Су хайваннары хәләлме?

27 апрель 2020 ел 13:01

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәңкәсез балыкларга нәҗес тия, аларны төрле җәнварлар тешләргә мөмкин, шуңа күрә аларны ашарга ярамый диләр. Дәлилләр белән аңлатма бирсәгез иде.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Хәнәфи мәзһәбендә диңгез хайваннарыннан бары балык кына рөхсәт ителгән.

“Маидә” сүрәсенең 96 нчы аятендә болай диелә:

أُحِلَّ لَكُمْ صَيْدُ الْبَحْرِ (المائدة/٩٦)

“Сезгә һәм юлчыларга бер файда булсын өчен (ашала яки ашалмый торган бөтен) диңгездә ау ... хәләл кылынган”. Бөтен диңгез хайваннарын да ашарга ярый диючеләр шушы аятьне дәлил итеп китерә.

الصيد⠀( “ау”сүзе) диңгездә яшәүче барлык хайваннарны да үз эченә ала, балыкны гына түгел.

Пәйгамбәребез ﷺ аннан:

«سئل عن البحر فقال: هو الطهور ماؤه والحل ميتته»⠀⠀⠀

“диңгез һәм аның хайваннары турында сорагач, “су – чиста, ә үләксә – рөхсәт ителгән” дип җавап кайтарган”. Шул рәвешле үләксә дип Пәйгамбәребез ﷺ  диңгездәге бөтен хайваннарны атаган, балык һәм башка хайваннары арасында аерма ясап тормаган.

Хәнәфи мәзһәбе дәлиле түбәндәге аятькә нигезләнә:

حُرِّمَتْ عَلَيْكُمُ المَيْتَةُ وَالدَّمُ وَ لَحْمُ الخِنْزِيرِ  (المائدة/٣)

“(Чалмыйча җаны чыккан) Үләксә, (хайванны чалган чакта агып чыккан) кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башкасы өчен чалынганнардан тыш, буылган....сезгә хәрам кылынды” (Маидә, 3).

Шулай ук түбәндәге аять (АГРАФ, 157):

... وَ يُحَرِّمُ عَلَيْهِمُ الخَبَائِثَ  (الأعراف/١٥٧)⠀⠀⠀

“Ул аларны (иман һәм гыйбадәтләр кебек) яхшылыкка өнди, (кәферлек һәм гөнаһлар кебек) начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне (Аллаһ исеме белән суелган хайваннарны һәм нәҗес булмаган бөтен ризыкларны) аларга хәләл итә, (кан, үләксә һәм риба кебек матди һәм рухи) кабахәт нәрсәләрне исә аларга хәрам кыла....”

Ә бакалар, кыслалар (краблар), еланнар һәм башка суда да, җирдә дә яшәүчеләр аятьтә искә алынган “кабахәт” категориясенә карый. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

سُئِلَ  عَنْ  ضِفْدَعٍ  يجعل شحمُهُ  في الدَّواء  فنَهى عليه الصلاة و السلام عن ْ قَتْلِ الضَّفَا دِعَ

Аннан дәвалану максатыннан бака маен кулланырга ярыймы, дип сораганнар. Пәйгамбәребез ﷺ аларны үтерүне тыйган. Үтермәскә кушкан икән, бу ашарга ярамаганны да аңлата. Нигә үтерергә ярамый дип сорагач, ул خَبِيثَةٌ مِن الخَبائث “Алар - кабахәтләр”, дип җавап кайтарган.

Хәнәфиләрнең фикерен кабул итмичә, югарыда китерелгән аятьне дәлил итеп китерүчеләр өчен ул дәлил аргумент була алмый, чөнки الصيد “ау” сүзе аулау гамәлен генә белдерә, ә ауланган әйбер турында хәбәр итми. Ягъни, аять аулау гамәлен генә рөхсәт итә. Аятьтә ауланган хайван, җанвар турында да сүз бара дип санаучылар ялгыша. Бу сүзнең гомуми мәгънәсен куллану, ягъни эш-хәлне һәм аның кемгә юнәлдерелгән булуын бергә аңлау, аллегорик аңлатма (сүзнең асыл мәгънәсеннән читләшү) булып санала. Ә болай эшләү, әгәр аллегорик аңлауга нигез булмаса (әгәр катгый дәлил белән расланмаса, хәнәфи УСУЛь сүз яисә гыйбарәнең аллегорик мәгънәсен куллануны кабул итми), НЕ ПРИЕМЛЕМО.

“Ау” сүзенең “ерткыч киек” дигән икенчел мәгънәсен кулланган очракта да, бу мәгънә кыргый яисә аулавы бик авыр булган “кул җитмәслек” җанварларны аңлата. Алар очып китәргә яисә йөгереп качарга мөмкиннәр. Димәк аларга карата, һичшиксез, ау кулланып тотарга кирәк. Ауланып кулга эләккәннән соң, бу җанвар киек булып түгел, ит булып саналачак. Чөнки кулга кергәннән соң ул “кыргый җанвар”, “кул җитмәслек җанвар” булудан туктый.

Әлеге фикер Коръән аяте белән дә раслана. Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَ حُرِّمَ عَلَيْكُمْ صَيْدُ  الْبَرِّ مَا دُمْتُمْ حُرُماً (المائدة/٩٦)

“Сезгә һәм юлчыларга бер файда булсын өчен (ашала яки ашалмый торган бөтен) диңгез авы һәм аны (ашарга рөхсәт ителгәнне) ашау сезгә хәләл кылынган. Коры җир авы исә ихрамлы чагыгызда сезгә тыелган. (Хәрамдә һәм ихрамда ауга йөрү мәсьәләсендә) Аллаһтан куркыгыз ки, Аңа җыелачаксыз.” (Маидә, 96)

Ихрам хәлендәге кешенең ау гамәлен кылуы турында гына сүз бара, аулап алганын ашавы турында түгел. Үзе ауламаса, яисә ауларга кушмаса, мондый итне ашау ихрамдагы кешегә тыелмаганлыгы билгеле. Бу аять ау итенең ашарга яраганлыгы турында түгел, ә аять ихрам хәлендәге кеше өчен диңгез авы (балык тоту) һәм җир өсте авы хакында иңгән.

Пәйгамбәребез ﷺ :

الحل ميتته⠀

“Ә диңгез үләксәсе ите хәләл”, дигәндә бары балыкларны гына күздә тоткан. Моңа дәлил булып Пәйгамбәребезнең ﷺ тагын бер хәдисен китерик:

أحلَّت لنا  ميتتانِ و دمَان: الميتتان السمك و الجراد و الدمان الكبد و الطحال. 

“Безгә (мөселманнарга) ашау өчен бары ике очракта үләксә һәм ике очракта кан (укмашкан кан) рөхсәт ителгән. Үләксәгә килгәндә, алар – балык һәм саранча, ә кан – бавыр һәм талак. Шулай итеп, Пәйгамбәребез ﷺ балык белән саранчаны аерып чыгара, димәк, алдагы хәдистә китерелгән диңгез үләксәсе дә балык кына була ала, ягъни

الحل ميتته⠀

“Ә диңгез үләксәсе ите хәләл” хәдисе бары балык турында гына хәбәр итә. Бу факт без югарыда китергән аятьләр һәм хәдисләр белән дә дәлилләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана