Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы

25.07.2014 17:30

Бисмилләхир-рахманир рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк Ураза гаете белән котлыйм! 

Ураза гаетен барча мөселманнар шатланып- сөенеп  бәйрәм итәләр.  Без  ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укып, бу көнне ихлас бер дулкынлану белән көтеп алдык. Ураза бәйрәмендә Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкранә кылабыз һәм бәйрәм итәбез. 

Аллага шөкер, бу мөбарәк айда ниятләрне яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, телләребезне гайбәттән, ялганнан тыярга, тәнебезне дә, күңелебезне дә хәрәмнән арындырырга тырыштык. Һәркем рухи яктан үсәргә, ныгырга, игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылды. Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүне сорадык.

Ураза бәйрәме – иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. Ул мәрхәмәтлелек,  толерантлык, бердәмлек билгесе.  Ислам - тынычлык һәм изге гамәлләр дине, ә Ураза бәйрәме менә шуны күрсәтүче бер дәлил. 

Җәмәгать, мөбарәк бәйрәмнән соң көндәлек мәшәкатьләрдән торган гадәти көннәр башлана. Рамазан аенда кылган изге гамәлләрне  дәвам итү, һәр кешегә җиткерү, үзебезнең дә, башкаларның да тормышын яхшы якка үзгәртү безнең бурыч. Коръәндә, “Гыймран” сүрәсендә әйтелгән: 

“Аллаһ игелек кылганнарны сөядер”.

Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен, шушы бәйрәм көнендә безнең догаларыбызны кабул итеп, гөнаһларыбызны кичерсә иде.  Аллаһы Тәгалә тыныч көннәр, җирдә яшәүче барча кешегә сәламәтлек , күпмилләтле илебезгә бәрәкәт язсын иде. Бүгенге бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен иде! Амин.

Изге догалар белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана