Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

18 июль 2016 ел 13:14

Сорау: Кеше мәчеттә үзен ничек тотарга тиеш? Әлеге кагыйдәләрне

мәчет ишегенә язып куярга мөмкинме?

Җавап:

Фәких Әбү Ләйс Әс-Сәмәрканди «Тәнбихүл-Гафилин» китабында мәчеттә ихтирамга лаек булган 15 төрле үз-үзеңне тоту кагыйдәсен

күрсәтә:

1. Укып утырмаучы яки зикер әйтмәүче кешеләрне мәчеткә кергәндә сәламләү. Әгәр мәчеттә беркем дә булмаса, яки андагы кешеләр намаз укысалар (яки зикер әйтсәләр) мәчеткә керүче түбәндәге сүзләрне әйтергә тиеш: «Әс-сәләмү гәләйнә мир-Раббинә үә гәлә гибәдилляхис-салихин» (мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләдән безгә һәм барлык мөэмин-мөселманнарга тынычлык булсын»);

2. Утырганчы ике рәкәгать «Тәхиятүл-Мәсҗид» намазын уку;

3. Сату-алу белән шөгыльләнмәү;

4. Корал алмау / кулланмау;

5. Югалган әйберне эзләмәү;

6. Тавышны күтәреп сөйләшмәү (зикердән кала);

7. Дөнья хәлләрен сөйләшмәү;

8. Утыручыларны атлап узмау;

9. Урын өчен талашмау;

10. Намаз укыганда рәттә басып торучыларны кысырыкламау;

11. Намаз укучының алдыннан узмау;

12. Төкермәу;

13. Бармакны шартлатмау;

14. Мәчеттә намаз уку урынын нәҗесләүләрен белә торып сабыйларны һәм акылга зәгыйфьләрне анда кертмәү;

15. Аллаһы Тәгаләне күбрәк зикер кылу.

Болар «Әл-Гәраиб» китабында да әйтелә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан Республикасы мөселманнарының

Диния нәзарәте рәисе, мөфти

"Шура" альманахы, №13

Башка журналлар

Коръән могҗизалары

01 июнь 2020 ел 13:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана