Исламны кабул итү көне уңаеннан ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгате

21.05.2018 08:55

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Мөхтәрәм дин кардәшләр, кадерле милләттәшләр!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Бүген истәлекле көн: 922 елның 21 маенда Аллаһы Тәгалә насыйбы белән Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Әлеге гамәл татар халкының язмышында гына кискен борылыш булып калмыйча, бөтен Евразия киңлегендәге тарихи вакыйгаларның барышына да көчле тәэсир ясап калдыра. Шушы мөһим датаны бәйрәм итү –мөселманнарның Россиядә төпле халык икәнлеген, исламның илебездәге күп кенә башка төпле халыклар тарафыннан тотылган традицион диннәрнең берсе булуын дәлилли.  
Исламны рәсми рәвештә кабул итү халкыбызның алдагы меңъеллык үсешен билгели, шулай ук Идел буе һәм Урал буе халыкларының гарәп-фарсы дәүләтләре белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрнең ныгуына китерә. Исламның җәмгыятебезгә үтеп керүе дәүләтнең чәчәк атуы, шәһәрләр үсеше, илнең һәр тарафында мөселманча рухи һәм матди мәдәниятнең җәелүе, болгарларның бердәм этносәяси бердәмлеген формалашуына этәргеч була. 

Әлеге тарихи вакыйганың төп һәм иң мөһим дәлиле булып “Ибне Фадланның Идел буена сәяхәте” хезмәте тора. Шушы рәсми докладта Багдад илчесе үзенең Идел буе Болгар дәүләтенә сәяхәте турында тәфсилләп яза.  Исламны дәүләт дәрәҗәсендә кабул итү белән, файдаланып килгән рун язуы гарәп әлифбасына алыштырыла, татар язмасы, мәдәнияте, фәлсәфәсе, фәне һәм мәгарифенә нигез салына. Шулай итеп, 21 май – бөтен Россия өммәте өчен мөһим дата, татар халкының горурлыгы һәм олы казанышы. Гаделлек һәм мәрхәмәтлелекне алга сөргән хак дин Исламны безгә насыйп әйләгәнеөчен, татарларны Мөхәммәд Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вәссәламнең өммәтеннән иткәне өчен без Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтләр укырга тиеш.  

Шунысы куанычлы: үзенең иң мөһим тарихи карарын бер тапкыр кабул иткәч, татар халкы гасырлар буе бабаларының гореф-гадәтләренә, диненә, иманына тугры кала. Рухи мәркәзебез Казан бүген ислам дөньясының төньяк башкаласы булып тора, Татарстан исә - мөселман җәмәгатьчеле өчен Россиянең капкалары итеп санала. Бездә төрле милләт һәм диннәр арасындагы татулык тәҗрибәсе тупланган һәм ул халыкара дәрәҗәдә танылган. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте хаклы рәвештә Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы консультатив статуска ия булды. Ул мөфтиятнең Россия киңлегендә исламның традицион кыйммәтләрен тарату өлкәсендәге эшчәнлеге югары бәяләнүен күрсәтә. Мөфтиятебезгә шушы мәртәбәле статусны тапшыру Татарстанның Россиядәге башка төбәкләре өчен үрнәк булуы белән дә бәйле: республикабызда бердәм һәм бердәнбер Диния Нәзарәте эшләп килә, мөселман өммәте бөрбөтен булып яши бирә, илебездәге мәчетләр санының чиреге эшләп килә!      

Татар дини-илаһият мәктәбенең дә әһәмияте бәяләп бетергесез – ул Россиядә генә түгел, бөтен ислам дөньясында иң көчлеләрдән санала. Мәрҗани, Баруди, Утыз Имәни, Курсави, Рәмзи, Фәхретдин, Ялчыгол кебек татар халкының атаклы уллары гомумислам фәне, фикере һәм фәлсәфәсе күгендә якты йолдызлар булып яна. Аларның бәһасез хезмәтләрендә,карашларында, рухи мирасларында - дустанә исламның чишмә башы. 

Россия мөселман мәгарифенең йөзек кашы булган Болгар ислам академиясе һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкләгән “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш Төркеме эшчәнлеге дә тагын бер кат шуны дәлилли: Ислам татар халкын олы үргә күтәрә, ул аның дәүләтчелеге, мәдәнияте, гореф-гадәтләре нигезендә тора һәм бүген дә Татарстан Республикасының рухи һәм социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнавын дәвам итә. 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Россия мөселман өммәте динебезгә ныклап тотынып торсын, сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вәссәламнең сөннәтеннән тайпылмасын, безгә Раббыбыз иңдергән Изге Китапның асыл мәгънәләрен таратырга, хак динебезнең бөеклеген, гаделлеген һәм күркәмлеген күрсәтергә насыйп булсын - Исламны рәсми рәвештә кабул итү датасын билгеләп, без Аллаһы Тәгаләдән шуларны сорап дога кылабыз һәм милләтебезне мөселманнардан иткәне өчен Аңа мең шөкер итәбез! 

Татарстан Республикасы мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана