ТР мөфтие

Үзәкләшкән дини оешма -Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН

Камил хәзрәт Сәмигуллин  2013 елның 17 апрелендә Казанда үткәрелгән Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда мөфти булып сайланды. Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика мөхтәсибләре һәм имамнары катнашты. 

Камил хәзрәтнең кыскача тәрҗемәи хәле

1985 елның 22 мартында Марий Эл Республикасы, Звенигово районы, Красногорск бистәсендә туа.

Дини белеме:

2003 ел - Төньяк Кавказ ислам университеты (Махачкала шәһәре).

2004-2007 еллар - мәдрәсә (Төркия). Коръән-хафиз (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.

2008 - 2013 еллар — Россия  ислам институтының шәригать  факультете.  6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.

2015 ел ‒ шәех Хәсән Хәдиядән Изге Коръән буенча иҗазәт алды. Шулай ук ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакримнан “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе”, “Җәухара әт-Тәүхид” китаплары һәм азан әйтү буенча  иҗазәткә ия булды.

 Моннан  тыш Мөхәммәд Захид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча иҗазәт  ала, азан буенча иҗазәте бар.

Эш урыннары:

2007 -  2008 ел. Төмән өлкәсе Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам.

2008 ел - Казандагы “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.

2011 ел - Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиумы әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Баш казый киңәшчесе, эксперт советы җитәкчесе.

2013 елның 6 мартыннан – Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы.

2013 елның 17 апреленнән – Татарстан мөфтие.

2016 елның июленнән "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры.

2017 елның 17 апрелендә Үзәкләшкән дини оешма - ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте VII Корылтаенда Татарстан мөфтие итеп кабат сайлана. 

Гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша. Татар дини рухи мирасын өйрәнә.

Түбәндәге китаплар авторы:

“Һәркем Коръән-хафиз була ала” ("Каждый может стать Коран-хафизом"), “Мәңгелек мәхәббәт” ("Вечная любовь"), “Ислам турында сөйләшик" ("Расскажи мне об исламе"), "Ураза", "Хәнәфи фикъһына кереш" ("Введение в ханафитский фикх"), "Догаларым",  "Ислам в 75 уроках", “Каберләрне зиярат кылу".

Түбәндәге китапларны тәрҗемә итте:

"Бәд-үл Әмәәли", "Касыйдә Мөхәммәдия", "Зөбдәтел мәҗәллә", "Дүррүль мәкнүн".

Өйләнгән, 4 баласы бар.

Татарстан Мөфтие, ТР МДН чыгышлары рәисе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөхәррәм ае һәм1437 ел башлану уңаеннан котлавы

Мөхәррәм – изге ай. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә 4 айда (рәҗәб, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Коръәни-Кәримдә һәм хәдис-шәрифләрдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә.

13 октябрь 2015 ел 13:37

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

23 сентябрь 2015 ел 11:01

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Республика көне уңаеннан котлавы

Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, туган җиребезгә тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә язсын. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп әйләсен.

28 август 2015 ел 15:59

ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ УРАЗА ГАЕТЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

Ураза Гаете Исламда иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе һәм ул толерантлык, кардәшлек, мәрхәмәтлелек билгесе. Исламның тынычлык һәм үсеш дине булуына бер дәлил.

16 июль 2015 ел 13:25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана