Татарстан мөфтиенең мөхәррәм ае һәм Һиҗри буенча яңа 1443 ел җитү уңаеннан мөрәҗәгате

09.08.2021 10:23

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Кадерле дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем!

Аллаһ Раббыбызга мактауларыбыз булсын! Бүген - мөбарәк, бөек һәм изге мөхәррәм аеның һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1443нче елның беренче көне. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге мөһим дата белән ихлас күңелдән тәбриклим!

Мөселман календаре безнең эраның 622 елыннан, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ һиҗрәт кылган вакыттан, ягъни мөшрикләрнең кыерсытуларыннан һәм җәберләүләреннән качып, Рәсүлебезнең ﷺ Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән исәпләнә башлаган. Мөселманча яңа ел Мөхәррәм аеның беренче көнендә керә. Айның исеме “хәрәм” сүзеннән чыккан. Ә хәрәм айларда сугышлар алып бару, фетнәләр һәм дошманлашу тыела. Мөселманнар башкача бу айны Аллаһның ае дип тә йөртәләр. Шул рәвешле, календарь исәбен хәрәм айдан башлап җибәреп, Раббыбыз безгә үткән 12 айда алып барган тормышыбызга нәтиҗә ясарга, кылган гамәлләребез турында уйланырга һәм яңа елга дөрес, изге ниятләр белән керергә чакыра. Мөселманнар яңа елны әнә шулай каршы алырга тиеш: Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхим-шәфкатьләренә шөкер кылып, күрсәткән ярдәмнәренә рәхмәтләр белдереп, киләчәктә Аңа ихластан гыйбадәт кылырга, тәкъвалыгыбызны ныгытырга һәм изге гамәлләр кылырга дигән нияттә торып...

Изге мөхәррәмнең тагын бер фазыйләте бар, ул – әлеге айның 10нчы көнендә билгеләп үтелүче Гашурә көне (быел 18нче августка туры килә). Бу көнне Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне һәм аның кавемен фиргавен гаскәреннән коткара. Исраил уллары мәҗүсиләрдән качып диңгезгә юлыккач, Аллаһының әмере белән Муса галәйһиссәлам һәм аның халкы алдында диңгез икегә аерыла, һәм алар икенче ярга коры юлдан чыгып дошманнардан котылалар. Әмма фиргавен һәм аның гаскәре, шул ул юлга аяк басу белән, су астында калып капланалар. Гашурә көнендә Раббыбыз Үзенең чиксез Мәрхәмәте белән башка пәйгамбәрләрне дә - Адәм, Нух, Ибраһим, Гайсә, Юныс, Әюб, Йосыф галәйһиссәламнәрне дә коткарган... Соңгы пәйгамбәребез – Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд ﷺ үзе дә бу көнне һәм алдагы яки киләсе көнне ураза тоткан. Шулай итеп, мөселманнар Гашурә көнен Аллаһның пәйгамбәрләрен искә алу көне буларак, ике көн ураза тотып билгеләп үтә башлаганнар. Ышанычлы хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһның сөекле Рәсүле Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Рамазаннан соң иң яхшы ураза – Аллаһның ае әл-Мөхәррәмдә тотылган ураза”. Башка бер хәдистә килгәнчә, Гашурә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә, ә Гашурә көнендә (һичьюгы бер ярма бөртеге кадәр генә булса да) сәдака бирүчегә Аллаһы Тәгалә Өһед тавы кадәр савап бирер.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча яңа 1443 ел башлану уңаеннан Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәтләр, безнең ихлас ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә тынычлык, иминлек һәм бар мөселман өммәтенә игелекләр бирүен сорап догалар кылам. Аллаһы Тәгалә безгә яңа елда хак юлдан тайпылмыйча, Раббыбызның әманәтләрен һәм тәкъвалыгыбызны сакларга насыйп итсә иде. Әмин!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана