Намаз төрләре

03 октябрь 2017 ел 10:28

1. Фарыз – мәҗбүри намазлар.

2. Ваҗиб – тиешле намазлар.

3. Нәфел – өстәмә намазлар.

 

Фарыз намазлар

Болар һәркөнге бишвакыт фарыз намазлар, җомга намазы һәм җеназа намазы. Әлеге намазларны кылу мәҗбүри.

1. Иртәнге намаз: 2 рәкәгать сөннәт, 2 рәкәгать фарыз.

Аллаһны Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Ике салкынча (вакыт) намазы бар – иртәнге намаз һәм икенде намазы. Кем шуларны укыса, Җәннәткә керер».

«Кояш чыкканчы һәм кояш баеганчы намаз укыган кеше Җәһәннәмгә кермәс».

«Иртәнге намазның ике рәкәгате бу дөньядан һәм анда булган һәрнәрсәдән хәерлерәк».

«Әтәчне сүкмәгез сез, чөнки ул бит намазга уята үзегезне!»

«(Иртәнге) намаз монафикълар өчен бигрәк тә авырдыр».

Бервакытны Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм кемнеңдер иртә беленгәнгә тикле уянмавын хәбәр иткәч, ул ачуланып әйткән: «Бу кешенең колагына шайтан сиеп куйгандыр».

«Сез йокыга китү белән шайтан сезнең баш артыгызда өч төен бәйләп куя. Һәр тиенгә аягы белән типкәләп, ул шуларны пышылдар: «Бу төн синең өчен озын булсын! Тыныч йокла!». Әмма сез уянып китеп, Аллаһны искә алу белән бер төене чишелер. Әгәр тәһарәт алсагыз, икенчесе чишелер, ә намаз кылганнан соң өченче тиен чишелер. Нәтиҗәдә, мөселман кеше таңны тыныч һәм рәхәт каршылар. Шулай булмаганда кеше арыган һәм изелгән хәлдә, караңгы чырай белән һәм ачулы килеш уяна»[1].

2. Өйлә намазы: 4 рәкәгать сөннәт, 4 рәкәгать фарыз, 2 рәкәгать сөннәт.

Аллаһның Расүле әйткән: «Кем өйлә намазының фарызы алдыннан һәм аннан соң даими рәвештә сөннәт намазын укыса, аның өчен Аллаһ җәһәннәмне хәрам кылыр»[2].

Галимнәр аңлатканча, өйлә намазының соңгы сөннәте 2 рәкәгатьтән дә торырга мөмкин, әмма дүрт рәкәгать укысаң яхшырак.

Гаишәнең сүзләреннән тапшырганнар: «Әгәр дә Пәйгамбәр өйлә намазына кадәр дүрт рәкәгатен укымаса, ул аларны һәрвакыт аннан соң кыла иде (ике рәкәгатьле сөннәттән соң)»[3].

3. Икенде намазы: 4 рәкәгать сөннәт (гайре мүәккәдә)[4], 4 рәкәгать фарыз.

Мөхәммәд Пәйгамбәр әйткән: «Фарыз өйлә намазы алдыннан 4 рәкәгать сөннәт намаз укучыны Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын»[5].

Хәбәр ителгәнчә, Гали ибн Әбү Талиб радыйаллаһу ганһү шуны әйткән: «Өйлә намазы алдыннан Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм гадәттә 4 рәкәгатьле (өстәмә намаз) кыла иде»[6].

4. Ахшам намазы: 3 рәкәгать фарыз, 2 рәкәгать сөннәт.

Ибн Гомәр радыйаллаһу ганһү тапшырган: «Мин Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бергә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгать укыдым»[7].

5. Ястү намазы: 4 рәкәгать сөннәт (гайре мүәккәдә) , 4 рәкәгать фарыз, 2 рәкәгать сөннәт.

Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Һәр азан белән камәт арасында намаз бар», «Һәр азан белән камәт арасында намаз бар», «Һәр азан белән камәт арасында намаз бар». Өченче тапкырыннан соң өстәп әйткән: «Теләгәннәр өчен»[8].

«Ястү намазын җәмәгать белән укыган кеше ярты төн буе намаз кылучыга тиң. Ә кем җәмәгать белән ястү намазын һәм иртәнге намазны укыса, бөтен төн буенча гел намаз кылучыга тиң»[9].

Биш вакыт намаздан башка фарыз намазлар

1. Җомга намазы (ирләр өчен фарыз): 4 рәкәгать сөннәт, 2 рәкәгать фарыз, 4 рәкәгать сөннәт.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем Аллаһка һәм кыямәт көненә инанса, аның өчен җомга намазы фарыз була, юлчылардан, коллардан, балалардан, хатыннардан һәм авырулардан башка»[10].

«Кем дә кем җомга көнне тәһарәт алып, җомга намазына килсә һәм сөйләшмичә хөтбәне тыңласа, аңа бер җомгадан икенче җомгага тикле кылган гөнаһлары кичерелер һәм тагын өстәп 3 көн»[11].

«Ант итәмен, яки кешеләр җомга намазларын калдыруны туктаталар, яки Аллаһ аларның йөрәкләрен томалар, шуннан соң алар һичшиксез илтифат итмәүчеләр арасында булырлар»[12].

2. Җеназа намазы фарыз-кифая була. 4 тәкбирдән һәм кыямнан тора. Җеназа намазында рөкүгъ тә, сәҗдә дә юк.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Әҗер өмет итеп, аны Аллаһтан көткән берәү үлгән кешене озатса, (җеназа) намазын кылса, һәм аны җирләгәнче шунда калса, һәрберсенең зурлыгы Өхүд тавы кадәрле ике карат[13] әҗер-савап белән кире кайтыр. Ә кем җеназа нымазын кылса, ләкин җирләгәнне көтеп тормаса, ул кеше бер карат бүләк белән кайтыр»[14].

 

Ваҗиб намазлар

Түбәндәге намазлар – башкарырга кирәк булган намазлар.

1. Витр намазы: 3 рәкәгать

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем төннең соңгы өлешендә уяна алмам дип курыкса, аңа витр намазын төннең башында укырга кирәк, ә кем төннең ахырында тора алырмын дисә, аңа витр намазын төннең соңында укырга кирәк, чөнки төннең ахырында укылган намазда фәрештәләр катнаша. Һәм бу хәерлерәк тә»[15].

2. Бәйрәм намазлары: 2 рәкәгать. Җәбирнең радыйаллаһу ганһү шулай дип әйткәнлеге хәбәр ителгән: «Бәйрәм көнендә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм намаздан кайтканда гадәттә барган юлдан кайтмый иде»[16].

Нәфел намазлар

Нәфел намазлар – фарыз намазлардан тыш яки аларга өстәп укыла торган намазлар.

Нәфел намазлар ике төрле була:

1. Фарыз намазларга өстәп укыла торган нәфел намазлар.

Мондый намазларга фарыз намазлар алдыннан яки алардан соң укыла торган сөннәт намазлар керә. Һәм шулай ук Рамазан аенда һәр төндә укыла торган тәравих намазы да нәфел намазларның шул төренә керә.

2. Фарыз намазларга бәйсез рәвештә аерым укыла торган нәфел намазлар.

Мондый нәфел намазларны шулай ук мөстәхәб яки мәндүб дип тә атыйлар. Алар төрле вакытта күбрәк савап алу теләге белән укылалар.

Менә аларның кайберләре:

1. Духа намазы. Бу намазның вакыты кояш чыкканнан соң намаз укыр өчен мәкруһ вакыт узгач башлана һәм кояш зәвәлгә якынлашу белән тәмамлана (өйлә намазының вакыты керергә 20-40 минут кала). Духа намазы иң азы 2 рәкәгатьтән, иң күбе 12 рәкәгатьтән тора.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем даими рәвештә 2 рәкәгать духа намазы укыса, аның (кече) гөнаһлары кичерелер, хәтта алар диңгездәге күбек кадәр күп булсалар да»[17].

«Кем 12 рәкәгать духа намазы укыса, шуңа Аллаһ җәннәттә сарай төзетер»[18].

«Һәр иртә һәрбер буыныгыз өчен сәдака бирергә кирәк. Һәрбер тәсбих (Сөбхәналлаһ сүзе) – сәдака, һәрбер тәхмид (Әлхәмдүлиллаһ сүзе) – сәдака, һәрбер тәхлил (Лә иләһә илләлЛаһ сүзләре) – сәдака, һәрбер тәкбир (Аллаһу әкбәр сүзләре) – сәдака. Һәм яхшылыкка өндәү – сәдака, һәм начарлык эшләүдән тою – сәдака. Әмма боларның һәммәсен духа намазының ике рәкәгате алыштыра»[19].

2. Тәһәҗҗүд намазы: төн уртасыннан соң укыла һәм кимендә ике рәкәгатьтән тора.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Биш вакыт фарыз намазлардан кала намазларның иң яхшысы – төнге намаз»[20]

Икенче урында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачыклап шуны әйткән: «Ястү намазыннан соң укыла торган барлык намазлар төнге намазга керә»[21].

«Тәһәҗҗүд намазын кылыгыз! Ул – сездән алда килгән игелекле кешеләр өчен гадәти булган. Ул Раббыгызга якынайта, начарлыктан коткара һәм гөнаһлардан саклый!»[22]

«Төнлә торып тәһәҗҗүд намазы кылган, ә аннан соң хатынын уятып, ул да тәһәҗҗүд кылган ир кешегә Аллаһ мәрхәмәтле булсын! Әгәр дә хатыны уянмаса, ул аның йөзенә су бөрки. Төнлә торып тәһәҗҗүд намазы кылган, ә аннан соң ирен уятып, ул да тәһәҗҗүд кылган хатынга Аллаһ мәрхәмәтле булсын. Әгәр дә ире уянмаса, ул аның йөзенә су бөрки»[23].

«Көндез йоклап алыгыз, төнлә белән тәһәҗҗүд намазы кылыр өчен торырга шул сезгә ярдәм итәр»[24].

3. Тәһиятүл мәсҗид намазы. Бу намаз – мәчеткә кергәч укыла торган мәчетне сәламләү намазы. Мәкруһ вакытка туры килмәгән очракта укыла һәм 2 рәкәгатьтән тора.

Әгәр кеше мәчеткә керү белән башка берәр төрле (фарыз яки сөннәт) намаз укыса, бу мәчетне сәламләү намазын алыштыра. Кеше мәчеткә җомга намазы вакытында керсә, тәһиятүл мәсҗид намазы укылмый. Әгәр дә кеше берүк мәчеткә тәүлек эчендә берничә мәртәбә керсә, сәламләү намазын бер тапкыр уку җитә.

Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Бернинди дә күләгә булмаган Хәшер көнендә Гарешнең күләгәсе төннәрен мәчеткә йөрүчеләр өстенә төшәр»[25].

«Өендә тәһарәт алып, намазын кылыр өчен мәчеткә киткән кеше, өендә ихрам киеп, хаҗга китүче сыман»[26].

4. Әүвәбин намазы: ахшам намазыннан соң укыла һәм 4 рәкәгатьтән тора.

Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем мәгърибтән соң алты рәкәгать укыса, гөнаһлары кичерелер, хәтта аларның күләме диңгездәге күбек тикле булса да»[27]

Хәдистә искә алынган 6 рәкәгатькә 2 рәкәгать мүәккәдә сөннәт белән өстәмә сөннәтнең 4 рәкәгате керә.

5. Тәһарәт намазы. Тәһарәт алып бетергәч тә (тәндәге су кипкәнче), мәкруһ вакытка туры килмәсә укыла һәм ике рәкәгатьтән тора.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кайсыгыз иң мөкәммәл рәвештә тәһарәт алып, шуннан соң ике рәкәгать намаз кылса, һәм моны зур ихласлык белән эшләсә, шул кеше һичшиксез җәннәткә лаек була»[28].

 

[1]Имам Бохари, «Тәхәҗҗүд», 12.

[2]Имам Әбү Давыт, «Татавву», 7; имам Тирмизи, «Саләт», 200.

[3]Имам Тирмизи, «Саләт», 200; имам Ибн Мәҗә, «Икамәт», 106.

[4] Сөннәт гайре мүәккәдә  - Пәйгамбәр *1* сирәк башкарган гамәлләр, мәсәлән, икенде һәм ястү намазының фарзына кадәр кылынган 4 рәкәгать сөннәт намазлар

[5]Имам Әбү Давыт, «Татавву», 8;  имам Тирмизи, «Саләт», 201.

[6]Имам Тирмизи, «Мавакыт», 201; имам Ибн Мәҗә, «Икамәт»,109.

[7]Имам Бохари, «Тәхәҗҗүд», 25,29; имам Мөслим, «Мосафирин», 104.

[8]Имам Бохари, «Азан», 14,16;имам Мөслим, «Мосафирин», 304

[9]Имам Тирмизи, «Саләт», 165; имамӘбү Давыт, «Саләт», 47

[10]Имам Әбү Давыт, «Саләт», 208,209

[11]Имам Мөслим, «Җомга», 27; имам Әбү Давыт, «Саләт», 203.

[12]Имам Мөслим, «Җомга», 40; имам Ибн Мәҗә, «Мәсәҗит», 17.

[13]Карат – авыр йөкне үлчәү берәмлеге

[14]Имам Бохари, «Иман», 35

[15]Имам Мөслим, «Мосафирин», 162,163; имам Тирмизи, «Витр», 3

[16]Имам Бохари, «Идайн», 24

[17]Имам Ибн Мәҗә, «Икамә», 187, 1382

[18]Имам Тирмизи, «Витр», 15, 473

[19]Мөслим, «Саләтүл-Мосафирин», 81

[20]Мөслим, «Сыям», 202; Тирмизи, «Мавакыт»

[21]Имам Табәрани хәдисләр җыентыгы

[22]«Мөстәдрак», Хәким

[23]Имам Әбү Давыт, «Витр», 13

[24]Имам Ибн Мәҗә «Сыям», 22

[25]Имам Ибн Мәҗә

[26]Имам Бохари, «Фәзаилүл гамәл, 275

[27]Имам Табәрани, имам Ибн Мәҗә һәм имам Тирмизи

[28]Имам Мөслим, «Тәһарәт», 17

Башка материаллар

Намазны бозучы нәрсәләр

03 октябрь 2017 ел 10:45

Дога − Аллаһка гыйбадәт

Дога – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре.

03 октябрь 2017 ел 10:42

Сәһү сәҗдәсе

Сәһү сәҗдәсе − намаздагы җитешсезлекне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә.

03 октябрь 2017 ел 10:40

Намазның шартлары

Намазны дөрес итеп укыр өчен үтәлергә тиешле 12 фарыз бар.

03 октябрь 2017 ел 10:36
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана