Намазны бозучы нәрсәләр

03 октябрь 2017 ел 10:45

Намазны боза торган хәлләр

1. Намаз вакытында сөйләшүләр.

2. Ашау яки эчү.

3. Намаз кылучының шыпырт кына көлүе намазны боза. Башкалар ишетерлек итеп көлү намазны да, тәһарәтне дә боза.

4. Кемгәдер сәлам бирү яки сәламгә җавап кайтару.

5. Гәүдәне кыйбладан читкә бору.

6. Дөньяви сәбәпләрдән яки авыртудан елау («Әх, өф» дип ыңгырашу), әмма Аллаһтан курыкканга елау һәм түзә алмаслык авыртудан ыңгырашу намазны бозмый.

7. Сәбәпсез йөткергәләү (авыру сәбәпле яки сизмәстән йөткерү намазны бозмый).

8. Намазга хас булмаган хәрәкәтләр (бер рөкендә өч данә ят хәрәкәт булса).

9. Коръәнне мәгънәсе үзгәрерлек итеп ялгыш уку.

10. Аятьләрне мөсхәфтән карап уку.

11. Тәһарәт бозылу.

12. Тәяммүм алган кеше су күрсә, һәм шулай ук мәсехнең вакыты чыкса.

13. Иртәнге намазны укыганда кояш чыкса.

14. Ирләр белән хатыннар бер сафта тору (аларны аерып торган пәрдә яки башка төрле киртә булмаса).

15. Бер рөкеннән озагырак вакытка гаүрәтнең ачылуы.

 Намаз вакытында хуш күрелмәгән (мәкруһ) эшләр

Мәкруһ булып санала:

1. Гәүдә белән, куллар, аяклар һәм баш белән төрле вак хәрәкәтләр ясау; кулларны билгә кую.

2. Иснәнү, сузыну.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Намазда шайтаннан килгән җиде нәрсә бар: борыннан кан агу, йокымсырау, вәсвәсә, иснәнү, кашынулар, тирә-якка карану, ни белән дә булса уйнаштыргалау...»[1].

3. Күзләрне йому, тирә-якка, күккә яки кыйбла тарафына карану.

Әнәс радыйаллаһу ганһү Расүлүллаһның салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай дип әйткәнен хәбәр иткән: «Нигә дип намаз вакытында кешеләр күккә карый? Яки алар моны туктаталар, яки Аллаһ үзләрен күрмәс итә»[2].

Ислам галимнәре әлеге хәдисне шул рәвешле аңлатканнар: гел күккә караган кешедә Аллаһы Тәгалә шунда дигән ышану туарга мөмкин.

4. Җиңнәрне сызганган килеш яки күлмәксез килеш намазга басу (ирләр өчен).

5. Аякларны бөгеп төрекчә утыру.

6. Бүтән кеше белән йөзгә-йөз басып яки кызган күмер каршында намаз кылу (шәмнәр яки лампа каршында намаз кылу мәкруһ булмый).

7. Биттән тузан сөртү, кашыну. Сәҗдә урынындагы ташларны тигезләп кую (ләкин ташлар намаз кылырга комачауласа, бу рөхсәт ителә).

8. Рөкүгътә яки сәҗдәдә тәсбихне бер дә әйтмәү яки өч тапкырдан кимрәк әйтү.

9. Җан иясе төшерелгән рәсем (алда, уңда, сулда) булган бүлмәдә намаз кылу һәм шулай ук мондый сурәт төшерелгән намазлыкта сәҗдә кылу (табигать күренешләре (пейзаж) рөхсәт ителә).

10. Намазда нәрсәгә булса да таяну.

11. Сәҗдәдә идәнгә маңгайны гына тидерү.

12. Сәҗдәгә төшкәндә идәнгә тезләр тигәнче куллар белән таяну, ә торганда кулларны идәннән аерганчы тезләрдән калку (сәламәтлек булмау сәбәпле эшләнсә, болар рөхсәт ителә).

13. Намазны юл өстендә, мунчада (ванна бүлмәсендә), чиста булмаган урыннарда, кабер өсләрендә, чүплекләр янында, хуҗасының рөхсәтеннән башка чит кеше биләмәләрендә кылу.

14. Икенче рәкәгатьтә беренче рәкәгатькә караганда озынрак сүрәне яки аятьне уку.

15. Башка сүрәләрне белә торып һәр рәкәгатьтә бер үк сүрәне уку.

16. Икенче рәкәгатьтә беренче рәкәгатьтә укылган сүрәдән Коръәндә алдарак урнашкан сүрәне уку. Мәсәлән, беренче рәкәгатьтә «Фәтихә» сүрәсеннән соң «Көрәеш» сүрәсе укылгән булса, икенче рәкәгатьтә «Фил» сүрәсен уку.

17. Сүрәләрне укыганда арада бер сүрәне төшереп кадырып уку. Мәсәлән, беренче рәкәгатьтә «Ихлас» сүрәсен, ә икенчесендә – «Нәс» сүрәсен.

18. Пальтоны яки жакетны иңбашына аскан килеш намаз уку.

19. Тәһарәт бозылуга якын хәлдә намаз кылу.

20. Җәмәгать белән намаз кылганда беренче рәттә урын була торып икенче рәткә басу.

21. Аш әзер булганнан соң намаз кылу, кеше ач булмаса да (намазның вакыты бетеп килсә укырга ярый).

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Намаз белән аш ашау бер вакытка туры килсә, элек ашарга кирәк, һәм бары тик шуннан соң гына намаз кылырга»[3].

22. Чиста кием була торып намазны өйдә киеп йөри торган кием белән яки пычранган эш киеме белән уку.

23. Ирләргә терсәкләрен идәнгә тидерү.


[1] Имам Тирмизинең хәдисләр җыентыгы

[2] Имам Бохари, «Азан», 93; имам Мөслим, «Саләт», 117

[3]Имам Бохари, «Бәдүл-Хальк», 11, «Әдап», 127; имам Мөслим, «Зөһд», 56.

Башка материаллар

Дога − Аллаһка гыйбадәт

Дога – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре.

03 октябрь 2017 ел 10:42

Сәһү сәҗдәсе

Сәһү сәҗдәсе − намаздагы җитешсезлекне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә.

03 октябрь 2017 ел 10:40

Намазның шартлары

Намазны дөрес итеп укыр өчен үтәлергә тиешле 12 фарыз бар.

03 октябрь 2017 ел 10:36

Намаз төрләре

1. Фарыз – мәҗбүри намазлар. 2. Ваҗиб – тиешле намазлар. 3. Нәфел – өстәмә намазлар.

03 октябрь 2017 ел 10:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана