Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Россия көне белән котлавы

11.06.2015 17:34

Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ! 

12 июнь – Россия өчен бик тә әһәмиятле көн. Бу көнне без Россиянең үткән юлына әйләнеп карарга тиешбез. Чөнки бу юл - күпмилләтле һәм күпдинле Россия халкының бөек тарихы.

Россия ул көнчыгыш һәм көнбатыш бергәлеге формалашкан, православия һәм ислам очрашкан урын, безнең ил үзенчәлеге һәм байлыгы менә шуңарда.

Сөекле Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйткән: “Ватанны сөю – иманнан”. Мөселманнар үз илләренең ватанпәрвәрлары. Моны алар 1812 елда руслар белән беррәттән Наполеонга каршы сугышканда да, беренче һәм икенче бөтендөнья сугышлары вакытында да күп мәртәбәләр расладылар.

Дәүләт Ислам үсеше өчен зур мөмкинлекләр бирә: мәчетләр, мәдрәсәләр төзелә, хәләл индустрия тарала, хәзер исә федераль законга ислам бизнесы һәм икътисады механизмнарын кертү өчен федераль законга үзгәрешләр кертү карала. 

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Россия көне белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә безгә тынычлык, бәрәкәт бирсен, кайгылардан һәм газаплардан ерак итсен иде!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана