Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете белән котлавы

19.07.2021 10:21

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Хөрмәтле җәмәгать! Газиз милләттәшләрем!

Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, гаетләрне зарыгып сагынучы һәм аларны зурлап уздыручы барча дин кардәшләрне ихластан бөек бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм! Раббыбыз шушы мөкатдәс көннәрдә укыган намазларыбызны, чалган корбаннарыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде!

Корбан гаете - Раббыбызга Аның сансыз нигъмәтләре, чиксез рәхмәтләре һәм яратуы өчен тугрылыгыбызны белдерү бәйрәме. Гыйбадәт аша гына түгел, ә мал-мөлкәтне корбан итү бәрабәренә үзебезнең иман ныклыгын исбат итү өчен кешелеккә насыйп ителгән зур мөмкинлек ул.

Корбан гаетенең тагын бер мәгънәсе бар: ул – Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте. Ягъни Раббыбызның мохтаҗлар өчен аш мәҗлесе! Татарстанда байлар да, ярлылар да – барысы да Корбан гаетен көтеп алалар, чөнки алар өчен ул – юмартлык, шәфкать һәм ярдәмләшү бәйрәме дә. Ә ярдәмләшү һәм юмартлык Коръәндә фарыз кылынган:

لَن تَنَالُوا الْبِرَّ حَتَّى تُنفِقُوا مِمَّا تُحِبُّونَ وَمَا تُنفِقُوا مِن شَيْءٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ

Мәгънәсе: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз” (Әлү Гыймран, 92 аять). Ягъни байлыкның бәрәкәтен һәм рәхәтен күрер өчен, аны җыярга түгел, ә, киресенчә, Ходай хакына фида кылырга кирәк. Корбан бәйрәме безне шулай өйрәтә.

Безгә үрнәк күрсәтеп, барлык пәйгамбәрләр дә Аллаһыга тугры булган. Аларның Раббыбызга мәхәббәте шуның кадәрле көчле була, алар һәр эштә, бернигә карамастан, үз-үзләрен аямыйча, Аның васыятьләренә таянган һәм Аның сүзләреннән чыкмаган. Шундый тугрылыкның ачык мисалы - Ибраһим галәйһиссәлам. Ул дөньяда булмаган, кеше аңы сыйдыра алмаган, изге Коръән китабында мәңгелеккә сакланып калган һәм буыннан буынга сөйләнә торган олы тугрылык үрнәген күрсәтә. Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең сынавын үтәп, Аңа үзенең тәкъвалыгын һәм чиксез иманын күрсәтеп, Хәлилуллаһ, ягъни Аллаһның дусты дигән олы исемгә лаек була һәм Корбан гаетен уздыруга сәбәп тудыра.

Хөрмәтле җәмәгать! Шушы мөкатдәс гает көннәрендә Аллаһ Тəгалə безнең корбаннарны кабул итеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде дә, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана