Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид бәйрәме белән котлавы

31.12.2014 15:05

Мәүлид мөбарәк булсын!

Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!

Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көне рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Мәүлид  - Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт.  

Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең  (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны  тәрбияләү, ныгыту булып тора.   

Аллаһы  Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хакында әйткән: “Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе” (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять). Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак нигезе – Коръән булган. Аллаһы Тәгалә Изге  китапны  Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: “Ий Мөхәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” ( “Юныс”сүрәсе, 58 аять).

Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм мәүлид кичәсендә    Коръән аятьләре укып шөкерана булыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтик. Бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк. 

Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Амин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана