Хөрмәтле Татарстан Республикасы имам-хатыйблары!

08.06.2014 23:28

Барчаларыбызга да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте вә чиксез нигъмәтләре ирешсә иде!

Соңгы айларда безнең киңлекләрдә коры һәм эссе һава торышы саклана. Ул бар тереклек ияләренә зур бәла-казалар алып килергә, ахыры аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Рәхимле вә Шәфкатьле Раббыбыздан безнең җирләргә шифалы яңгырлар җибәрүен сорап – истиска намазлары укуларын үтенеп – Татарстан Республиканың бар мөселман өммәтенә үз исемемнән мөрәҗәгать итәм.

Туфрак корыган, җиргә шифалы яңгырлар кирәк, ә яңгыр булсын өчен – яңгыр болытлары!

Мондый һава шартларына республикабыз мөселманнары битараф булырга тиеш түгел. Мин сезгә шундый мөрәҗәгать белән чыгам: Татарстан Республикасы район-авылларының һәм аның башкаласы – Казан шәһәренең бар мәчетләрендә дә имам-хатыйблар, мәхәллә мөселманнарын җыеп, җәмәгать белән ике рәкәгать намаз укысыннар, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларны кичерүне сорасыннан һәм безнең җирләргә дымлы һава һәм мул яңгырлар җибәрүен үтенсеннәр иде.

Бу дөньяга рәхмәт буларак җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) корылык килгәндә үзебезне ничек тотарга кирәк икәнлеген өйрәтеп калдырган. Яңгыр сорап дога кылу, намаз уку – сөннәт гамәл, аеруча җомга көнендә һәм җомга вәгазеннән соң. Корылык вакытында яңгыр сорап намаз уку сөннәт булып тора. Истиска намазында түбәндәге сүзләр әйтелә:

“Йә Аллаһ, мул яңгырларыңны – безне казалардан аралап кала торган шифалы яңгырлар, яхшы нәтиҗәләр, бай уңышлар китерә торган яңгырлар, бар җирләрне дә мул сугара торган яңгырлар, кыска вакытлы түгел, ә озак вакытлы яңгырлар юлла безгә! Йә Аллам, гөнаһларыбыздан ярлыкасаң иде, Син – Гафу итүчеләрнең дә гафу итүчесе, мул яңгырлар юлла безгә!”

Аллаһы Тәгалә барчаларыбызны да хак юлга күндерсен, авыр вакытларда безгә акыл һәм сабырлык бирсен!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана