Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин намаз вакытлары турында

06.08.2014 11:12

Бисмилләхир-рахманир рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Намаз динебезнең терәге булган иң олы гыйбадәт. Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәримдә намазны тиешле вакытларында үтәргә әмер итә. Намаз вакытлары кояш йөрешенә бәйле. Безнең бабаларыбыз ислам динен кабул итеп, шушы җирлектә намаз, ураза гыйбадәтен үтәгәннәр. Гыйбадәтләрне шушы җирлекнең үзенчәлекләренә, авырлыкларына карамыйча тиешенчә башкарып килгәннәр.

Диния нәзарәтенә намазга кагылышлы бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Ни өчен шәфәкъ кызыллыгы беткәнче ястү намазы укыла? Рамазан сентябрь-августка туры килгәндә таң беленә башлауга карамастан, ни өчен әле ураза тотучы кешеләр сәхәр ашауны туктатмыйлар? Һәм башка шундый тәнкыйть сораулар булды. Бу сораулар урынлы. Чөнки моңарчы төзелгән календарь (ястү белән ахшам арасында сәгать ярым калдыру; сәхәргә ике сәгать калдыру билгеләнгән календарь) елның бөтен вакытына туры килеп бетми иде. Шуңа күрә хәзер голәмәләр шурасы яңа календарь төзегәндә кояшның йөрешенә карап, астрономик исәпләргә таянып эш итте. Бу календарь ниндидер бер яңалык түгел. Безнең инкыйлабка хәтле чыккан календарьләр шул рәвешле.

Аныклап әйтәсе килә, бу календарьны төзегәндә иң беренче чиратта намаз вакытларын Аллаһы Тәгалә ничек кушкан һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) ничек өйрәткән һәм галимнәребез дини китапларда ничек итеп аңлаткан булуына игътибар ителде. Ләкин без яшәгән җирлек, географик яктан үзенчәлекле булу сәбәпле, җәй көннәрендә ястү намазының ахырын һәм иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шуңа күрә безнең борынгы календарьларда ул вакытны - иртәнге һәм ястү намазы вакытларын билгеләмәгәннәр, буш графа калдыра торган булганнар.

Ул вакыт Казан шәһәре өчен 5 майдан алып 8 августка кадәр дәвам итә. 9 августтан без намаз вакытларын кире кояш йөрешенә карап билгеләргә мәҗбүр булабыз. Чөнки шәфәкъ кызыллыгы беленә башлау сәбәпле, ястү вакыты керә. Һәм таң аклыгы беленә башлау сәбәпле, иртәнге намаз вакыты керә. Менә шушы вакытта безнең календарьләрда кисәк үзгәреш барлыкка килде, чөнки хисапка таянып ястү намазын 7 августта 22.05 тә укыган булсак, 8 августта ястү намазының чын вакыты керүе билгеле булу сәбәпле, 23.05 тә укырга мәҗбүрбез. Һәм ураза тотарга теләгән кеше сәхәрне 01.17 минутта тәмамларга тиеш була.

Ләкин бу вакыт тиз күчә, шуңа 15-20 көн эчендә ахшам белән ястү арасы без ияләнгән гадәти хәленә кайта.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу ул зур сынау һәм анда кайбер мәшәкатьләр дә бар. Безнең бурычыбыз гыйбадәтләрне Аллаһы Тәгалә бездән таләп иткәнчә тиешле дәрәҗәдә башкару. Әгәр дә намаз билгеләнгән вакыты кергәнче башкарылса, ул намаз нәфел намаздан китә, фарыздан китми. Шулай ук, берәү таң атканны белә торып ашаса һәм шул килеш ураза тотса, аның уразасы кабул булмау ихтималы бар.

Кабатлап әйтәсем килә, яңа календарьны төзегәндә аның дини таләпләргә туры килүен күз алдында тоттык. Анда барлыкка килгән кайбер мәшәкатьләрне мөселман дин кардәшләребез аңларлар һәм күтәрә алырлар дип өметләнәбез. Чөнки инкыйлабка хәтле безнең бабаларыбыз шулай итеп гыйбадәт кылганнар һәм башкарганнар.

Аллаһ Раббыбыз кылган тырышлыкларыбызны кабул итсә иде, кулыбыздан килгәнчә җөмһүриятебез мөселманнары өчен файдалы эш-гамәлләр башкарырга насыйп әйләсен.

Изге догаларда калып, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана