Илдус Фәйзов Россия көне белән тәбрик итә

12.06.2011 11:14

Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Россия көне белән тәбрик итәм!

12 июнь – Россия өчен бик тә әһәмиятле көн, зур бәйрәм! 2002 елга кадәр Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип йөртелгән, бүген исә “Россия көне” буларак билгеле булган бу көн – илебездәге иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе.

Кызганычка каршы, күп кенә рәсәйлеләр әлеге бәйрәмнең тарихын һәм ни өчен билгеләп үтелүен дә белмиләр. Алар өчен бу – чираттагы ял гына. Шулай да онытырга ярамый, ул, – иң беренче чиратта, Азатлык бәйрәме, гаделлек һәм килешү, бәйсезлек көне.

Әлеге бәйрәм рухи һәм әхлакый кыйммәтләрнең нигезләрен саклау,  илебезнең халкын берләштерү, яшьләрдә патриотик хисләр һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, дини һәм иҗтимагый оешмаларның бердәм хезмәттәшлеге, кыскасы, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен кирәк.

Дәүләт һәм башка конфессияләр белән татулыкка, якты киләчәккә, тотрыклылык һәм иҗтимагый килешүгә нигезләнгән бердәм хезмәттәшлегебезнең нәтиҗәләрен, Аллаһ ярдәме белән, тиздән татырга насыйп булыр дип ышанып калам.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана