Татарстан мөфтиенең Рәҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

07.03.2019 09:20

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

2019 елның 7 мартында кояш баеганнан соң изге, кадерле, мөбарәк Рәҗәб ае керә – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе. Изге гамәлләрнең савабы шушы фазыйләтле айда арттырылып, ә кылынган гөнаһларга исә җәзалар күпкә зуррак итеп бирелә торган була.

Рәҗәб ае якынлашкач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”.

Мөселман галимнәре һәм хәлифәләр белдергәнчә, Рәҗәб ае ул – иген чәчү ае. Аннан соң килүче Шәгъбан ае – игеннәрне карау һәм сугару ае. Ә Рамазан-шәриф ае – уңыш җыю ае. Шулай итеп, Рәҗәб – Рамазан аена әзерләнү юлында рухи чистарыну өчен беренче баскыч.

Рәҗәб аен ничек үткәрергә? Кәлам-Шәрифтә болай диелә:

إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِندَ اللَّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللَّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ذَلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ فَلَا تَظْلِمُوا فِيهِنَّ أَنفُسَكُمْ وَقَاتِلُوا الْمُشْرِكِينَ كَافَّةً كَمَا يُقَاتِلُونَكُمْ كَافَّةً وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُتَّقِينَ

 Мәгънәсе: “Хакыйкатьтә, Аллаһы хозурындагы китапта айлар саны – унике. Җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз...” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять). Һичшиксез, тыелган гамәлләр кылу бу вакыт аралыгында гына гөнаһлы түгел, әмма әлеге айларда гөнаһның авырлыгы күп тапкырлар арта! Шул сәбәпле Рәҗәб ае дәвамында эшләнгән изге гамәлләр өчен савап та арта. Моннан тыш, Әбу Давыд тарафыннан китерелгән ышанычлы хәдистә болай диелә: “...Хәрам айларда ураза тот һәм ифтар кыл, хәрам айларда ураза тот һәм ифтар кыл, хәрам айларда ураза тот һәм ифтар кыл”. Хакыйкатьтә, Пәйгамбәр ﷺ үзе дә хәрам айларда ураза тотарга өндәгән, чөнки ураза иң мөһим гыйбадәт төрләренең берсе булып тора. 

Шунысы күркәм, быел Рәҗәб аеның беренче көне җомга көненә туры килә, димәк ул мөселман календарендагы истәлекле көн – Рәгаиб кичәсе белән башлана. Рәгаиб кичәсе алдыннан Пәйгамбәрнең ﷺ әти-әнисе никахлашкан. Әлеге никахтан Аллаһының рәхмәте белән бу дөньяга иң күркәм, камил зат килгән – Аллаһының соңгы Илчесе Мөхәммәд ﷺ. Җомганың һәрбер төне үзенчәлекле, әмма җомгага Рәгаиб кичәсе дә өстәлгәндә, әлеге төннең әһәмияте берни белән дә чагыштырып булмаслык дәрәҗәгә, зур кыйммәткә әверелә. Әлеге төндә Аллаһы Тәгалә үзенең колларын иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкли, гөнаһлар, хата-кимчелекләр ярлыкана торган була, изге догалар кабул ителә. Шушы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз!

Рәҗәб аенда башка мөһим вакыйгалар да булган. Мәсәлән, бу ай гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ Мәккәдән Иерусалимга төнге сәфәре (ул безгә “Исра” буларак билгеле), аннары аның күккә ашуы – Мигъраҗ – Җәбраил фәрештә (галәйһиссәлам) белән бергә “Сидратү-л-мүнтаха” дип аталган җиргә кадәр күтәрелүе белән истәлекле.

Табигый ки, Рәҗәб ае ислам календаренда иң хөрмәткә лаек, фазыйләтле ай булуга да карамастан, ул бары бу вакыт аралыгында гына гыйбадәт кылуыбызда ихласлы булу кирәк, тәкъвалык күрсәтергә тиешбез дигәнне аңлатмый. Чынлыкта, без һәрвакытта да һәр ай һәм һәр мизгел Аллаһы Тәгаләнең бәһасез бүләге булуын истә тотып, кадерле гомеребезне Раббыбызга рәхмәтле булып үткәрергә, изге гамәлләр һәм догалар кылырга тиешбез.

Аллаһыдан әлеге айны мөселман өммәтенең берләшүенә һәм чәчәк атуына сәбәпче кылуын сорыйм. Раббүл-Гыйззә безгә әлеге Рәҗәб аен тиешле рәвештә үткәрергә Үзе ярдәмче булса иде: тыелган гамәлләрне эшләүдән ерак торуны насыйп итсен, изге гамәлләргә савапларны күп тапкырлар арттырып бирсен һәм Үзенең рәхмәтенә ирешүебез белән бүләкләсен! Әмин!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана