Татарстан мөфтиенең Рәҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

12.02.2021 12:28

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем!

Бүген, 12 февраль көнне кояш баеганнан соң, кадерле, мөбарәк Раҗәб ае керде – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булып тора. 

Кешеләр үзләренең гөнаһлары өчен гафу сорасын һәм тәүбә кылсын дип, Аллаһы Тәгалә берничә айны, көнне һәм кичәне мөбарәк итеп яраткан. Аларның кыйммәтен аңлап, мөэминнәр шушы вакытларда гыйбадәтләрен күбрәк кылырга, Раббыбыздан гафу сорап, Аның ризалыгына ирешергә омтыла. Раҗәб ае, шулай ук аның беренче җомгасына туры килә торган Рәгаиб кичәсе һәм 26-нчы көненнән 27-нче көнгә каршы килгән Мигъраҗ кичәсе шундый изге вакытлардан санала. Моннан тыш, мөселман календаренең җиденче ае булган Раҗәб - хәрәм ай да әле, димәк ки, ул кешеләрне һәртөрле гөнаһлар кылудан һәм сугышлардан тыя. Шул рәвешле, Раҗәб – хәерле гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан саваплары арттырып бирелә торган чор ул. 

Раҗәб ае күпсанлы тарихи һәм могъҗизалы вакыйгаларда да бай. Мисал өчен, Рәгаиб кичәсендә (28 февраль киченә туры килә) Аллаһы Илчесенең ﷺ әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылса, Мигъраҗ кичәсендә (10 март киченә туры килә) Рәсүлебез ﷺ Мәккәдән Иерусалимга сәфәр кыла (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә аша. Раҗәб аенда мөселманнарга шулай ук Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намаз фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә ﷺ Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Менә нинди фазыйләтле ул изге Раҗәб ае!

Хөрмәтле дин кардәшләр! Шушы айның һәм аның мөбарәк кичәләренең кадерен белеп, гыйбадәттә һәм догада булып, яхшы гамәлләр кылып уздырсак, зур саваплы булыр идек. Шул чакта Раббыбыз Раҗәб ае хөрмәтенә безне гафу итәр, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирештерер. Аны зур ихласлык белән уздырырга һәм Раббыбыз бүләк иткән бәрәкәтле мөмкинлекләрдән файдаланып өлгерергә чакырам. Моның өчен өстәмә намазлар, догалар укырга, ураза тотарга, сәдакалар бирергә кирәк. Безгә Раҗәб аеның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга, Яралтучыбызның рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп булса иде!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана