16.05.2014 16:53
Сома шәһәре янындагы шахтада килеп чыккан фаҗигале хәлләр аркасында хәсрәт кичергән Төркия халкының тирән кайгысын уртаклашабыз. Җан әрнүләрегезне бүлешеп, сезнең белән бергә хәсрәтләнү кичерәбез. Аллаһы Тәгаләдән җәрәхәт алучыларга шифа бирүен, туганнарын, якыннарын югалту авырлыгын кичергәннәргә сабырлыклар бирүен сорыйбыз.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин