Татарстан мөфтиенең Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

01.02.2022 14:09

Бисмилләһир-рахмәнир-рахииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләр!

Бер ел үтеп та киткән: бүген, кояш баеганнан соң, Раҗәб ае башлана һәм мөселманнар Һиҗри календарь буенча иң җаваплы чорга керәчәк. Ни өчен дигәндә, нәкъ 2 айдан бөтен ислам дөньясы изге Рамазанны каршылау бәхетенә ирешәчәк. Димәк ки, айларның солтаны Рамазанны каршыларга һәм һәм аның бөек фарыз гыйбадәтен кылырга әзерләнергә вакыт җитте. Мин сезне чын күңелдән әлеге бәхетле вакыйга белән котлыйм һәм Раҗәб аен үзегез өчен мөмкин кадәр файдалы итеп уздырырга чакырам!

Раҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан айлары белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисендә: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән. Шул рәвешле, Раҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора. Рамазан аен лаеклы итеп каршылау өчен, алдагы 30 көнне ничек үткәрергә соң? Моның өчен 4 мөмкинлек бар:

1. Өстәмә ураза тотарга. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: “Белегез, Раҗәб ае - Раббыбыз ае, бу айда кем дә булса бер генә көн ураза тотса да, Аллаһ аннан разый булыр”, – дигән.

2. Гөнаһтан ерак торырга. Раҗәб – хәрам айларның берсе, бу айда Аллаһы Тәгалә сугышларны һәм низагларны тыйган һәм кабахәт гамәлләр өчен җәзаны көчәйтергә сүз биргән. Рамазан да хәрам айларга керә. Шуңа күрә бу чорда барлык тыелган гамәлләрдән саклану һәм үзеңнең нәфсең белән идарә итәргә өйрәнеп өлгерергә кирәк.

3. Изге гамәлләр кыларга. Хәрам дигән сүз шулай ук хәерле эшләр өчен әҗерләрнең арттырып биреләчәген аңлата. Шуңа күрә яхшы гамәлләр башкарырга тырышыгыз: үзегез өчен өстәмә намазлар укыгыз, истигъфар кылыгыз һәм гөнаһлардан тәүбә кылыгыз, Коръән укыгыз; башкалар өчен мәрхәмәт күрсәтегез, мохтаҗларга ярдәм итегез, сәдака бирегез һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз.

4. Укылмаган намазларны укырга һәм тотылмаган уразаларны тотып бетерергә. Рамазан аена керер алдыннан, Аллаһ каршындагы бурычларны каплап бетергә кирәк.

Күргәнегезчә, Раҗәб Рамазан аеның тиз арада килеп җитүен хәбәр итә һәм дин тотучыларны аңа рухи һәм физик яктан әзерли. Раҗәб Рамазан белән охшаш: мөэминнәр аны гыйбадәттә уздыра һәм Аллаһ ризалыгына ирешергә омтыла. Раҗәб Рамазан аеның исен һәм Раббыбызның санап бетергесез рәхмәтләре якынлашуын тоярга мөмкинлек бирә.

Кадерле дин кардәшләрем! Раҗәб аенда Раббыбыз зур бәрәкәтләр белән тулган ике кичә барлыгын искә төшереп китәм. Болар – Рәгаиб һәм Исра үәл Миграҗ кичәләре. Дөнья мәшәкатьләре белән аларны һич тә онытырга ярамый. Рәгаиб инде 3 февральнең кичендә үк, Раҗәб аеның беренче җомгасында керәчәк. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әтисе Габдулла һәм әнисе Әминәнең никахлашуы белән кадерле.Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: “Раҗәб аеның беренче җомгасындагы кичне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу кичне фәрештәләр Рәгаиб дип атады”, – дип хәбәр иткән. Мигъраҗ Раҗәб аеның ахырына таба – 26 сыннан 27 нә каршы төндә булачак. Ул Аллаһ Илчесе ﷺ тормышындагы ике зур вакыйга – аның могҗизалы рәвештә күккә ашуы һәм төнлә Мәккәдән Иерусалимга күчүе турында хәбәр итә. 

 Җәмәгать! Мин сезне Раҗәб аен, аның бөек кыйммәтен аңлап, гыйбадәттә, догалар һәм изге гамәлләр кылып, гөнаһлардан тыелып үткәрергә чакырам. Бу очракта Раббыбыз безгә, иншаАллах, Үзенең яраткан ае Рамазанны ныклы иман һәм чиста уй-ниятләр белән каршы алырга насыйп итәр. Аллаһ безгә Аның ризалыгына һәм бәрәкәтенә ирешү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен!   

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана