Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

17.03.2022 09:10

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем!

Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе – Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә, ягъни Изге Рамазан аеннан ике атна алдан җитә.

Дин кардәшләребез елның иң бәрәкәтле чорын зарыгып көтә, шуңа дулкынлануларының чиге юк – без тәүге тәравих намазына көннәр саный башладык, йөрәкләребез якынлашып килүче Рамазан Шәриф аенда Аллаһының ризалыгына һәм мәгъфирәтенә ирешергә насыйп булыр дигән өметләр белән мөлдерәмә тулды. Бәраәтне дә безгә Рәхимле һәм Шәфкатьле Раббыбыз гөнаһлардан чистарыну өчен биргән. Хәдистә бу хакта болай диелә:

عن أبي موسي الاشعري عن النبي ﷺ قال ":إن الله ليطلع في ليلة النصف من شعبان فيغفر لجميع خلقه إلا لمشرك أو مشاحن

«Хактыр ки, Аллаһының Рәхмәте Шәгъбан аеның төн уртасына иңдерелә, Аның бөтен мәхлүклары, мөшрикләр һәм бидгать кертүчеләрдән башка, гөнаһлардан гафу ителә».

Бәраәт кичәсе мөселманнарның исенә шуны төшерә: Аллаһ – барын да Белүче, Ул безнең калебләребездә һәм намусларыбызда сакланучы серләрдән Хәбәрдар; һәм Аллаһ – Рәхимле, Гафу итүче, безнең гөнаһларны Яшерүче. Бу кичә һәркемнең фани тормышы бетәчәген һәм һәр кешенең, кылган гөнаһлары өчен җавап тотар өчен, Раббыбыз каршына басачагын да кисәтә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсен ваемсызлыкта уздырырга ярамый, киресенчә, үзебезнең гамәл һәм ниятләребез турында, хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбыз хакында уйланырга, Яралтучыбыздан гафу сорарга кирәк. Аның мәгъфирәте мөселманнарны ике дөнья бәхетенә ирештерер, иншәАллаһ. 

Барлык дин кардәшләргә Бәраәт кичәсен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Коръән, салаватлар һәм намаз укып үткәрергә телим. Раббыбыз безгә, шушы ниятләрне ихласлык белән башкарып чыгу өчен, көч бирсен, тәүбәләребезне кабул итсен һәм Үзенең рәхмәтен насыйп әйләсен. Амин!

Татарстан Республикасы мөфтие 

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана