Коръән уку алдыннан нәрсә эшләү хәерле?

18 июль 2016 ел 13:09

Сорау: Мөселман кешесе Коръән укыр алдыннан нәрсә эшләсә хәерле?

Җавап: «Әл-Фәтәва Әл-Хиндия» китабында әйтелгән:

Коръән укырга җыенучы кешенең яхшы халәттә булуы зарур, ягъни

әлеге кешегә үзенең чиста, пакь киемнәрен киеп (ир-атларга исә чалма кию хәерле), кыйбла ягына карап утырырга киңәш ителә, чөнки Коръәнгә һәм фикыһка хөрмәт күрсәтү зарур санала. Бу турыда «Фәтәва Кадыхан» китабында да әйтелә.

Кесәсендә Коръән булган кием белән бәдрәфкә керергә ярыймы?

Сорау: Кесәсендә Коръән булган куртка белән бәдрәфкә керергә ярыймы? Шулай ук бәдрәфкә Аллаһы Тәгаләнең исеме язылган йөзекне киеп керергә рөхсәт ителәме?

Җавап: «Әл-Фәтәва Әл-Хиндия» китабында әйтелә: 

Әбү Җәфәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) кесәсендә яки букчасында Коръән булган кешегә бәдрәфкә керергә ярыймы, юкмы, дип сораганнар.

Ул моңа каршы түбәндәгечә җавап биргән:

«Әгәр ул Коръәнне бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ. Әгәр ул кесәсендә Коръән булган килеш йомышын чиста җирдә (мәсәлән, кырда, басуда) йомышласа, бу – мәкруһ саналмый».

Моңа нигезләнеп шуны әйтеп була: әгәр кешенең кесәсендә Аллаһының исеме язылган акча яки Коръәннән берәр нәрсә булса һәм ул аны бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ санала. Әгәр ул йомышын йомышларга чиста җир тапса (алда әйтелгәнчә), мәкруһ булмый. Аллаһының исеме яки Коръәннән берәр аят язылган балдак белән дә шулай ук. Бу турыда «Әл-Мохит» китабында әйтелә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан Республикасы мөселманнарының

Диния нәзарәте рәисе, мөфти

"Шура" альманахы, №13

Башка журналлар

Рәгаиб кичәсе намазы

25 гыйнвар 2017 ел 10:54

2019 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1440–1441 һиҗри еллар

01 гыйнвар 2017 ел 13:04
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана