Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22

Бервакыт Ибраһим бин Әдһәмнән (куддисә сирруху) сораганнар: “Аллаһы Тәгалә Үзе болай ди: ”Әй, колларым! Сорагыз Миннән һәм Мин сезнең догаларыгызны кабул итеп (бирермен)”. Әмма ләкин күпме сорасак та һичбер нәрсә юк”. Ни өчен шулай соң?

Ибраһим бин Әдһәм әйткән: “Әй сез, Басра шәһәрендә яшәүчеләр! Сез Аллаһның барлыгын беләсез, әмма Аңа буйсынмыйсыз. Аның илчеләрен беләсез, әмма аларга иярмисез. Коръәнне укуын укыйсыз, әмма анда язылганнарга колак салмыйсыз. Аллаһның исәпсез-хисапсыз фазыйләтләреннән файдаланасыз, әмма Аңа рәхмәтләр әйтмисез. Җәннәтнең габидләргә әзерләнгән икәнен беләсез, әмма үзегезне шуңа әзерләмисез.Тәмугның Аллаһы Тәгаләгә каршы булганнар, Аңа буйсынмаганнар өчсен икәнлеген беләсез, әмма Аннан курыкмыйсыз. Сезнең аталарыгыз вә бабаларыгыз нинди газапларга дучар булганын белә торып, үзегезгә сабак алмыйсыз, бүтәннәрнең хаталарын күреп тә үзегезнең хаталарын күрмисез. Сезнең ишеләр җир асларына убылып төшмәүләренә вә тагы да авыррак газапларга дучар ителүләренә рәхмәтле булырлар иде...”

Дога кылуның кайбер әдәпләре бар.

1. Дога кылучы тәһарәтле булырга тиеш, аның киеменең дә, рухи халәтенең дә пакь булуы фарыз. Әлеге зат ихлас күңелдән һәм бөтен вөҗүде белән Җәнабе Хакка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

2. Дога Аллаһы Тәгаләне мактаудан вә сөекле Рәсүлебезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтүдән башлана һәм шулар белән тәмамлана.

3. Бу адәм баласы эшләгән гөнаһларыннан тәүбә кылырга һәм яманлыклардан ваз кичәргә тиеш.

4. Зәкят вә башка бурычларын түләргә һәм тыелганнардан, бигрәк тә хәрамнан сакланырга тиеш.

5. Чын күңеленнән аның кылган догасы кабул булуына, аңарчы бик зур гөнаһлар эшләгән булса да, ышанырга һәм Аллаһы Тәгаләнең миһербанлылыгына һәм шәфкатенә өмет багларга тиеш.

Аллаһы Илчесенең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сүзләрен Сәлман (радыйаллаһу ганһү) болай аңлаткан: “Җәнабе Хак гаять олчан вә искиткеч юмарт. Әгәр Аның берәр колы Аңа тәкъвалык илә ихластан: “Йә, Раббым,

Газиз Аллаһым!” ‒ дисә, Аллаһ, һичшиксез, бу инсанның үтенечен җавапсыз калдырмас, чөнки Ул бик оялчан” (Таҗ, 5/112).

6. Дога кылучы тормыш мәшәкатьләрен онытып, күңелен тынычландыра, башын түбән игән хәлдә кыйблага таба юнәлә һәм учларын өскә күтәрә.

7. Доганы басынкы тавыш белән тыныч кына әйтәләр. Сабырсызланып, көйләп уку килешми (әгәр инде бу ирексездән шулай ияләнелгән икән, гаеп ителми).

8. Дога уку өчен уңайлы вакыт вә урын сайлау да бик мөһим, чөнки болар да аны кылуның әдәпләре булып санала. Мисал өчен, Гарәфә тавы, Хәрам мәчете, Рауза Мотаһһара, рамазан ае, җомга көн, төннәр вә таң сызылып килгән мизгелләр, иртәнге намазның азаны вә камәт аралыгы, бәйрәм көнәре вә Гарәфә көннәре, дошман белән аяусыз сугыш алып барган вакыт, коеп яңгыр яуган чаклар, Коръәни Кәримне тулысынча укып чыккач.

9. Сәдака бирү яисә ярдәм сорап килүчегә теләктәшлек-ярдәм күрсәтү, Аллаһны зикер итү, гыйбадәт кылу һәм намаз уку доганың кабул булуына уңай йогынты ясый.

10. Дога кылганда ата-ана һәм дин-кардәшләр хакын искә алу хәерле.

11. Доганы берничә тапкыр, ким дигәндә, өч тапкыр кабатлау фарыз. Аның кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк. Сөекле Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Әгәр берәр кол Аллаһка мөрәҗәгать итеп нидер сораса, әмма шул әйбер аның кулына кермәсә, Җәнабе Хак аны бу адәмнең гамәл дәфтәренә савап итеп теркәп куя, димәк, үтенечне җавапсыз калдырмый”. Кодси хәдистә исә болай диелә: “Берәр көнне Аллаһның гөнаһлы колларыннан берсе, кулларын күтәреп дога кыла һәм нәрсәдер сорый, ләкин теләгенә ирешми икән, шунда өметен өзмәсен, янә дога кылсын. Тагы нәтиҗә булмаса, отыры үҗәтлек илә таләп итү ярыйдыр һәм нәкъ менә шул мизгелдә Җәнабе Аллаһ әйтәчәктер: “Әй, минем фәрештәләрем! Күрмисезмени ошбу колым Миннән башка беркемгә дә итагать итми вә гыйбадәт кылмый, үтенеч белән мөрәҗәгать итми. Ул ныклап таләп итә, үҗәтлек күрсәтә. Шул сәбәпле мин оялдым (Мин аны кичердем, догасын кабул кылдым вә сораганын бирдем)”.

ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге, "Дин вә мәгыйшәт" 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана