Ислам динен рәсми кабул итү көне белән!

20.05.2014 15:49

21 май – республикабызда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен рәсми кабул иткән көне буларак билгеләп үтелә. Шунысы да мәгълүм, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән  бабаларыбыз Ислам юлын бу вакыттан күпкә иртәрәк чорда  сайлаган. Бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән тарихи чыганаклар шул хакта сөйли.  Бүген без,  Аллага шөкер, бабаларыбыз сайлаган Ислам юлын дәвам итүчеләрдән.  Исламның күркәмлеген бабаларыбыз кебек үк аңларга, рухи мирасыбыз хикмәтенә төшенергә һәм аны үзебездән соң килгән буынга җиткерер өчен тырышабыз.

Ислам динен рәсми кабул итү көне ул, мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына да бер дәлил. Күп гасырлар дәвамында илебездә  мөселманнар өммәте  динебезгә таянып эш йөрткән, тормышларын алып барган.

Дин - бар буын кешеләре өчен дә Аллаһы Тәгаләнең нәсыйхәте, нигъмәте. Күп гасырлар дәвамында Ислам  татар халкының  алга алып баручы рухи көче, иманы булган һәм  җәмгыятьнең әдәп-әхлак нигезен тоткан. Алга таба да, иншАллаһ, шулай булырга язсын. 

 Барчабызга да  Раббыбызның  иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана