Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

09.04.2019 15:46

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген, Рәҗәб аеның егерме алтысыннан егерме җидесенә каршы төндә (яки милади буенча икенче апрельдән өчесенә каршы төндә), бөтен дөнья мөселманнары мөһим даталарның берсен – Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәләр.

Исра – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ Мәккәнең әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкъса мәчетенә изге сәфәре ул. Ә Мигъраҗ – шушы могҗизалы вакыйгадан соң Аллаһы Илчесенең ﷺ күкнең Җиденче катына күтәрелүе. Әлеге ике вакыйга да барлык мөселманнар тарафыннан аеруча зурлана, чөнки бу, бер яктан, Аллаһ Үзенең Илчесен ﷺ хөрмәтләп, гаҗәеп могҗиза белән бүләкләү булып санала, ә икенче яктан – Аллаһының галәмәтләрен яшәештә (чынбарлыкта) һәм гыйлемлелек дәрәҗәсендә күрергә теләүчеләр өчен үрнәк булып тора.

Кәлам Шәрифтә “әл-Исра” (Төнге йөрү) сүрәсендә түбәндәгеләр әйтелә: “Аятьләребезнең бер өлешен күрсәтим дип, бер төн эчендә Үз колын әл-Хәрәм мәчетеннән әл-Әкъса мәчетенә китергән Аллаһы кимчелекләрдән азат. Хакыйкатьтә, Ул – Ишетүче, Күреп торучы” (“әл-Исра” (Төнге йөрү) сүрәсе, 1 нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ тормыш юлы турындагы риваятьләрдә болай бәян ителә: Җәбраил фәрештә (галәйһиссәлам) аңа килгәндә, әлеге мөбарәк (изге) төндә ул Кәгъбә янында була. Җәбраил фәрештә (галәйһиссәлам) аның күкрәген ача һәм калебен пакьли. Шуннан соң, Борак дип аталган хайванга утырып, Җәбраил фәрештә белән бергә Аллаһы Илчесе ﷺ Иерусалим шәһәренә юнәлә, биредә төнге күккә ашу вакыйгасы була. Мигъраҗ вакытында Җәбраил (галәйһиссәлам) Пәйгамбәрне ﷺ “Сидрател-мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр озата бара, аннары ул туктый һәм болай ди: “Биредә минем дәрәҗә тәмамлана”. Аллаһы Илчесенең ﷺ дәрәҗәсе исә шулкадәр югары була ки, ул “Сидрател-мүнтәхә”дән күзәтү бәхетенә ирешә, ә бит аның чиген бер генә тере җан иясе дә, хәтта фәрештәләр дә уза алмый! “Сидрател-мүнтәхә”дән соң ниләр булуы, нәрсәләр урнашуы бары Аллаһыга гына мәгълүм.

Әл-Исра вәл-Мигъраҗдан соң Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ өммәтенә бәһасез бүләк белән кайта: бу – биш вакыт намаз уку бурычы. Бу уңайдан хәзерге чорның танылган бер галиме әйтеп узганча, барлык Илаһи йөкләмәләр җирдә әмер ителгән, бары намаз укуның мәҗбүри булуы гына адәм балаларына күктә хәл ителгән. Намазларның саны турында риваять бар: әүвәл мөселман өммәтенә тәүлегенә 50 намаз уку кертелгән. Әмма Муса Пәйгамбәр (галәйһиссәлам) киңәше буенча Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ Аллаһы Тәгаләдән аларның санын бишкә кадәр киметүне сорый. “Әлеге намазлар – биш, әмма савабы буенча алар илле намазга тиң”, – диелә имам Бохари (рәхмәтуллаһи галәйһи) тарафыннан җиткерелгән хәдисләрнең берсендә. Намаз – мөселман өммәтенә зур бүләк ул, чөнки намаз мөселман кешесен җисми һәм рухи яктан пакьли, Аллаһыга якынаю мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә, һәрбер намаз – мөэминнең мигъраҗы, дип әйтәләр.

Шунысын да билгеләп үтү мөһим: Пәйгамбәр ﷺ үзенең төнге сәфәрен, кайберәүләр исәпләгәнчә, җаны белән генә түгел, тәне белән дә башкарган. Моннан тыш, бу вакыйга аның төшендә дә, күзаллавында да түгел, ә чынбарлыкта барган.

Кәлам Шәрифтә бу хакта болай диелгән (мәгънәсе): “Мөхәммәднең ﷺ күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһыны күңеле илә күрде. Әллә Мөхәммәднең ﷺ күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низаглашасызмы?” (“ән-Нәҗем” (Йолдыз) сүрәсе, 11-12 нче аятьләр).

Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ – Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәр Мөхәммәдне ﷺ югары дәрәҗәдә хөрмәтләгән, аның калебен ныгыткан чып-чын могҗиза ул. Аллаһы Тәгалә аны күпләгән авырлыклар һәм күңелсезлекләр кичергәннән соң (шул исәптән сөекле хатыны Хәдичә (радыяллаһу ганһә) вафатыннан соң) әнә шулай юата һәм бәхет белән бүләкли.

Шул ук вакытта Аллаһы Илчесенең ﷺ төнге сәфәре һәм күккә ашуы баштагы чор мөселманнар өчен җитди сынау булган: ул Әбу Бәкер әс-Сыйддыйкның (радыяллаһу ганһу) иманы никадәр дәрәҗәдә нык булуын һәм әлеге тарихны ишеткәннән соң, Исламны кире каккан башка кешеләрнең иманы көчсез булуын күрсәтә.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мигъраҗ алдыннан булачак көнне тәкъва мөселманнар уразада үткәрә. Кояш баю белән гыйбадәт кылу һәм Коръән уку хуплана. Моннан тыш, әлеге мөбарәк төн безгә Рамазан-шәриф ае якынлашуы хакында искәртә, шуңа күрә мин Аллаһы Тәгаләдән тиешле дәрәҗәдә моңа әзерләнү һәм изге айны дөрес нияттә һәм фикердә, изге гамәлләр һәм ураза белән үткәрү мөмкинлеген бирүен сорыйм. Әмин.

Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана