“Талак” сүзе белән уйнау

19 март 2020 ел 14:38

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Мин хатыныма бер талак биргәннән соң, кире кайтардым. Аннары никахсыз кире кайтарып булмый торган гыйбарәләр кулланып, аны кабат аердым. Бу гыйбарәләрнең нәтиҗәсе турында мин имамнардан белдем. Шуннан, никах укып, хатыныма тагын бер талак бирдем. Мин үз хатынымны кире кайтара аламмы? Бер имам әйтә никах укыткач, синең талакларың юкка чыкты ди, ә икенче имам синең талагың хатының башка кешегә кияүгә чыгып аерылса гына юкка чыга ди. Ачыклык кертегез әле.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әле сорауга җавап биргәнче, Аллаһы Тәгаләнең гаилә берлеге төшенчәсенә салган мәгънәсен искә төшерсәк иде. Гаилә ул – Аллаһның колларына булган бүләге. Бары тик гаилә мөнәсәбәтләрендә генә кешеләр рухи камиллекнең мәгънәсен аңлау мөмкинлегенә ия булалар. Гаиләдә ир тынычлык, балаларында йөрәгенә шатлык таба, ә хатыны, дөрес мөгамәлә корган очракта, ярдәмче һәм чын тормыш юлдашына әверелә. Гаилә белән идарә итүне хис ягыннан тотрыклылыкка ия ир затына бирүдә дә – Аллаһның хикмәте.  Нәкъ шуның өчен дә аңа гаиләне саклау бурычы йөкләнгән. Ирләрнең ачудан хатынын аерып, гаиләне таркатуын, үзен, хатынын, балаларын бәхетсез итүен күрү – аяныч хәл.

Ә сез сурәтләгән хәлгә килсәк, барысы да сез сөйләгәнчә булган булса, өч талак та дөрес. Сезнең хатыныгызны бары башка иргә кияүгә чыгып, аннан аерылса гына кире кайтару мөмкинлегегез бар.

Имам Ибн Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзенең “Радд Әл-Мохтар” исемле танылган әсәрендә болай яза: “Икенче (яңа) ир ике талакны да, өч талакны да юкка чыгара. Әгәр берәү хатынын бер яисә артыграк талак белән аерса, аннары хатыны башка иргә кияүгә чыгып, аннан аерылса, беренче ирнең өч талакка хакы яңара. Бу – Әбү Хәнифә һәм Әбу Йосыфларның фикере (рәхмәтуллаһи галәйһимә)”.

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана