Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан мөрәҗәгате

31.05.2012 11:18

Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! 1 июнь – җәйнең тәүге көне һәм балаларның җәйге каникуллары башланган вакыт. Беренче июньдә дөньяның күп кенә илләрендә Балаларны халыкара яклау көне билгеләп үтелә. Россиядә әлеге бәйрәм шулай ук игътибардан читтә калмый. Бездә Балаларны яклау көне, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең яшь буын өчен җаваплылыгын искәртеп, балачакның үтә мөһим проблемаларын һәм аларның шатлык-куанычын гаҗәеп рәвештә үзенә сыйдыра алган дата.

Яшь буынны кайгырту һәр илнең иң әһәмиятле, өстенлеккә ия юнәлеше булып тора. Чөнки яшь буын белән якты һәм имин киләчәккә өмет-ышанычыбыз бәйләнгән. Илебез сабыйлары сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнсен, рухи һәм әхлакый үсештә камиллеккә ирешсен өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләү безнең бурычыбыз.

Балалар үзләренең хокукларын яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Ә иң мөһиме – барысының да таянычы һәм тормышта ярдәм кулы сузучылары булса иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) ассызыклаганча: “Тәкъва булыгыз һәм балалар арасында гаделлек күрсәтегез (бертигез һәм бертөсле кайгыртучанлык һәм игътибар бирегез)!”, шулай ук: “Балаңны тәрбияләгәндә әйтелгән һәрбер сүз синең өчен сәдака буларак бара”. Пәйгамбәребезнең (сгв) тормышы сөйләнгән китапларда аның балаларга һәм оныкларга булган мәхәббәтеннән бик күп мисаллар табарга мөмкин. Бары тик олы җанлы, мәрхәмәтле кешеләр генә балага киләчәк көнгә ышаныч һәм куркынычсызлык хисен бирә, аларны югары әхлакый кыйммәтләрне аңларга, кешенең кайгысын уртаклашырга, аның хәленә керә белергә, теләктәшлек күрсәтергә һәм яңа биеклекләргә күтәрелергә өйрәтә ала.          

Чын күңелемнән балаларыбызның бу җәйне күңелле һәм кызыклы итеп үткәрүләрен теләр идем. Ә безгә – өлкәннәргә, аларның җәйге ял вакытларын имин, файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен тырышырга кирәк. Республикабызның күп кенә мәчетләрендә июнь аеннан башлап мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерьлар башланып китә. Мондый лагерьларның төп максаты – яшь буынга халкыбызның дини, әхлакый тәрбиясен җиткерү. Мөселман лагерьларена җәлеп ителгән балаларга ислам дине нигезләре, дини этика, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тормыш юлы, гарәп теле буенча мавыктыргыч сабаклар укыту каралган.     

Сезгә һәм балаларыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм үзара аңлашып яшәүне телим! Һәр өйдә балаларның шат тавышы яңгырап торсын иде! Һәр гаиләгә Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм шәфкате ирешсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана