Татарстан мөфтиенең Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

02.03.2020 09:33

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Бүген, кояш баю белән, барча мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә. Риватяьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисе – Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһы Илчесе ﷺ үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: “Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар”.

Хакыйкатьтә, бу төндә мөэмин-мөселманнар өчен күп хикмәтләр һәм рәхмәтләр сыенган: бу төнне ихластан олылаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-саваплар бирә. Шуңа күрә дин кардәшләребез Рәгаиб кичәсендә гыйбадәт кылырга, гөнаһлардан тәүбә итәргә, Аллаһыдан гафу сорарга, догалар укырга ашыга. Моңа өстәп, мөселманнарга Коръән уку, зикер кылу һәм Аллаһы Илчесенә ﷺ салаватлар әйтү тиешле. Шул рәвешле, Рәгаиб кичәсе Рамазан аенда тотылачак олуг ураза гыйбадәте алдыннан иманны сафландыруда беренче адым булып тора.

Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн Татарстанның һәр гаиләсе өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана