Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

02.06.2011 11:16

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге көн барыбызга да янәшәбездә яшәп, безне сөендереп, үзләренең табигыйлыгы, самими  чисталыгы белән даими шаккаттыручы балалар дөньясы барлыгын искә төшерә.

Еллар үткән саен, безнең һәрберебез балачак елларын, ясаган ачышларын, күңелле мизгелләрне, тирә-юньне танып-белүен хәтерендә яңарта.

Балаларга гына хас булган ачыклык, ышанучанлык, мәрхәмәтлелек, йомшак күңеллелек, беркатлылык бик азларыбызда гына үзен сиздерә. Әмма без киләчәк буынга әлеге кешелеклелек сыйфатларын саклап калырга, аларны алдагы буыннарга тапшырырга ярдәм итә алабыз. Һәм без әлеге мөһим эшне гамәлләребездә күрсәтергә, яшәү рәвешебез белән расларга тиешбез.

Бер акыллы иясе: “безнең киләчәк – безнең балаларыбызда”, дигән. Аларның яшисе, иҗат итәсе, яңа тормыш төзисе бар. Бары алар гына халыклар һәм илләр киләчәген, безнең киләчәкне төзи алачаклар. Тормышлары һәм хезмәтләре лаеклы, дөрес булсын иде. Аллаһы Тәгалә безгә, олы буынга – сабырлык, а балаларыбызга – зур мөмкинчелекләр һәм иманлы максатларына ирешерлек көч бирсен иде.

 

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының

Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти                                      

Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана