Татарстан мөфтиенең Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан мөрәҗәгате

29.08.2019 11:47

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Аллаһы теләсә, иртәгә кояш баеганнан соң бар мөселман дөньясы Һиҗри буенча 1441 елга аяк басачак. Татарстан Республикасы мөселманнары Диня Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да әлеге истәлекле көн белән тәбриклим!

Бездә, мөселманнарда, яңа ел Мөхәррәм аеннан башлана – ул Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтеп узган изге һәм мөбарәк айларның берсе:

إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِندَ اللَّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللَّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ۚ ذَٰلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ ۚ فَلَا تَظْلِمُوا فِيهِنَّ أَنفُسَكُمْ

«Аллаһы хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе хәрам айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз!» (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять).

Әлеге аятьтән күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә безне “үзебезгә карата золым кылудан”, ягъни әлеге айларда гөнаһлы эшләргә якынаюдан тыя. Мөхәррәм аенда үзеңнең тәртибеңә, эш-гамәлләреңә аеруча игътибарлы булу мөһим: бу айда изге гамәлләр һәм гөнаһлардан тыелу өчен Раббыбыз аерым әҗер-саваплар бирә, шул ук вакытта гөнаһларга җәзаны да арттыра. Мөхәррәм ае мөселманнар тарафыннан һиҗри календаренда беренче ай булганы өчен генә түгел, аның унынчы көнендә Гашүрә билгеләп ителгәнгә күрә аеруча олылана. Бу истәлекле көнне Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган, шушы мөбарәк көнне мөселманнарга ураза тоту - безнең сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең ﷺ Сөннәте.

Мөселманнар әнә шулай итеп, Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән гыйбадәт кылу һәм тәкъвалыкны ныгыту, күпләгән изге гамәлләр эшләү өмете белән яңа елны каршы ала. Шул ук вакытта, иске елны озатканда, без Яралтучыбызга Аның рәхмәте һәм ярдәме, җибәргән сынаулары, калебләребезне иман һәм хакыйкать белән зиннәтләгәне, ниятләгән эшләребезне Ислам юлында тормышка ашыру мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтләребезне белдерәбез...

Мөселман календаре буенча яңа 1441 ел якынлашу алдыннан мин Раббыбыздан һәрбер йортка иминлек бирүен, безнең изге гамәлләрне һәм ниятләрне кабул итүен, илебезне һәм республикабызны тынычлыктан аермавын, шулай ук мөселман өммәтенә иминлек, муллык, хәерле тормышлар бирүен сорап дога кылам. Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда да Аның рәхмәтенә һәм гафу итүенә өмет белән яшәү мөмкинлеген бирсә иде. Әмин.

Татарстан Республикасы мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана