берләренә бүләкләр тараталар, Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) салават әйтәләр, ә болар барысы да – сөннәт гамәлләр. Бу гамәлләр барысы да Шәригать тарафыннан бездән таләп ителәләр, алар мактауга лаек гамәлләр. Бу фикернең файдасына сахих риваятьләр сөйли, алар безне шундый гамәлләр кылырга өндиләр.

Унөченче дәлил: Аллаһы Тәгалә, шулай ук, тагын шул сүзләрне әйткән: 

وَكُـلاًّ نَّقُصُّ عَلَيْكَ مِنْ أَنبَاء الرُّسُلِ مَا نُثَبِّتُ بِهِ فُؤَادَكَ

(Мәгънәсе): “Ий пәйгамбәр! Рәсүлләрем турындагы хикәяләр белән Мин синең күңелеңне (ихтыяр көчеңне) ныгытмак буламын. Һзр нәрсәне сиңа аңлатам. Аларда синең өчен хакыйкать, мөэминнәр өчен кисәтү вәгазе бар” (11-че сүрә, “Һуд”, 120 аять).

Моннан Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) башка пәйгамбәрләр (аларга Аллаһның сәламе булсын!)   тарихындагы вакыйгаларны аның мөбәрәк күңелендәге иманын ныгыту һәм камилләштерү өчен сөйләве ачыклана.

Һәм безнең барыбызның да, пәйгамбәрләрнең иң яхшысының  тормышы һәм тормыш эшчәнлеге турындагы хикәятләрне тыңлап, күңелләребездәге иманны ныгыту һәм камилләштерүдә аннан күпкә мохтаҗрак икәнебезгә бернинди дә шик юк. Чынлап та, безнең моңа ихтыяҗыбыз бик зур. 

Ундүртенче дәлил:  Бездән алда яшәгән тәкъва  мөселманнар (сәләфсалихун)  эшләмәгәннәрнең, Исламның беренче чорында булмаганнарның  барысы да тыелган гамәл дә, кире кагылырга тиешле гамәл дә, начар бидгать тә түгел. Ләкин, һәр яңалыкны, һәр яңа кертелгәнне Шәригать дәлилләре белән  тикшереп чыгарга кирәк. Анда дин өчен яхшылык (мәсләхәт) бармы, ул вәҗиб гамәлме, анда  хәрам (тыелган гамәл) өлеш юкмы, шуның нәтиҗәсендә ул хәрам гамәл түгелме, әллә инде анда хупланмаган өлеш бармы һәм шуның нәтиҗәсендә ул хупланмаган (мәкруһ) гамәлме, яки ул рөхсәт ителгән өлешләрдән генә торамы һәм  рөхсәт ителгән (мөбах) гамәлме, яки анда хупланган өлешләр генә  һәм дә ул хупланган   (мандуб)  гамәлме. Ә кулланылган чаралар өчен, максатлар өчен кулланыла торган шул ук Шәригать карарлары кулланыла.

Дин галимнәре яңалык кертүләрне биш төргә  бүлгәннәр.

1. Зарури яңалык кертүләр. Мәсәлән, хак юлдан язган агымнарның фикерләрен  кире кагу һәм аларның вәкилләренә каршы чыгыш ясау; Изге Коръән һәм  Пәйгамбәребезнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисләрен укыган вакытта ялгышмас өчен,  гарәп теленең грамматикасын өйрәнү. 

2. Хуплана торган яңалык кертүләр. Мәсәлән, ятимнәр йортлары, мәктәпләр төзүләр, намазга чакырып, манаралардан азан әйтү һәм башка игелекле эшләр эшләү. Алар Исламның башлангыч чорында булмаганнар.

3. Хупланылмаган яңалык кертүләр: алар  мәчетләрне һәм Изге Коръән битләрен орнаментлар белән артык бизәкләү кебек гамәлләр.

4. Рөхсәт ителгән яңалык кертүләр. Мәсәлән, онны иләр өчен иләктән файдалану, төрле яңа ризык һәм эчемлекләр куллану һ.б.

5. Тыелган яңалык кертүләр. Болар –  Сөннәткә каршы килгән, Шәригать дәлилләренә туры килмәгән, Шәригатькә файда, яхшылык  китермәгән гамәлләр.

Унбишенче дәлил: Һәрбер яңалык кертү дә тыелган була алмый. Әгәр бу шулай булса, Әбү  Бәкер, Гомәр һәм Зәедләрнең (Аллаһ алардан риза булсын!) Изге Коръән текстларын җыеп туплавы, аннан соң бу текстларны, Коръәнне яттан укучылар (Аллаһ алардан риза булсын!)   вафатыннан соң югалтмас өчен, кәгазь битләрендә теркәүләре, шулай ук, тыелган гамәл булып исәпләнгән булыр иде.  Шулай ук, Гомәрнең (Аллаһ аңардан риза булсын!), “Нинди гүзәл яңалык кертү бу!”, - дип әйтеп,  кешеләрне Рамазан аенда тәравих намазы уку өчен бергә җыюы да, шулай ук, тыелган гамәл булып исәпләнер иде. Гыйлемнең төрле файдалы өлкәләре буенча хезмәтләр дә тыелган булырлар иде, алар  утлы корал, артиллерия,  танклар, авиация, су асты көймәләре һәм  диңгез флоты белән белән сугышкан вакытта, безгә каферләргә каршы ук һәм җәяләр белән сугышырга туры килер иде.

Манаралардан азан әйтү дә,  ятимнәр йортлары, мәктәпләр, шифаханәләр, ашыгыч ярдәм, төрмәләр өчен биналар төзү дә тыелган булыр иде.  Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый бер хәдисе бар:

كُلُّ بِدْعَةٌ ضَلاَلَة

“Һәрбер бидгать – юлдан язудыр”.

Дин галимнәре аны начар яңалык кертү дип исәпләгәннәр. Ләкин андый чикләү  Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) өлкән сәхәбәләре һәм аларның дәвамчылары (табигыйннар) керткән гамәлләргә рөхсәт биргән. Ләкин, ул гамәлләр Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  вакытында булмаганнар. Без үзебез дә бүгенге көндә бездән элек яшәгән тәкъва мөселманнарда булмаган күп яңалык кертүләр кулланабыз. Мәсәлән, тәравихтан соң, бер имам артыннан тәхәҗүд намазы укыр өчен, төн ахырында кешеләрне җыю, анда Коръән укуны тәмам итү,  Коръән укуны тәмамлаган вакытта Аллаһка ялвару, егерме җиденче кичәдә тәхәҗүд намазында имамның вәгазь укуы, дингә чакыручының шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итүе: “Төнге намазга басыгыз, Аллаһ безгә моның савабын бирсен!”. Боларның берсен дә  Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дә, бездән алда яшәгән тәкъва мөселманнар да башкармаганнар. Ә мондый очракларда безнең бу гамәлләргә тәкълид итүебез тыелган гамәл булып санала аламы?

Уналтынчы дәлил: Мәүлидне билгеләп үтү, гәрчә ул Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) чорында булмаса да, яңалык кертү булып тора, тик яхшы яңалык кертү. Чөнки, ул Шәригать дәлилләренә һәм абсолют кагыйдәләргә  туры килә. Мәүлид аның состав өлешләре буенча түгел, ә аны үткәрү формасы белән, ягъни, аны үткәрү өчен кешеләрне махсус җыю буенча, - яңалык кертү.  Чөнки мәүлидне билгеләп үткән вакытта булганнарның барысы да, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вакытында булганнар. Бу турыда мәүлид файдасына  без китергән уникенче дәлилдә бар.

Унҗиденче дәлил: кешеләрне җыю кебек, Исламның башлангыч чорында  булмаган, ләкин аның структур  өлешләре ул вакытларда булган һәр гамәл, Шәригать буенча зарур гамәл булып исәпләнә, чөнки ул законлы өлешләрдән тора. Ә законлы өлешләрдән торган һәр әйбер үзе дә законлы була. Һәм бу беркем өчен дә сер түгел.

Унсигезенче дәлил: Имам әш-Шәфигый (Аллаһ аңарга  рәхимле булсын!) шулай дигән: “Барлык яңалык кертүләр дә ике төргә бүленә. Аларның беренчесе - Коръәнгә, Сөннәткә, иҗмагка[4] яки асарга[5] каршы килүче яңалык кертүләр. Андый яңалык кертүләр юлдан язу булып торалар. Икенчеләре – яхшы яңалык кертүләр, алар алда саналганнарның берсенә дә каршы килмиләр.  Андый яңалык кертүләр  рөхсәт ителәләр һәм мактауга  лаеклар”. Имам әл-Иззу бине  Габд әс-Сәлам, ән-Навави, бине  Асирлар да  яңалык кертүләрне без алда күрсәткән төрләргә бүленәләр дип язалар.

Унтугызынчы дәлил: Шәригать дәлилләренә туры килгән һәр игелекле гамәл, аны кулланышка кертү – Шәригатькә каршы килүне максат итеп куймый, әгәр дә анда тыелганнар булмаса, ул дингә кабул ителә.

Бездән алда яшәгән тәкъва мөселманнар (сәләфсалихун)  боларны башкармаганнар, – дигән фанатиклар фикере, гомумән дәлил була алмый, киресенчә, бу – дәлилләрнең булмавын аңлата. Һәм дә бу диннең нигезләрен (үсүл) өйрәнү белән шөгыльләнгән кеше өчен, гомумән сер түгел. Безгә кануннар урнаштыручы -  Пәйгамбәр  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), аны башкарган кешегә савап вәгъдә иткән, чөнки аның хәдисендә шулай диелгән: “Исламга яхшы традиция керткән кеше, аның өчен савабын алыр, һәм аның үрнәгенә ияргән кешеләрнең савапларын да. Бу вакытта  аның артыннан барган кешеләрнең саваплары кимемәс”. Мөслим  тапшырган хәдистә шулай диелгән.

Егерменче дәлил: Пәйгамбәрнең   (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мәүлиден олылау – Аллаһ Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) турындагы хатирәләрне торгызу булып тора, ул  Исламда рөхсәт ителгән һәм законлы гамәл. Хаҗ кылырга барган вакыттагы күп йолаларны   башкару да, истәлекле хатирәләрне, вакыйгаларны хәтердә яңарту,  мактаулы тарихи урыннарга сәяхәт кылу  булуын барыбыз да күрәбез бит. Мәсәлән,  Сафа һәм Мәрвә[6] таулары арасыннан үтү, ташлар ыргыту, Мина[7] үзәнендә корбан чалу - болар барысы да,  бик күптән булып үткән вакыйгалар белән бәйлеләр. Мөселманнар, хәзер дә элекке замандагы кебек итеп аларны башкарып,  алар турындагы хәтерне яңарталар. Ә Аллаһы Тәгаләнең  Ибраһим һәм Исмәгыйль (аларга Аллаһның сәламе булсын!)  пәйгамбәрләр вакыйгасы турында сөйләгәндә әйткән сүзләре  моңа, шулай ук,   дәлил булып тора:

وَأَذِّن فِي النَّاسِ بِالْحَجِّ

(Мәгънәсе):  “Мөселман булган җәмәгатькә хаҗ гамәлләрен кылуны игълан ит” (22-нче сүрә, ”Хаҗ (Хаҗ)”, 27 аять).

وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا

(Мәгънәсе):  “Безгә гыйбадәт урыннарын һәм ысулларын өйрәт” (2-че сүрә, ”Бакара (Сыер)”, 128 аять).

Егерме беренче дәлил: Мәүлиднең законлы икәне файдасына без алда китергән бар дәлилләр дә, мәүлиднең тыелган һәм аларны кире кагарга кирәк булган  аспектлардан азат булган гамәл икәнлеге турында сөйлиләр. Әгәр дә мәүлидне үткәргән вакытта ирләр белән хатын-кызларның бергә җыелуы,  гөнаһлар кылу, артыгын исраф итү кебек, мәүлид Хуҗасы канәгать булмаслык,  кире кагарга тиешле гамәлләр була икән, мондый мәүлиднең, әлбәттә, тыелган һәм хупланмаган  гамәл булуында бернинди дә шик юк. Ләкин, бу вакытта  тыю  аерым бер тискәре очракларга гына кагыла, ә мәүлиднең үзенең асылына түгел. Һәм дә бу, бу турыда фикер йөрткән кеше өчен, сер була алмый.

                                                                Бөек ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече, сәед       

                                                          (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең

                                                         нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң

                                                        зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд                  

                                                       ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004)

 

[1]  Мөрсәл – “калдырылган”, аны тапшыручылар  чылбырында сәхәбә исеме булмаган хәдис.

[2]  Фиргавен – Борынгы Мисыр хакиме.

[3]  Гашура – һиҗри тәкъвим буенча мөхәррәм аеның  унынчы кичәсе.

[4]  Иҗмаг –мөселман дин галимнәренең бертавыштан уртак фикергә килүләре.

[5]  Асар – Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  сәхәбәсе  чыгарган дини фәтва яки  Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аның аша тапшырылган  сүзләре яки гамәлләре.          

[6]  Сафа һәм Мәрвә – Мәккәдәге таулар. Анда, я бер тауга, я икенчесенә йөгереп менеп, Исмәгыйль (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәрнең әнисе Хәҗәр кечкенә баласы өчен  су  эзләп йөргән. Ул җиде тапкыр шулай йөгереп үткән. Шуннан соң,  Исмәгыйль (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәр янында изге Зәм-зәм чишмәсе бәреп чыккан. Һәм бу җиде тапкыр йөрүне Аллаһы Тәгалә соңыннан  хаҗ кылу йолаларының берсе иткән.

[7]  Мина – Мәккәдән ерак түгел бер урын. Анда Ибраһим (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәр, Раббыбыз кушуы буенча үзенең яраткан улы Исмәгыйль (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәрне корбан итәргә әзерләнгән булган. Аларның бу сынауны  лаеклы үтүләрен күргәч, Җәбрәил (аңа Аллаһның сәламе булсын!), Аллаһ Тәгаләнең рөхсәте белән, Җәннәттән бер сарыкны аңа китереп биргән. Ибраһим (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәр  үзенең улы урынына шул сарыкны корбанга китергән.