Тәрбиягә алынган балага мирас бүлү

06 июль 2020 ел 17:06

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Уллыкка алу процедурасы төгәлләгән очракта, паспортка язылган балалар үги әниләре үлеменнән соң мираска ия була аламы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Мирас бүлгәндә Ислам буенча бары кан туганнар гына исәпкә алына. Димәк, тәрбиягә алынган балалар, кыз булсынмы, малай булсынмы, ата-ананың үз баласына әверелми. Шунлыктан, мирас бүлгәндә, аларга өлеш тими.

Әмма, мирас бүлгәннән соң, варислар тәрбиягә алынган ир яисә кыз туганнарына үз теләкләре белән өлеш чыгара ала. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә аять тә китерә:

و إذا حضر القسمة أُولوا القربى و اليتامى و المساكين فارزقوهم منه و قولوا لهم قولا معروفا. (النساء/٨)

(Шәригатьтә билгеләнгәнчә, мирастан өлеше булмаган) Туганнар белән ятимнәр һәм ярлылар (мирас) бүлешкәнгә шаһит булсалар, аларга да аннан (ни дә булса) бирегез һәм аларга (артыгын бирә алмаган өчен бәрәкәт догалары кушып йомшак,) яхшы сүз әйтегез (ул сүзләр битәрләү һәм рәнҗетүгә кайтып калмасын) (Ниса/8).

Ә Аллаһ яхшырак белә!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана