string(53) "http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4813.html"
08.06.2011 15:07

Бисмиллахир рахманир рахим! Хөрмәтле журналистлар! Дуслар! Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Сезнең белән янә күрешүебезгә шатмын, һәм бүген, Аллаһ ярдәме белән, Татарстан өммәте алдында торган мәсьәләләр, Диния нәзарәтенең бурыч-максатлары, киләчәккә планнары турында сөйләрмен.

Узган атнаның 13 апрелендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш V корылтае үтте, биредә ТҖ МДНнә яңа җитәкчеләр сайланды һәм Диния Нәзарәте уставына беркадәр үзгәрешләр кертелде. Корылтайда дин әһелләре,  шулай ук дәүләт хакимияте тарафыннан да якын киләчәктә каралырга тиешле мәсьәләләр ассызыкланды. Алдан ук шуны искәртеп үтәсе килә, куелган максатларны тормышка ашыру – бу бер көндә генә башкарып чыгарлык эш түгел һәм без моны хәзрәтләр, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хакимияте вәкилләре белән берлектә эшләргә тиешбез. Бигрәк тә биредә массакүләм мәгълүмат чаралары мөһим роль уйныйлар. Шуңа күрә сезнең  ярдәмегезгә өметләнеп калабыз. Юкка гына сезне “дүртенче хакимият” дип атамыйлар бит.

1. Беренчедән, без идеологик эшне формалаштырырга - мәчет һәм мәдрәсәләрне Диния Нәзарәтенең яңа уставы белән тәртипкә салырга тиешбез. Без, Әбү Хәниф мәзһәбе буенча Коръән һәм сөннәткә нигезләнеп эшлибез һәм моңа барыбыз да каршылыксыз таянырга тиеш. Мәдрәсә һәм мәчетләрнең, имам һәм укытучыларының эшләренә мониторинг үткәрәчәкбез. Әгәр эштә, өммәтебездә, имамнарның вәгазьләрендә һәм гамәлләрендә тәртип булса, имамнарның авторитетлары да үсәчәк. Ә бу бик тә мөһим! Чөнки еш кына сүзләр һәм гамәлләр бер-берсе белән тәңгәл килми. Бер әйберне сөйлиләр, икенчене эшлиләр. Шуңа да аларга булган ышанычлылык еш кына кими...

2. Икенчедән, без дини экстремизм һәм ксенофобик кәефләрне һәм исламофобиянең теләсә кайсы формаларын ачыкларга һәм туктатырга тиешбез. Безнең мәчетләребез Аллаһы йорты, бирегә кешеләр, төрле сәяси дини төркемнәр кызыксынуларын эзләп түгел, ә рухи азык эзләп киләләр. 2013 ел Универсиадасы алдыннан  бу бигрәк тә актуаль. Һәм биредә шактый әһәмиятле урын массакүләм мәгълүмат чараларына бирелә.

3. ММЧн нәтиҗәле эшли торган итеп булдырырга тиешбез. Киләчәктә телевидениедә исламга багышланган программаларны арттырырга, ислам радиосы, һәр мөхтәсибәттә (ә алар – 45!) үзләренең газеталарын булдырырга җыенабыз. Шулай ук аерым урын интернетка, социаль челтәрләргә биреләчәк. Интернетка еш кергәннәр беләләр – бүгенге көндә күп кенә ислам сайтлары экстремистик характерга ия. Бу юнәлештә без эшне көчәйтәчәкбез, яшь имамнарны, белгечләрне, мәдрәсә һәм уку йортлары студентларын үзебезгә тартырга, регионда традицион исламны дәгъват кылучы үзебезнең веб-сайтларны ачарга җыенабыз. Элегрәк ТҖ МДН үзенең төп көчен материаль-техник база булдыруга бирсә, бүген исә күбрәк мәгърифәтчелек эшенә юнәлтергә телибез. Видеолар, аудио-лекцияләр әзерләү һәм туплау, түгәрәк өстәлләр, конфренцияләр уздыру, иҗтимагый чараларда катнашу күз алдында тотыла.

4. Хәзерге вакытта ТҖ МДНдә яшьләрнең яңа сәясәте эшләнеп килә. Яшьләр – яңа идеялар, яңа ресурслар, потенциал, үсеш, милләт киләчәге. Шуңа да без мөселман яшьләрен җәмәгать эшләренә тартасыбыз, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәсебез килә. Яңа эш урыннарын булдырып, мәдрәсә һәм институтларның чыгарылыш курс студентларын эш белән тәэмин итү күз алдында тотыла. Шулай ук иң кирәкле эшләрнең берсе – дини белем алуда гына түгел, дәрәҗәле дөньяви уку йортларына да керергә булышу – безнең теләк.

5. “Укырга беркайчан да соң түгел!” диләр, шуңа да яшь буын гына түгел, олы буын вәкилләре дә белем алырга тиеш. Якын киләчәктә без имамнарның һәм мөселман уку йортларының укытучыларын аттестацияли башлаячакбыз. Һәрбер җирдә үткәрелсә дә һәм бик нәтиҗәле булса да, 13 ел буена мондый чаралар бер тапкыр да үткәрелмәде. Чаллыда квалификацияне үстерү үзәге бар, мондый үзәкне тиздән Россия Ислам университетында да ачачакбыз. Тагы бер бурыч – дәгъватчыларны әзерләү. Хәзер дин таратучылар, дәгъватчылар заманы җитте. Бездә алар бармак белән генә санарлык, бу бик аз. Килгәннәрен көтеп тормыйча, үзебезгә халык арасына ешрак чыгарга кирәк. Дин күп  эзәрлекләүләр аркылы үтте, мондый характердагы эшләрне башкарырга да мөмкин түгел иде. Никах, мәҗлес һәм җеназаларда булу кебек, мөселман тормышы йола, гореф-гадәт буларак кына алып барылды. Моның өчен кемнедер гаепли алмыйбыз, башка чара юк иде, ләкин хәзер безнең мөмкинчелекләребез дә бар, һәм без моны кулдан ычкындырырга тиеш түгелбез. Сер түгел, мөселманнар елдан ел арта гына. Меңләгән имамнар Аллаһы юлына чакыру, әхлаклылыкны тарату, гуманистлык тәрбияләү буенча тырыш хезмәт куялар. Ләкин бу гына аз. Мөхтәсибәтләрдә кайберләрендә бу күзәтелсә, мәхәлләләрдә - түбәнрәк дәрәҗдә, күп кенә мәчетләрдә алар тулысынча күзәтелми. Барыбыз да яхшы белә, күп кенә мәхәлләләребез арасында үзләренең ишекләрен Ураза һәм Корбан бәйрәмнәргә елына нибары ике тапкыр гына ачучылар да бар. Калганнары җомгада гына, аларына да 5-8 өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар гына йөри. Ә кайда соң яшь, актив, сәламәт, энергияле яшьләр? Аларны кем булса мәчеткә чакырганы бармы, йә булмаса нәрсәгә дә булса, Аллаһ ризалыгы өчен, ярдәм сораганы бармы? Шулай шул. Шуның өчен дәгъватчылар кирәк тә инде. Һәм бер генә дә түгел, ә меңләгән. Кешеләрне дөрес итеп чакыра белү, халыкның рухи ягын үстерү, традицион ислам кануннарын тиешенчә җиткерә белү уку йортлары һәм мәдрәсәләрнең генә вазыйфасы булырга тиеш түгел, мәчет каршындагы якшәмбе мәктәпләренең дә бурычы. Мәчет гыйбадәт урыны гына түгел, якын районнарның, бигрәк тә авылларның координацион-мәдәни үзәге булырга тиеш. Алар каршында китапханәләр, төрле клублар, профессионал курслар оештырылса яхшы булыр иде.

6. Безнең җитешсезлекләребезнең тагы берсе – Ислам традицияләре безнең регионда 1000 еллык тарихка ия һәм ничәмә-ничә буыннар формалашуына нигез булса да, инкыйлабка кадәр эшләгән Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, А.Ясави, М.Бигиев һ.б. кебек татарларның дини тәгълимат белгечләренең хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә белмәү. Шуңа да бүген без традицияләребезгә, генетик хәтергә таянмыйча, динне тарата алмыйбыз. Әйе, җәмгыятебезнең динсез яшәгәненә дә күп вакыт үтте, ләкин бүген безгә бар шартлар да булдырылган.  Күп еллар без дини тәгълимат мирасыбызны кире кагып килдек һәм радикаль карашлы чит ил авторлары хезмәтләренә альтернатива тәкъдим итмәдек. Хәзер без Фәннәр академиясе, Милли китапханә белән эшләргә уйлыйбыз. Зыялылар белән уртак проектлар оештыру исәптә шулай ук. Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итү турында килештек. Чит төбәкләрдәге һәм Россия регионнарындагы татар диаспорасы белән элемтәгә кереп, бердәм эш итү күзаллана.

7. Финанс ягына килгәндә, әлеге өлкәдә эшләр җитәрлек. Беренчедән, ТҖ МДНнең төп вазыйфасы – мәчетләрдәге, бигрәк тә авыллардагы хәзрәтләрнең финанс һәм көнкүреш проблемаларын чишү. Хәзрәтләр коммуналь чыгымнарны каплау юлларын эзләргә тиеш түгелләр, аларның төп эше – руханилык, мәгърифәтчелек эше белән шөгыльләнү. Әлеге юнәлештә беренче адымнар ясалды, күп кенә имам-мөхтәсибләр инде моның өстенлеген дә күрергә өлгерделәр. Икенчедән, республика хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе тарафыннан 13 ел инде ТҖ МДНнә бушлай күп кенә җирләр, биналар бирелгән иде. Кызганычка каршы, соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге милек башка максатларда файдаланылган. Хәзер аудит үткәрелә һәм әлеге җирләр, биналар кире ТҖ МДНнә кайтарылачак. Ул бары тик республика мөселман өммәтенә хезмәт итәргә тиеш. Өченчедән, Диния Нәзарәте мөселман инфраструктурасын һәрьяклап үстерергә һәм мөселманнарга кирәгенчә ярдәм итәргә тырышачак. Соңгысы: ел саен имамнар каршында чыгымнар һәм финанс белән бәйле булган операцияләр турында хисап бирелергә тиеш, моңарчы бу да практикада юк иде.

8. Без барлык кешеләр, шул ук вакытта мөселманнар өчен дә, уртак кануннары булган дөньяви җәмгыятьтә яшибез. Дәүләт хакимияте белән толерант җәмгыять төзүдә, республика территориясендә диннәр арасында ихтирамлылык күрсәтүдә без теләктәшлектә генә. Һәм моны без алга таба да дәвам итәчәкбез, дәүләт хакимияте белән һәрвакытта да конструктив диалог алып барачакбыз.

Түбәндә саналып киткән мәсьәләләр безнең өстә кала бирә. Барчабызга да максатларыбызга ирешергә насыйп булсын. Аллаһ юлында эшләү – бар өммәтебезнең, җәмгыятебезнең бурычы. Ислам кешеләрне аерырга тиеш түгел. Җиңел булмаячак, шулай да безнең туктарга хакыбыз юк: кире чигенергә ярамый –Татарстандагы мөселман өммәтенең тынычлыгы бары тик үзебездән тора!

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!