Татарстан мөфтиенең Ураза гаете вәгазе

24.05.2020 14:07

آعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

الْحَمْدُ للهِ رَبِّ الْعَـلَمِينَ وَ الصَّلَوةُ وَ السَّلَمُ عَلَى مُحَمَّدٍ وَ عَلَى آلِهِ وَ اَصْحَبِهِ اَجْمَعِينَ

Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә, барлык сахабәләренә күңелләребезнең түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифәләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде.

Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, Рамазан аен боегып озатучы, Ураза гаетен бәйрәм итүче мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Мин һәркайсыгызны мөкатдәс көн, бөек бәйрәм – Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Аллаһ Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.

Газиз дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шундый шигъри юллары бар: 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тукай безгә Ураза гаете турында әнә шулай итеп язып калдыра. Бу шигырь юллары 1908 елда иҗат ителә. Күрегез: узган гасыр башында бу бәйрәм милләттәшләребезгә никадәр зур куаныч китергән! Әле былтыр гына без дә Ураза гаетен нәкъ Тукайдагыча куанып каршы алган идек. Ә быел бәйрәмнең ямен пандемия алды. Кызганычка каршы, илебез, республикабыз һәм бөтен дөньяны зур афәт басты – кешеләр арасында, аларның яшенә һәм милләтенә, диненә, дөньяви карашларына һәм матди хәленә карамыйча, коронавирус инфекциясе тарала. Нәтиҗәдә, Рамазан ае дәвамында мәчетләребез буш торды һәм хәтта гает вәгазен дә телевизор экраннары аша гына тыңларга һәм сөйләргә мөмкинлек бар. Сагындыкмы? Ничек кенә әле! Мәчетләрне дә, җәмәгать намазларын, дин кардәшләрне дә, имамнарыбыз һәм вәгазьләрне дә... Моннан соң аларның кадерләрен белик, мөхтәрәм кардәшләр. Сөекле Рәсүлебез  ﷺ кушканча:

اغْتَنِمْ خَمْسًا قَبْلَ خَمْسٍ: شَبَابَكَ قَبْلَ هِرَمِكَ، وَصِحَّتَكَ قَبْلَ سَقَمِكَ، وَغِنَاءَكَ قَبْلَ فَقْرِكَ، وَفَرَاغَكَ قَبْلَ شُغْلِكَ، وَحَيَاتَكَ قَبْلَ مَوْتِكَ

“Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел”, - дип өйрәтеп калдырган ул. “Яшьлегеңнең кадерен бел – картлык килгәнче. Сәламәтлегеңнең кадерен бел – авыру килгәнче. Байлыгыңның кадерен бел – фәкыйрьлек килгәнче. Вакытыңның кадерен бел – мәшәкатьләр килгәнче. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел”. (Хәким, “әл-Мүстәдрәк”).

Газиз туганнар! Мөбарәк Рамазан ае дә безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Хакыйкатьтә, Ураза бәйрәме – ул җиңү көне. Үз-үзеңне һәм үзеңнең нәфесеңне җиңү көне. Аллага шөкер, Аллаһның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык дип шатланабыз һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَنْ كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ أَيَّامٍ أُخَرَ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ 

“Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаят, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз (дип). Бәлки, (Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 185 нче аять).

Мөхтәрәм җәмәгать! Беренче гает намазын сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм һиҗринең икенче елында (милади буенча 624 нче елда) үткәргән һәм ул Ураза гаете намазы булган. Әбу Һөрәйрә (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән:

زَيِّنُوا أَعْيَادَكُمْ بِالتَّكْبِيرِ

 “Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез”. (Табарани, “Мүгҗәм әүсат”).

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: 

مَنْ قَامَ لَيْلَةَ الْعِيدِ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا لَمْ يَمُتْ قَلْبُهُ حِينَ تَمُوتُ الْقُلُوبُ

“Кем дә кем гает кичәсе төнен иман белән һәм өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, башка калебләр үләчәк көндә аның калебе сәламәт калыр”, – дигән. (Кыуаму сүннә, “Тәргыйб вә тәрхиб”, 373)

قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " إِذَا كَانَ لَيْلَةُ الْقَدْرِ نَزَلَ جِبْرِيلُ عَلَيْهِ السَّلَامُ فِي كَبْكَبَةٍ مِنَ الْمَلَائِكَةِ يُصَلُّونَ عَلَى كُلِّ عَبْدٍ قَائِمٍ أَوْ قَاعِدٍ يَذْكُرُ اللَّهَ، فَإِذَا كَانَ يَوْمُ عِيدِهِمْ يَعْنِي يَوْمَ فِطْرِهِمْ بَاهَى بِهِمْ مَلَائِكَتَهُ قَالَ: يَا مَلَائِكَتِي مَا جَزَاءُ أَجِيرٍ وَفَّى عَمَلَهُ؟ قَالُوا: رَبَّنَا جَزَاؤُهُ أَنْ يُوَفَّى أَجْرَهُ، قَالَ: مَلَائِكَتِي عَبِيدِي وَإِمَائِي قَضَوْا فَرِيضَتِي عَلَيْهِمْ ثُمَّ خَرَجُوا يَعِجُّونَ إِلَيَّ بِالدُّعَاءِ وَعِزَّتِي وَجَلَالِي وَكَرَمِي وَعُلُوِّي وَارْتِفَاعِ مَكَانِي لَأُجِيبَنَّهُمْ، فَيَقُولُ: ارْجِعُوا فَقَدْ غَفَرْتُ لَكُمْ، وَبَدَّلْتُ سَيِّئَاتِكُمْ حَسَنَاتٍ " قَالَ: «فَيَرْجِعُونَ مَغْفُورًا لَهُمْ

Риваятьтә килгәнчә, кадер кичәсе җиткәч Аллаһы Тәгалә җир йөзенә үзенең фәрештәләрен җибәрер һәм алар утып һәм баскан килеш Аллаһы Тәгаләне зекер иткән һәр мөселманны сәламләрләр.

Ә ураза гаете килеп җиткәч Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “минем колларым мин фарыз иткән гамәлләрен башкардылар, соңыннан миңа дога кылдылар, өстенлегем, юмартлыгым белән ант итәмен, мин аларга әлбәттә җавап бирәчәкмен! Урыннарыгызга кире кайтыгыз, тәхкыйк, Мин аларны гафу иттем.Гөнаһларын савапларга алыштырдым!” (Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”). Менә нинди мәртәбәле бәйрәм ул Ураза гаете!

Газиз милләттәшләрем! Рамазан ае артта калды. Түземсезлек белән көтеп алынган бу мөбарәк ай ихласыбызны ныгыткандыр, безнең арадагы дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, ике дөньяның бөек дәрәҗәләренә ирештергәндер дигән өметтә калыйк. Бәлки, гөнаһларыбыздан чиста күңел белән китергән тәүбәләребезне, Рамазан аенда кылган игелекләребезне кабул итеп, хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Аллаһ Раббыбыз өммәтебезне, республикабызны һәм илебезне, бөтен кешелекне пандемиядән дә арындырыр. Коронавирус Ходай Тәгаләдән сынау түгел микән дип уйланырга тиеш һәркем. Сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән бит:

إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا وَالرِّبَا فِي قَرْيَةٍ، فَقَدْ أَحَلُّوا بِأَنْفُسِهِمْ عَذَابَ اللَّهِ

“Кешеләр арасында ачыктан-ачык кылынган зина һәм процент алу тарала башлагач, Аллаһ шул кавемгә Үзенең газабын җибәрер”.  

إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا كَثُرَ الْمَوْتُ

Зина кылу артса – үлем дә артыр. (Хильятүл әүлия, 5/199).

إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا وَالرِّبَا فِي قَرْيَةٍ أُذِنَ بِهَلَاكِهَا

Бер төбәктә зина һәм процентлар ачык эшләнә башласа, алар һәлак булырлар. (Ибне Әбид-дүнъя, “Гукубәт”).

Шөкер, шул хакта уйлана башладык. Иң Кодрәтле Зат булган Яралтучыбыз кечкенә бер микроб булдырып кешеләрне 40 көн буе хәтта өйләреннән чыкмас хәлгә җиткерде! Кинәт үлем белән йөзгә йөз очрашып, адәм балалары шуңа төшенде. Әйтерсең, моңарчы кешелек дөньяның фанилыгы турында белмәгән дә! Кырыла башлагач кына халык Раббыбыз алдында кылган эшләр өчен җавап бирәсе турында, иң Кодрәтле Зат бары Аллаһы кына икәнен искә төшерде. Менә бит Ходайның хикмәте! Аллаһы Тәгалә шушы сынауны җибәреп, кешелекне айнытып җибәрде шикелле. Уйлап кына карагыз әле: 

Ниче өчен Ходай Тәгалә безне бер айдан артык өйдән чыкмыйча куркып утырырга мәҗбүр итте? Әллә кешелек курку һәм тәкъваны белми башлагангамы?  

Яралтучыбыз, безнең орыш-талашлардан, пычрак сүзләребездән, гайбәттән туеп, авызларыбызны маскалар белән каплап-томалап куйдымы әллә?

Яңадан кул һәм битләрне юарга өйрәтте. Ни өчен? Чөнки чисталык – иманның яртысы, дип әйтеп калдырган безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ. Ә бәлки, кулларыбыздан һәм битләребездән гөнаһ, оятсызлык, икейөзлелекне юдыртып төшерәсе килә торгандыр Аның? Һәр эшне саф һәм ихлас ният белән эшләргә кирәклеккә ишарә бит бу, мөхтәрәм җәмәгать!

Мәчетләребез гает бәйрәмендә дә ялгыз һәм буш калды! Ни өчен Раббыбыз безнең Үзенең йортларында кунакка килүне теләмәде икән? Һичшиксез, монда да Аның хикмәте бар! Аңа мөнафикъларның күз буяр өчен генә, кеше алдында үзен күрсәтер өчен генә гыйбадәтләр кылуы һич кирәкми. Чөнки мондый гыйбадәтнең, мондый намазның хаҗәте бер тиен! Кемдер әйтер: әнә, теге кеше бөтенләй дә намаз укымый әле, мин аннан яхшырак, имеш. Без, Адәм балалары, үзебезне башкалар белән чагыштырып яшәргә тиеш түгел. Һәркем үзен үзе белән чагыштырырга тиеш. Кичә мин нинди идем дә, бүген мин нинди? Иманымны камилләштердемме, аны ныгыттыммы, Аллаһы ризалыгы өчен бүген нәрсә эшләдем, дип яшәргә тиеш кеше. Чөнки намусны һәм Аллаһы Тәгаләне алдап булмый. Ул күңелләребездә яшеренгәннең барысын да белә. Һәм ураза тотканнарны һәм тотмаганнарны да белә.

Гаиләләребездән читләшә башладык, мөхтәрәм җәмәгать! 40 көн буе самоизоляциядә утырып, үз хәләлләре, үз балалары белән уртак тел таба алмыйча бер-берсеннән туя башлаган гаиләләр барлыкка килде. Ә бит балаларыбызны иманлы, сау-сәламәт, гыйлемле, тәрбияле итү кемнең бурычы? Ата-аналарныкы, әлбәттә! Әмма күп очракта дөнья куып, бөтен көчне акча эшләүгә генә сарыф итеп, еш кына тәрбия турында уйлаучы да юк. Кем тәрбияли минем баланы, аңа минем игътибарым җитәме, ул минем мәхәббәтемне тоямы? Күп очракта ата-аналар бу сораулар өстендә уйламыйлар. Үз балаларын үз куллары белән интернетка һәм урам законнарына тапшыралар. Онытмагыз, бала бит – әманәт. Картлыгыңда рәхәт күрәсең килсә, яшьлегеңдә балаларыңа җылылык бир, иманын тәрбиялә! Шунда гына алар рәхмәтле булачак! Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺәйткән:

مَا نَحَلَ وَالِدٌ وَلَدًا مِنْ نَحْلٍ أَفْضَلَ مِنْ أَدَبٍ حَسَنٍ

 “Ата-ана үзенең баласына бүләк итә ала торган иң яхшы нәрсә – ул тәрбия”. (Тирмизи, 1952). Быел ифтарларны тәравих намазларын балаларыбыз, гаиләләребез белән башкаруның мәгънәсе шул булмадымы икән, мөхтәрәм җәмәгать?!

Тукай үзенең шигырендә болай дигән:

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:

Күңеле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Кызганычка каршы, Аллаһ Раббыбыз безне бүген бәйрәм уңаеннан түгел, ә эпидемия уңаеннан бер-беребез белән тигезләде: мохтаҗлар да, байлар да – беркем дә гает намазын мәчеткә килеп укый алмады! Чөнки коронавирус дигән афәт кешеләр арасында, аларның яшенә һәм милләтенә, матди хәленә карамыйча, тарала. Без Ходай алдында бертигез. Бары тәкъвалыгыбыз белән генә аерылабыз. Чир безгә дә кагылып китсә, Яралтучыбыз алдында җавап тотарлык хәлдәме без? Һәркем шуны уйларга тиеш.  Раббыбыз безне шуның өчен өйләребездә бикләп куйгандыр, бәлки? Нәфесләрне кузгатып һәм ярсытып торучы кибетләр дә, күңел ачулар да юк хәзер. Дүрт дивәр эчендә яшәү мәгънәсе турында уйланып, кылган гамәлләребезгә нәтиҗәләр чыгарып утырабыз. Русча әйткәндә, перезагрузка булды...

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Рамазан ае да шул ук перезагрузка бит инде! Гөнаһлардан арынып, тормышыбызны яңа биттән башлыйбыз, дип өметләник. И Раббым! Син – Кодрәтле, Рәхимле, Гафу итүче... Зинһар, китергән тәүбәләребезне, Рамазан аенда Синең ризалыгың өчен тоткан уразалырыбызны, укыган намазларыбызны, кылган игелекле гамәлләребезне кабул ит, белеп һәм белмичә кылган хата-кимчелекләребезне гафу ит, безне Үзеңнең җәзаларыңнан коткар, өммәтебезгә шушы чирдән шифа бир!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча быелгы – 1441 нчы елның изге Рамазан ае тәмамланды. Әмма: “Рамазан ае бетте”, – дип, адәм баласы Бөек Раббыбызга гыйбадәтен һәм итагатен ташларга тиеш түгел. Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:

وَاعْبُدْ رَبَّكَ حَتَّى يَأْتِيَكَ الْيَقِينُ

“Киләчәгенә һич шик булмаган (үлем дигән) нәрсә сиңа ирешкәнче, (бер мизгелне дә бушка уздырмыйча,) Раббыңа (һәрдаим) гыйбадәт кыл” («Хиҗер» сүрәсе, 99 нчы аять).

Рамазан аенда гына гыйбадәт кылып, изге ай тәмамлангач гыйбадәтләрне калдыру, мәчеттән һәм җәмәгатьтән ерагаю – зур хата һәм адәм баласы өчен куркыныч күренеш. Чөнки мөселман булу бер рамазан ае белән генә бәйле түгел. Кеше үлемнеӊ кайчан киләсен белми, ул үлемгә һәм үлемнән соӊ киләчәк. Мәӊгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга кирәк.

Сәүбән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән:

 مَنْ صَامَ سِتَّةَ أَيَّامٍ بَعْدَ الْفِطْرِ كَانَ تَمَامَ السَّنَةِ، مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ عَشْرُ أَمْثَالِهَا

«Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоту савабына ирешер. Чөнки (аятьтә) «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл әвсат», №7603, 8/294; Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б., Тирмизи, «Саум», 53, №759). Ягъни шушы алты көн уразаны Рамазан бәйрәме, ягъни Гийд әл-Фитыр бәйрәме узгач та тотсаң файдалырак. Бу ай дәвамында алты көн уразаны аерым-аерым тотсаң да ярый.

Хәдистә белдерелгән «ел буе ураза тоткан савабына ирешер» дигән сүзләрнең асылы шуннан гыйбарәт: утыз көн рамазан ае уразасы тотканнан соң, шәүвәл аенда да алты көн ураза тотылса, барлыгы утыз алты көн ураза тотылган була. Бер көн ураза тотканга ун көнлек савап язылгач, утыз алты көнгә өч йөз алтмыш көнлек, ягъни бер еллык савап языла. Ләкин Тахтави (рәхмәтуллаһи галәйһи): «Биредә бер еллык уразаның максаты ураза тотканнар өчен бик зур савапның язылуыннан гыйбарәт. Югыйсә, чыннан да, ел буе ураза тоткан кеше өчен дә бер көнлек уразасына ун көнлек савап языла”, – дигән.

Без барыбыз да Рамазан-шәриф аеның шифасын калебләребезгә сеңдерергә тиешбез. Кайда гына булсак та, кайсы гына вакытта яшәсәк тә, Рамазан аена кадәр дә һәм ул узганнан соң да, безгә үзебезне нәфесебез вәсвәсәләреннән һәм коткыларыннан һәрвакытта да сакларга кирәк. Беркайчан да Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе белән рухи элемтә торгызуга өметне җуярга ярамый.

Мөхтәрәм кардәшләр! Әйдәгез әле, Рамазаннан соң калган гомеребезне Коръән-Кәрим яктысында үткәрик. Рамазан ае беткәнгә карап кына гыйбадәтләребезне ташламыйк. Аллаһыга итагатьле булырга һәм соңгы сулышыбызга кадәр аңа гыйбадәт кылырга сүз бирик. Балаларыбызда Аллаһыга һәм Аның илчесенә карата мәхәббәт тәрбияләүне үзебезнең бурычыбыз итеп саныйк. Матди мөмкинлекләребез булса, сәдака һәм зәкят бирергә онытмыйк. Адәм баласы бу дөньяга бары Раббысына гыйбадәт кылу өчен бар кылынганлыкны исебездән чыгармыйк.   

ИншәАллаһ, Рамазанда укылган догаларыбыз кабул булып, безне пандемия афәтеннән коткарыр. Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһының ризалыгы өчен төннәрне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең элеккеге гөнаһлары гафу ителгәндер, дигән өметтә калыйк.

Вәгаземне сөекле пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләре белән төгәллим:

اللهم إنك عفوٌّ تحب العفو فاعف  عنا

“Ий Аллаһ! Син гафу итүче һәм гафу итәргә яратучы, шуңа күрә безнең гөнаһларыбезне гафу кыл!”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана