Ураза Гаете уңаеннан Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның мөрәҗәгате

26.08.2011 11:11

Бисмилләхир-рахманир рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Чын күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!

Ураза гаете – дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган мөселманнар өчен иң бөек һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану, үз асылыбызга кайту, ягъни рухи чистарыну ае булды. Әлеге изге айда ислам диненең яңа яклары белән таныштык, төннәр буе йокламыйча гыйбадәт кылуыбыз белән, Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә тагын да якыная алдык. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык.

Әлеге айның бөтен хикмәте дә шунда – Рамазан ахырында үзебезне яңа туган сабыйдай хис итәбез, рух һәм тән сәламәтлегенә ирешәбез. Ураза бәйрәме, шатлык символы кебек булганга, без аны һәр ел күтәренке кәеф, сөенеч белән каршы алабыз. Бу елда да Аллаһы Тәгаләгә рухи ныклыгыбызны күрсәтә алдык, шуңа да шөкер кылыйк. Хәзер без үзебезнең көчебезгә генә түгел, мөселман өммәтенең ни дәрәҗәдә көчле, нык икәнлегенә дә инандык.

Әлеге бәйрәм көне эчкерсез елмаюларыгыз, игелекле гамәлләрегез белән тулсын.  Рамазан аенда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, халкыбызга, динебезгә, ватаныбызга хезмәт итәргә язса иде.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыгызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча яхшы гамәлләр генә кылып, киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп итсә иде! Амин!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти                                                                                Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана