string(22) "http://dumrt.ru/dumrt/"

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (ТР МДН) -Татарстан Республикасы мөселманнарының иң югары Үзәкләшкән дини оешмасы. 

ТР МДН үзенең дини эшчәнлеген:

Аллаһы Тәгалә иңдергән изге Коръән;
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәте;

-    Әбү Хәнифәнең дини юнәлеше белән туры килгән Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә ияргән факиһ һәм голәмәләрнең иҗтиһатында чагылган шәригать кануннары;

-  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, 1997 елның 26 нчы сентябреннән 125-ФЗ номерлы "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" Федераль законы, башка норматив-хокукый актлар һәм ТҖ МДН Уставы нигезендә тормышка ашыра.

ТР МДНның төп вазифалары:

а) Ислам динен бергәләшеп үстерү һәм тарату максатыннан, Татарстан Республикасының мөселман дини оешмаларын берләштерү;

б) мөселман дини оешмаларының кануни бердәмлеген Коръән һәм Сөннәт нигезендә, Әбү Хәнифә традицион хокук мәктәбенә яраклаштырып тәэмин
итү;

в) республиканың мөселман берләшмәләренең рухи потенциалын көчәйтү һәм әхлакый нигезләрнең ныгыту;

г) тәрбия һәм белем дәрәҗәсен күтәрү, югары әхлаклы һәм гыйлемле  шәхесләр әзерләү максатыннан җәмгыятьтә рухи-әхлакый нигез булдыру;

д) җәмгыятьтә конфессия-, халыкара татулыкка һәм килешүгә ирешү;

е) Татарстан Республикасы мөселманнары һәм мөселман дини оешмаларына республикада законлы хокукларын, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда һәм Ислам динен таратуны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү.

Мөфти, ТР МДН рәисе Сәмигуллин Камил Искәндәр улы
Мөфтинең беренче урынбасары  Батров Рөстәм Гаяр улы 
Мөфти урынбасары Баязитов Илдар Рәфкать улы 
Мөфти урынбасары Хәйруллин Рөстәм Минхәйдәр улы 
Мөфти урынбасары Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәт улы 

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте (ТҖ МДН) Юстиция Министрлыгында теркәлгән һәм үзенең эшчәнлеген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы конституцияләре, 1997 елның 26 нчы сентябреннән 125-ФЗ номерлы “Намус иреге һәм дини берләшмәләр” Федераль законы, башка норматив-хокукый чыгышлар һәм оешма Уставы  нигезендә 1998 елдан бирле зур уңыш белән тормышка ашырып килә.

ТҖ МДН үзенең дини эшчәнлеген

  • Аллаһы Тәгалә иңдергән изге Коръән;
  • Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәте;
  • Әбү Хәнифнең дини юнәлеше белән туры килгән Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә ияргән факиһ һәм голәмәләрнең иҗтиһатында чагылган шәригать кануннары белән ярашып тормышка ашыра.

ТҖ МДН идарәсе түбәндәге органнардан тора: Корылтай, Пленум, Президиум, Мөфти. Киңәшләшү органнары – Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы.

ТҖ МДНның төп вазифалары:

  • бергәләшеп Ислам динен җәелдерү максатыннан Татарстан Республикасының мөселман дини оешмаларын берләштерү;
  • имам Әбү Хәнифнең дини юнәлеше белән туры килгән Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәте нигезендә, мөселман дини оешмаларының кануни бердәмлеген тәэмин итү;
  • республиканың мөселман оешмаларының рухи потенциалын арттыру һәм әхлакый нигезләрнең ныгыту;
  • тәрбия һәм белем дәрәҗәсен күтәрү, югары әхлаклы һәм югары гыйлемле шәхесләр әзерләү өчен, җәмгыятьтә рухи-әхлакый нигез булдыру;
  • җәмгыятьтә конфессия-, халыкара татулыкка һәм килешүгә  ирешү;
  • Татарстан Республикасы мөселманнары һәм мөселман дини оешмаларына республикада законлы хокукларын һәм Ислам динен таратуны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү.

Куелган бурычларны тормышка ашыру максатыннан, республиканың район һәм шәһәрләрендәге сыйфатлы эшне тәэмин итә торган күптармаклы структура (45 мөхтәсибәт һәм 9 казыят) булдырыла. Үзләренең юрисдикция нигезендә, имам-мөхтәсибләр район һәм шәһәр мәчетләрен һәрдаим тикшереп торалар. Казыйлар (дини хакимнәр) вазифасына, мөселман кануннары нигезендә, дини мәсьәләләрне, халык проблемаларын чишү керә.

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте составында  1430 мәчет санала, аларда 1373 имам эшли.  45 мөхтәсибәт һәм 9 казыят,  9 мәдрәсә һәм 350 мәктәп  эшли. Аларда 14227 студент укый, 722 мөгаллим укыта. Бүгенге көндә ТР МДН карамагында 33 массакүләм мәгълүмат чарасы дөнья күрә. (Мәгълүматлар 2014 ел башына туры килә)