Имамнарның квалификацияләрен үстерү Үзәге ачылу уңаеннан мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның чыгышы

19.09.2011 11:08

Бисмилләхир-рахманир-рахим!

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллахи үә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, кунаклар, дуслар!

Алланың рәхмәте белән бүген имамнарның квалификацияләрен үстерү Үзәге ачыла. Әлеге Үзәк ТР мөселманнарының V чираттан тыш корылтае карары белән РИУ базасында оештырылды. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең яңа стратегиясе бу үзәктә үзенең чагылышын тапты. Республика мөселманнары өммәте өчен  бу зур вакыйга. Ул Татарстанда Ислам диненең үсешен, таралышын дәлилләп торучы бер күрсәткечтер.

Үзәктә имамнарны бүгенге көн таләпләре буенча укытачаклар. Хәзерге заманда дин әһелләре тирән һәм зур гыйлемгә ия булырга, теләсә кайсы өлкәгә караган сорауларга җавап бирергә әзер булырга тиеш. Бүгенге замана кешесе, аеруча яшьләр, Алланың рәхмәте белән, күбесе югары уку йортларында белем ала, аларның фикерләре, уйлары көннән-көн үсә, камилләшә. Шуңа күрә дә имамнарыбыз, заман белән бергә атлап, булган гыйлемнәрен һәрдаим яңартып, яңа гыйлемнәргә омтылырга тиешләр. Алланың рәхмәте белән, бу укулар муллаларның халык арасында дәрәҗәләре күтәрелүгә бер сәбәп булыр, дип уйлыйм.

Әлбәттә, ике атна эчендә генә күп гыйлем биреп булмас. Аның максаты да гыйлемне кайдан, ничек алырга юнәлеш күрсәтүдән гыйбарәт. Бу курслар имамнарга, муллаларга нинди юл белән барырга, нинде белемнәр эзләргә кирәк икәнен күрсәтер. Укулар тәмамлангач та, гыйлемне эзләү юлында туктап калырга ярамый, алга барып, яңа, үзеңә һәм кешеләргә файдалы булган белемнәрне эзләргә, өйрәнергә кирәк булыр. Пәйгамбәребез (сгв) безгә: “Бишектән алып ләхеткәчә гыйлем туплагыз”, - дигән. Бу хәдистә, кешегә белем су кебек кирәк икәнен ачыклый. Шулай ук: “Әгәр кем дә булса, Ислам динен үстерү өчен белем эзләгән выкытта үлеп китсә, җәннәттә шул кеше белән пәйгамбәрләр арасында бер генә баскыч булачак”, - дип хәбәр итә Мөхәммәд (сгв).  Димәк, Мөхәммәд (сгв) сүзләренә колак салсак, без бу дөньяда гына түгел, Ахирәттә дә зур дәрәҗәгә ия булырбыз. Шулай итеп, без бу хәдисләр белән эш итеп, көн саен гыйлемебезне тулыландырырга тиешбез. Алланың рәхмәте белән, алган гыйлемнәребез мөселман өммәтенә, республика халкына, үзебезгә файдалы булса иде. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары, зиһен биреп, кирәкле, файдалы гыйлемнәр бирсә иде. Аның юлында эшләгән гамәлләребезне кабул итеп, җәннәтләренә керергә насыйп итсә иде. Барчагызга да уңышлар теләп калам.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана