Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең Болгар җыены уңаеннан мөрәҗәгате

08.06.2012 11:17

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татар халкының рухи, әхлакый кыйбласын билгеләгән Болгар җиренә килү ул – бабаларыбыз рухына дога уку, зиярәт кылу булып тора. 922 елда Идел буена Багдад хәлифәтлегенең илчелеге килә һәм шул вакытта Ислам Идел буе Болгарының рәсми дине дип игълан ителә. Галимнәр раслаганча, Багдад хәлифәтлеге илчелек җибәргәнче үк Идел буе төркиләре арасында ислам таралыш ала, мәчетләр, мәдрәсәләр булган. Ш.Мәрҗани хәзрәтләре “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән хезмәтендә дә Ислам рәсми дин буларак кабул ителгәнче үк, аның халык арасында таралуына дәлил булырлык сүзләр язып калдырган.

Ислам динен рәсми кабул итү Болгар дәүләтенә мөстәкыйльлек биргән, бөтен мөселман халыклары, илләре белән элемтәләрне киңәйтү шартларын тудырган. Болгарлар белән Багдад хәлифәтлеге һәм башка күп сандагы илләр арасында дипломатик, икътисади, сәүдә, мәдәни элемтәләр урнаша.

Ислам дине алып килгән шәригать кануннары дәүләт өчен икътисади-сәяси яктан да, шушы җирлектә яшәүче халыкның иҗтимагый тормышына да бары уңай, мөһим йогынты ясый. Ислам Болгар дәүләтенең хокукый һәм фәлсәфи нигезен, халыкның әдәп-әхлагын тәшкил итә. Халык аңында бердәм кавем-милләт булып берләшү, Аллаһ ризалыгы өчен дәүләтеңә, милләтеңә файда китереп яшәү төшенчәсе ныгый.

Шулай ук Ислам болгар бабаларыбызны дөньякүләм танылган мөселман мәдәниятенә, шул чорда күзәтелгән алгарышларга  якынайта. Исламны  кабул иткәч тулы бер мәгариф системасы барлыкка килә. Күптөрле белем бирүче мәдрәсәләрнең гөрләп эшләве һәм аларның эшчәнлеге Казан ханлыгы чорында да дәвам иттерелүе мәгълүм.

Әлбәттә, бөтендөнья мөселманнары өчен өч кенә урын изге санала: Кәгъбәтуллаһ, Пәйгамбәребез мәчете һәм Әл-Әкса мәчете. Ләкин кайбер халыклар һәм кешеләр өчен алардан тыш та үзенең милләте, нәселе, тарихы белән белән бәйле кадерле, истәлекле җирләр барлыгын беләбез. Әлбәттә, бөтендөнья мөселманнары өчен ул урыннарның зур әһәмияте юктыр, әмма моңа карап кына берәүнең дә башкаларны ул урыннарны зиярәт кылудан тыярга хакы юк. Шәһри Болгар – безнең ерак ата-бабаларыбызның, Аллаһ тарафыннан Адәм гәләйһиссәләмгә әманәт итеп бирелгән Ислам динен кабул итеп алган урын. Халыкның бирегә җыелып үз-үзенә, якыннарына, туганнарына: “Без ислам дине буенча яшибезме? Балаларыбызга динебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне өйрәтәбезме? Ата-бабаларыбыз динен, телен, әхлагын саклыйбызмы?” – дигән сорауларны бирүендә, уйлануында, шулай ук, догалар укып, дин әһелләре сөйләгән вәгазьләрне меңләгән кешеләр – җәмәгать белән бергә тыңлап, күңелен рухландырып кайтуында бернинди гөнаһ юк.

Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек олуг галимнәребез бирегә, Болгарга еш килгәннәр. Шиһабетдин хәзрәт: “1235 елда мин әби-бабаларыбыз рухына дога кылырга дип Болгарга бардым. Аллаһ гамәлләремне кабул итсә иде. Амин. Амин. Болгарда ике зур манара бар, берсе Җәмигъ мәчете янында, ул 73 баскычлы. Аннан көнчыгыштарак икенче манара, анысында 42 баскыч, бу манарага мин үзем мендем”, - дип язган.

Без Болгарга янә рухи күтәренкелек белән яңа төзелгән күркәм мәчет ачылышында катнашырга җыелабыз. Һәм биредә берничә йөз ел элек олуг дини татар галимнәре кабатлаган сүзләрне кабатлыйбыз: “Аллаһ гамәлләребезне кабул итсә иде. Амин. Амин”.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1400 гә якын мәчет. Елга йөзәр мәчет ачылган вакытларыбыз булды. Хәзер дә, Аллага шөкер, иман йортларыбыз калка тора, бүгенге көндә республикада 30 га якын мәчет төзелү стадиясендә. Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй алдыннан иман йортларын ачу ул – динебез үсеш алган яңа заманның үзенә күрә бер күркәм күренешенә әверелде.

Шунысы да сөендерә, тулы бер халык язмышында зур роль уйнаган тарихи Болгар җирендә, Алла боерса, мәдрәсәсе дә булачак яңа иман йорты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татарстанда Коръән елы дип игълан ителгән елда ачыла. Быел татарларның Россиядә тәүге тапкыр Коръәни-Кәримне нәшер итүенә 225 ел тулды. Шушы Коръән елында яңа Болгар мәчете ачылу татар халкының дини тарихын, дөнья күләмендә мөселманнар мирасын тагын да баетучы бер күренеш итеп кабул ителә.

Рухи мирасыбызны өйрәнү, торгызу һәм үстерү халкыбыз тормышын нурландыра,  динебез алгарышына, милләт булып сакланып калуга ныклык бирә, ышаныч арттыра. Шуңа күрә бердәм булып, бергәләшеп Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә, чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгалә каршында оялмаслык дәрәҗәдәге кеше булып калырга насыйп итсә иде.

Аллаһ Раббыбыз догалары, сүзләре, Ислам дине белән күңелләребезне рухландырып, чистартып: “Ләәә иләһә илләллаааһү Мүхәммәдүр-расүүлүллаааһ”, - дип дөньядан үтәргә, Аллаһның вәгъдә иткән җәннәтләренә керергә насыйп итсә иде. Аллаһ ил җитәкчеләре, иганәчеләр, барчабыз бербөтен булып кылган изге гамәлләребезне кабул итсә иде. Амин.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана