Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, батырлары! Диния нәзарәте исеменнән сезне Җиңү бәйрәме белән ихластан котлыйм!
Сугыш газап һәм кайгылар алып килүе белән беребез дә теләмәгән куркыныч бер вакыйга. Безнең бабаларыбыз туган җирне саклау, халкыбызны фашизмнан коткару өчен зур батырлыкларга бардылар, сугыш кырларында гомерләрен бирделәр. Каһарманлык күрсәтеп вәхшилек, кансызлыкны җиңделәр, Ватаныбызны дошман явыннан сакладылар. Бер хәдистә әйтелгәнчә: "Ватанны ярату - иманнандыр". Шушы каһарманлыклары - Ватанны саклаганнары һәм илебезгә тынычлык алып килгәннәре өчен мәрхүм сугыш ветераннарын исебездән чыгармыйк, рухларына багышлап догалар укыйк, Аллаһыдан белеп һәм белмичә кылган гөнаһлары өчен ярлыкауны сорыйк.
Исән-сау яшәп көн күрүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына исәнлек-саулык, балаларының, оныкларының бәхетләрен күреп яшәргә насыйп итсен!
Сугыш китергән авырлыклар башка беркайчан да кабатланмасын, Раббыбыз илебезгә танычлык, бәхет һәм бәрәкәт насыйп итсен иде! Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән ташламасын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин