Татарстан мөфтиенең Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

19.04.2019 16:11

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Рамазан аена ике атна калуга карамастан, һәрбер мөэмин-мөселман Рамазан-шәриф ае җитүен күңеле белән алдан сизә. Һәр көн саен Рамазанга якынлашу вакыты кимеп бара, ә бүгенге төннән соң Рамазан аеның тәме үзен тагын да ныграк сиздерәчәк һәм тәкъвалыкка ия кардәшләребезнең дулкынлануларының тагын да көчәеп китәчәк.

Бәраәт – Рамазан якынлашуы хакында хәбәр бирүче, ислам календаренда иң мөбарәк кичәләрнең берсе, ул Шәгъбан аеның унбишенә каршы төнгә туры килә (2019 елның 20 нче апреленә каршы төн).

“Бәраәт” сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “бурычтан вә җәзадан котылу”, “пакьләнү” дигәнне аңлата. Рәхимле һәм Юмарт Раббыбыз әлеге бөек һәм бәһасез төнне мөэминнәр Рамазан-шәриф аена әзерләнә башласыннар: гыйбадәт кылырга омтылсыннар, тәүбә кылсыннар, зикерләр әйтсеннәр, Аның рәхмәтенә ирешүне һәм гафу итүен сорасыннар өчен биргән. Шуннан соң Ул безне тулы бер изге ай белән бүләкли, бу айда Аллаһының ризалыгына ирешү өчен хисапсыз дәрәҗәдә мөмкинлекләр бирелә. Һәм бу айның исеме – Рамазан.

Ибне Маҗәһнең хәдисләр җыентыгында килгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: “Шәгъбан аеның 15 нче төнендә гыйбадәт кылыгыз, ә аннары көндез ураза тотыгыз. Бу төндә кояш чыкканчыга хәтле Аллаһы Тәгалә үтенеп сораучыларны Үзенең рәхмәте белән бүләкли”. Шулай ук башка ышанычлы хәдисләрдә Бәраәт кичәсендә көнче, сихерче, хәмер (алкогольле) эчемлекләр кулланучы, туганлык җепләрен өзүче, әти-әниләренең сүзләренә колак салмаучы, зина кылучы, тәкәббер һәм фетнә чыгаручылардан кала, калган барлык мөселманнарның гөнаһлары гафу ителүе турында әйтелә.

Намаз – әлеге төндә Аллаһының хак бәндәләре үти алган гамәлләрнең иң яхшысы. Аны ничә рәкәгать итеп укуга карата нинди дә булса күрсәтмә юк. Моның санын мөэминнәр үз карамакларына калдыралар һәм мөмкинлекләренә карап үтиләр, иң мөһиме – ихласлык һәм хошугълык (намазга игътибарлы һәм ихтирамлы булу). Хәнәфи мәзһәбе буенча, тәравих намазларыннан кала башка нәфел намазларын ялгыз уку хуплана. Бәраәт кичәсе бер үзең генә калып гыйбадәт кылуны күздә тота.

Барлык мөселманнарга әлеге мөбарәк Бәраәт кичәсен Аллаһы Раббыбызга гыйбадәттә – дога кылып, Коръән Кәрим, өстәмә намазлар укып, салаватлар әйтеп үткәрүләрен телим. Аллаһы Тәгалә безгә боларның барысын тиешле ихласлык белән гамәлгә ашыру өчен көч-куәт бирсен, тәүбәләребезне кабул кылсын һәм Үзенең олуг Рәхмәте белән бүләкләсен! Әмин.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана